Мөхәммәт Мәһдиев музее (Гөберчәк)

Викибирелмәләрдә элемент юк

Мөхәммәт Мәһдиев музее (рус. Музей М. Магдеева) — Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). «Казан арты» тарих-этнография музее филиалы. Күренекле татар язучысы, Тукай бүләге иясе Мөхәммәт Мәһдиевның (Мөхәммәт Сөнгатулла улы Мәһдиев, 19301995) тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра.

Тарих

Бина

Музей авыл уртасындагы бер катлы агач йортта урнашкан. Музей, М. Мәһдиев әйтеп калдырганча, язучының туган йорты урынында салынган. Бина салуда Арча урман хуҗалыгы ярдәм иткән. Бинада авыл китапханәсе дә урнашкан.

Экспонатлар

Музей фондында 760 саклау берәмлеге. Музей экспонатлары язучының балачак һәм яшьлек еллары белән таныштыра.

Күргәзмәдә язучының туган йорты, Казан фатирындагы эш бүлмәсе күренешләре торгызылган. Шулай ук әтисе Сөнгатулла Бәдретдин улы Мәһдиев (18851938) һәм әнисе язмышына бәйле материаллар да тупланган.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә