Илиодор Износков
Илиодор Износков (Илиодор Александр улы Износков, 15 август 1835 — 2 ноябрь 1917 (82 яшь)) — тарихчы, математикачы, хакыйкый дәүләт киңәшчесе (1883). Казан губернасы халык укуханәләре инспекторы (1871-1874), директоры (1874-1879), Казан реаль училищесы директоры (1889-1896), Изге Синод обер-прокуроры каршындагы махсус йөкләмәләр буенча түрә (1896-1907). Идел буе халыкларын христианлаштыру, Казан төбәге тарихы буенча фәнни хезмәтләр авторы.