Котлы Бөкәш авыл тарихы музее

Котлы Бөкәш авыл тарихы музее (рус. Музей истории села Кутлу Букаш) — Татарстанның Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее филиалы. Котлы Бөкәш авылы тарихы, борынгы Чаллы шәһәрчеге табылдыклары белән таныштыра.

Тарих

Музей 1985 елда Котлы Бөкәш мәктәбе бинасында ачыла[1].

1992 елдан ТР милли музее филиалы[2].

2005 елда музейның юнәлеше үзгәрә: ТР милли музее иҗади төркеме (җитәкчесе фән кандидаты Алсу Данил кызы Хәйруллина) яңа экспозиция төзи[3].

2011 елның гыйнварыннанБалык Бистәсе туган якны өйрәнү музее филиалы.

Экспонатлар

Музейда 2 895 саклау берәмлеге.

Аерым бүлектә Чаллы шәһәрчеге табылдыклары күрсәтелә.

Авылның XIXXX гасырдагы тормыш-көнкүреше чагылдырыла, йорт җиһазлары тупланган. Документлар һәм фотосурәтләр тупланмасы кызыклы.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Музей.(үле сылтама) Котлы Бөкәш урта мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе
  2. Музей истории с. Кутлу Букаш. tatfrontu.ru
  3. Филиал №1 «Музей истории села Кутлу Букаш. 2019 елның 24 июль көнендә архивланган. Балык Бистәсе районы сайты, 14.01.2019

Тема буенча өстәмә