Фәрит Яруллин музее (Кече Сон)

Викибирелмәләрдә элемент юк

Фәрит Яруллин музее (рус. Музей Фарида Яруллина) — Татарстанның Мамадыш районы Кече Сон авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Мамадыш туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар композиторы Фәрит Яруллинның (Фәрит Заһидулла улы Яруллин, 19141943) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Тарих

undefined

1990-елларда ачылган беренче музей бинасы экспонатлары белән янгында юкка чыга. 2016 елның 12 июлендә музей яңа бинада, җирле идарә җитәкчесе Мансур Сәлахов көче белән торгызылган элекке мәдрәсә бинасында ачыла[1].

Экспонатлар

Музейда 2 мең экспонат (музыка уен кораллары, пианино, XX гасыр башы көнкүреш җиһазлары, фотосурәтләр, документлар, газета мәкаләләре, афишалар) тупланган.

Экспозиция Фәрит Яруллинның тормышы һәм иҗаты, музей урнашкан элекке мәдрәсә тарихы, Кече Сон авылы тарихы белән таныштыра. Экспозиция ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Матвеев җитәкчелегендә оештырылган.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә