Алексеевское туган як музее

Алексеевское туган як музее, Алексеевск районынының В. И. Абрамов исемендәге Туган як музее (рус. Музей родного края имени В. И. Абрамова Алексеевского района) — Татарстанның Алексеевск районы үзәге Алексеевское шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Алексеевское төбәгенең тарихы, районның иң мөһим вакыйгалары белән таныштыра.

Тарих

Музейга 1987 елның 1 мартында Бөек Ватан сугышы ветераны, төбәкне өйрәнүче Виталий Иван улы Абрамов (19252001) башлангычы белән нигез салына. 1987 елның 6 ноябрендә рәсми төстә ачыла. 2008 елда музей яңа — 1980 елда төзелгән административ бинага күченә, аңа В. И. Абрамов исеме бирелә.

Экспозиция

Күргәзмә мәйданы - 228 кв. м. Музей фондында 17 000 саклау берәмлеге (3 500 экспонат Бөек Ватан сугышына багышланган).

  • 1нче зал — Табигать һәм төбәк археологиясе
  • 2нче зал — Төбәкнең милли мәдәнияте башлангычлары — XVIII - XIX гасырларда Казан артында яшәүчеләрнең тарихы һәм көнкүреше
  • 3нче зал — ХХ гасырда Алексеевское төбәге — гасырлар аралыгында халыкның көнкүреше, Беренче бөтендөнья һәм Ватандашлар сугышлары, сугыш алды көнкүреше, авыл хуҗалыгы барлыкка килү тарихы, Бөек Ватан сугышы, Әфганстандагы сугыш тасвирлана
  • 4нче зал — Алексеевское төбәге республиканың бүгенге тормышында — дәүләт һәм муниципаль символлар, район оешмалары, рухи мәдәниятне төзекләндерү
  • 5нче зал — Иҗади остаханә — танылган якташларның эшләре
  • 6нчы зал — Күргәзмәләр залы — вакытлы һәм аерым темага бәйле күргәзмәләр

Экскурсияләр

  • Саумы, музей дөньясы — Алексеевское төбәгенең борынгыдан бүгенге көнгә кадәр булган кыскача тарихы
  • Бөек Ватан сугышы чорында ил сагында торучы алексеевскилылар — якташларның Җиңүгә керткән хәрби һәм хезмәт өлеше
  • Бүген күргәзмә залында

Сылтамалар

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә