Борынгы Чаллы

Борынгы Чаллы (Чаллы шәһәрлеге, Тәбәрде шәһәрлеге, рус. Древняя Чаллы, Чаллынское городище, Тябердинское городище) — XIIXVI гасырның 1 яртысында гамәлдә булган болгар-татар шәһәрлеге калдыклары[1]. Татарстанның Балык Бистәсе районында урнашкан федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты[2]. Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы тарихы белән бәйле.

Географик урыны

Һәйкәл Тәберде Чаллысы авылыннан 1 чакрым көньяк-көнчыгыштарак, Шомбыт (Чулман бассейны) елгасы яры һәм тирән ерганак хасил иткән, елга тугае дәрәҗәсеннән якынча 24 метр биеклектәге борында урнашкан. Шәһәрлек аны саклау һәм өйрәнү өчен булдырылган «Чаллы» тарихи-мәдәни тыюлыгының үзәге булып тора[3].

Өйрәнү тарихы

Истәлекле урын белән археологик яктан кызыксыну XIX гасырда башлана. Тикшеренүләр берничә этапта алып барыла[1]:

  • XIX гасырның икенче яртысында археология һәйкәлен фәнни тасвирлау буенча хезмәтләр барлыкка килә. Беренче тикшеренүчеләр арасында — К. И. Невоструев, С. М. Шпилевский, М.Б.Зәетов, Н.А.Толмачев, И. А. Износков.
  • 1955 елда Н. Ф. Калинин һәм А. Х. Халиков җитәкчелегендә беренче зур күләмле археологик казу эшләре үткәрелә. 320 м² мәйдан ачыла, торак һәм хуҗалык корылмалары тикшерелә. Н. Ф. Калинин шәһәрлек XIV—XVI гасырлардагы Чаллы бәклеге үзәге булган дигән гипотеза тәкъдим итә.
  • 1980—1990 еллар: археологик тикшеренү эшләре Н. А. Кокорина, С. В. Кузьминых (1989), Т. И. Останина (1989) һәм Ф. Ш. Хуҗин (1990) җитәкчелегендә дәвам иттерелә.

Тасвирламасы

Ныгытма

Шәһәрлекнең мәйданы якынча 100 х 115 метр үлчәмдәге дүртпочмаклык рәвешендә, гомуми мәйданы 1 гектардан артып китә. Кыр ягыннан (табигый яктан сакланмаган ягында) дүрт-биш рәт туфрак үрләрдән һәм чокырлардан торган катлаулы саклану корылмалары системасы була. Ныгытмалар дугасыман формага ия һәм бары бер яктан — керү юлы урнашкан төньяк-көнбатышта гына өзелә. Бу үрләр, авыл хуҗалыгы максатларында сөрелү сәбәпле, өлешчә җимерелә, барыннан да яхшырак икенче үр сакланган[4].

Авыллыклар һәм каберлекләр

Шәһәрлек тирәли зур шәһәр яны авыллыклары — шәһәрнең ныгытылмаган өлеше — посадлар һәм мөселман каберлекләре урнашкан. Авыллыкларның (I һәм II Чаллы бистәләре) гомуми мәйданы 57-60 гектарга җитә, бу исә урта гасыр шәһәренең зур булуы турында сөйли. Авыллыклар территориясендә, монгол яуларына кадәрге чорга нисбәтле, җир өстенә салынган һәм яртылаш җиргә казылып корылган тораклар, сөяк эшкәртү остаханәсе, азык-төлек саклау өчен чокырлар һәм Казан ханлыгы дәверенә караган тимерчелек алачыклары калдыклары табыла. Шулай ук XIV—XVI гасырның беренче яртысы белән билгеләнгән ике мөселман зираты булуы ачыклана. Каберлекләр күмү йоласының мөселманча башкарылуы, шул ук вакытта җирле фин-угыр халкының мәҗүси гореф-гадәтләре белән бәйле кайбер элементлар кулланылуы турында сөйли[5].

Археологик табылдыклар

Шәһәрлекнең мәдәни катламы урта гасыр тораклыгы тормышының күпсанлы дәлилләрен саклый. Табылдыклар арасында[6]:

  • җир өстенә салынган һәм яртылаш җиргә казылып корылган торак калдыклары;
  • җитештерү комплекслары (монголларга кадәрге чордагы сөяк остаханәсе, Казан ханлыгы чорына караган тимерчелек алачыклары калдыклары);
  • Идел буе болгарларына һәм Казан ханлыгы халкына хас булган күпсанлы керамика үрнәкләре — чүлмәк савыт-саба ватыклары, шулай ук борынгы мари халкы белән бәйле «славянсыман» дип аталган керамика;
  • көнкүреш әйберләре һәм эш кораллары.

Тарихи әһәмияте

Борынгы Чаллы шәһәрлеге Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы тарихында мөһим роль уйный. Археологик тикшеренүләр буенча, шәһәрлек XII гасырдан XVI гасырның беренче яртысына кадәр гамәлдә була. Рус елъязмаларында, аерым алганда, Ипатьев елъязмасында, 1184 (1183) елгы вакыйгаларга бәйле «Челмата» кабиләсе искә алына, аны тикшеренүчеләр әлеге тораклыкка нигез салган халык белән бәйли[7][1].

Феодал үзәк

Казан ханлыгы чорында Чаллы мөһим феодал үзәк булып тора. Бу хакта шәһәрнең ныгытмалары, феодал идарәчеләр – бәкләргә куелган кабер ташлары, шәһәр тирәсендә авылларның еш һәм якын урнашуы сөйли. Чаллы шәһәре, Казан ханлыгы яулап алынуга бәйле, баш күтәрүчеләрнең бер үзәге буларак соңгы тапкыр 1556 елның язында искә алына. 1556 елда Чаллы кенәзе (башка мәгълүматлар буенча — Нугай ставленнигы) Гали-Әкрам хан хакимиятне торгызырга омтыла, ләкин воевода М. Я. Морозов отряды шәһәрне били һәм аны тулысынча җимерә[8].

Халкы

Археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә Н. А. Кокорина Чаллы шәһәре халкы төрле этник төркемнәрдән торган, дип саный: болгарлар, болгар-сакетимнар (җүкәтаулылар), Урал буе кыпчаклары, башкорт угырлары, Арча ягы удмуртлары («арские удмурты»), мари якларында яшәгән финнар[9]. Соңыннан ул Чаллы шәһәрлегендә яшәгән төп этнос: болгар-татарлар һәм фин-пермь кабиләләре – удмуртлар булган дигән нәтиҗә ясый[10].

Дини үзәк

Чаллы төбәге суфыйчылыкка бәйле мөселман дини үзәге буларак та билгеле. М. Г. Худяков санап узган алты суфыйдан дүртесенең тормышы нәкъ менә Чаллы төбәге белән бәйле[11]. Ханлык чорына караган Шәехзадә, Тәберде (Тәңре Бирде) Чаллысы, Мәмле Хуҗа кебек авыл атамалары, тикшеренүчеләр тарафыннан, дини җитәкчеләрнең вакыф җирләре булуы белән фаразлана. Суфыйчылык эзләре хәзерге көнгәчә сакланган: кабер ташларындагы фәлсәфи язмалар, «изге» каберлекләр (әүлия), чишмәләр һәм елгалар (Кирәмәт) шуларны раслый[12].

Риваятьләр

XIX гасырда язып алынган халык риваятьләре буенча, биредә Казан ханнарының берсе төзеткән Чаллы шәһәре урнашкан була. Риваятьтә шулай ук Казаннан аерылырга омтылган, ләкин җиңелүгә дучар булган, шәһәре җимерелгән Чаллы бәге Гази-Гәрәй турында да сөйләнелә[13].

Шәһәрлек тирәсендәге башка һәйкәлләр

Чаллы төбәгендә шәһәрлектән тыш, болгар чорына караган башка археологик һәйкәлләр дә билгеле: Би Йорт – Иске Йорт (Сатлыган), Бикчурай Чаллысы, Зур Мәшләк, Биектау, Шомбыт, Шихаздә, Балтач (Юлсаба), Ямаш авыллары янындагы археологик калдыклар. Шомбыт һәм Шихаздә янындагы болгар авылларының эзләре 2001–2002 елларда уздырылган археологик разведка вакытында табыла[14].

Шәһәрлекнең торышы һәм саклау

1995 елда борынгы зират урынында сигез метрлы сынган кылыч формасындагы истәлек обелискы куела[15].

2000 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 674 санлы Карары нигезендә шәһәрлекнең мәдәни катламы һәм аның янәшәсендәге территорияләр «Чаллы» тарихи-мәдәни тыюлык-территориясе дип игълан ителә. Саклау режимнары билгеләнгән: резервация режимы (шәһәрлекнең үз зонасы, анда теләсә нинди хуҗалык эшчәнлеге тыела) һәм чикләнгән хуҗалык кулланышы зонасы (посадлар)[3].

2010 елларда территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла. Музей комплексын булдыру максатыннан, тарихи капкалар урынында ак таш манара төзелә[16].

Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып тора[17].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Ф. Ш. Хуҗин. Чаллы шәһәрлеге. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2026.
  2. О дополнении и частичном изменении постановления Совета Министров РСФСР от 30 августа 1960 г. N 1327 "О дальнейшем улучшении дела охраны памятников культуры в РСФСР" от 04 декабря 1974 - docs.cntd.ru. docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2026.
  3. 1 2 Об объявлении культурного слоя Чаллынского (Тебердинского) городища 12-16 вв., памятника археологии федерального (общероссийского) значения, и прилегающих к нему объектов в Рыбно-Слободском районе историко-культурной заповедной территорией "Чаллы" от 20 сентября 2000 - docs.cntd.ru. docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2026.
  4. Чаллынское городище в Татарстане (рус.). tts.guidebook.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2026.
  5. Археология Волго-Уралья. В 7 т: Т.7.Позднеесредневековье (середина XV–XVII вв.) / Институт археологии им. А.Х. Халикова АН РТ / Ф. Ш. Хузин. — Казань: Изд-во АН РТ, 2022. — С. 108-118. — 532 с. — ISBN 978-5-9690-1115-1.
  6. Кокорина Н. А., Останина Т. И. Исследование Чаллынского городка (раскопки 1983, 1989 гг.) // Древние Чаллы / Отв. ред. Ф. Ш. Хузин. — Казань: Мастер-Лайн, 2000. — С. 76–174.
  7. Полное собрание русских летописей, изданное по высочайшему повелению Археографическою коммиссиеюТ. 1: Лаврентьевская летопись и Суздальская летопись по Академическому списку. Т. 2. III. Ипатьевская летопись. — Санкт-Петербург: Типография Эдуарда Праца, 1841-1921. — С. 125-126. — 379 с.
  8. Полное собрание русских летописей, изданное по высочайшему повелению Археографическою коммиссиею. Т. XIII. — Санкт-Петербург: Типография Эдуарда Праца, 1904. — С. 269. — 303 с.
  9. Кокорина, Останина, 2000, бит. 124
  10. Кокорина, Останина, 2000, бит. 89–90
  11. Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства. — 3-е, дополненное. — М.: ИНСАН, 1991. — С. 198. — 320 с. — ISBN 5-85840-253-4.
  12. Н. Гариф. Борынгы Чаллы. bukashmuzei.kazan.ws. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2026.
  13. Чаллы (рус.). Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2026.
  14. Гариф, 2006, бит. 76, 82
  15. Обелиск в виде сломанного меча (рус.). Республика Татарстан (4 ноябрь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2026.
  16. Айгуль Ахмадишина. Путешествие по средневековому Татарстану: Именьковское, Чаллынское и Кирменское городища (рус.). Миллиард Татар (30 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2026.
  17. Приложение N 2. Особый режим использования территории объекта культурного наследия федерального значения "Чаллынское городище", XV-XVI вв., расположенного в Рыбно-Слободском муниципальном районе Республики Татарстан. Приказ Комитета Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия от 22.11.2023 N 861-П "Об утверждении границ и особого режима использования территории объекта культурного наследия федерального значения "Чаллынское городище", XV-XVI вв., расположенного в Рыбно-Слободском муниципальном районе Республики Татарстан" | ГАРАНТ (рус.). base.garant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2026.

Әдәбият