Математика

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Математика
бор. грек. μᾰθημᾰτικά
Нинди вики-проектка керә Проект:Математика[d]
SEO_description Математика — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ
WordLift сылтамасы data.thenextweb.com/tnw/entity/mathematics
Веб-сайт Stack Exchange math.stackexchange.com
Сурәт
Берләшмәләре исемлекне карагыз[d]
SEO_title Математика — Рувики: Интернет-энциклопедия
Өйрәнелгән тармак математик объект[d][1]
Һәштәге math, mathematics и maths
Файл:Язык математики.ogv
Логотип РУВИКИ.Медиа Математика РУВИКИ.Медиада

Риязыят[2] яки Математика (tat. lat. Riyaziyət, гарәп. الرياضيات, юнан. μάθημα – белем, фән) – безне чолгап алган дөньяның санлы төзелеше турында фән, аны һәм шул өлкәдәге барлык процессларны белдергән термин. Аерым фән булып Борынгы Грециядә барлыкка килә.

Риязыят – саннар, структуралар, аравыклар һәм әверелдерүләрне өйрәнгән фән. Тәүге чорда математика исәп, исәпләү, үлчәү өчен, шулай ук дедуктив фикерләү һәм абстракциялар ярдәмендә физик объектларның шәкелләрен һәм хәрәкәтләрен өйрәнү өчен кулланылган.

Эуклид. Рафаэльнең “Афина мәктәбе” сурәтеннән кисемтә

Математика формаль аралашу теле тәкъдим итә, ул математика белеменең асылын уңышлы аңлату өчен файдалана. Шуңа күрә математика — табигать фәннәрен өйрәнү, проектлау һәм икътисад өчен мөһим һәм кирәкле чара булып тора.

Билгеләмә

Математиканың төгәл генә билгеләмәсе юк, төрле танылган математиклар үзләренчә математиканың асылын аңлатучы билгеләмәләр бирергә тырышканнар. Бу билгеләмләр шәхес яшәгән чорга, шөгыльләнгән өлкәгә һәм шәхеснең күзаллавына карап бер-берсеннән шактый аерылар.

Этимологиясе

«Математика» сүзе Фасмер фикеренчә, рус теленә matematyka, яки mathematica аша килә[4].

Рус телендә «математика» ягъни «маѳематика» XVII гасырдан башлап, мәсәлән, Николай Спафарийның «Книга избранной вкратце о девяти мусах и о седмих свободных художествах» (1672 ел) китабында очрый[5]

Математиканың бүлекләре

Укытуны системалаштыру өчен, гадәттә, математиканы мәктәпләрдә өйрәтелә торган элементар һәм вузларның математик булмаган белгечлекләренә укытыла торган югары математика бүлекләренә аералар. Бу бүлекләр үз эчләренә мәктәпләрдә укытыла торган арифметика, элементар әлҗәбер, элементар һәндәсә, югары уку йортларында укытыла торган математик анализ, әлҗәбер, топология кебек дисциплиналарны үз эчләренә ала.

Шулай ук карагыз

  1. https://abstractmath.org/MM/MMMathObj.htm#whatisamathematicalobject
  2. Риязият ис. Математика. сущ. Математика. http://garap-farsy.narod.ru/r.htm
  3. Большой древнегреческий словарь (αω). slovarus.info. Дата обращения: 20 сентябрь 2017. Архивировано 12 февраль 2013 года.
  4. Математика. classes.ru. Дата обращения: 20 сентябрь 2017.
  5. Ф. П. Филин. — М.: Наука, 1982. — С. 41.