Физика

Гыйльме әшья[1] яки Фи́зика (tat. lat. Ğilme əşya, иске имлә ﻋﻠﻡ ﺍﺷﻴﺎ, юнанча φύσις – табигать, лат. phýsica) - матди дөньяның төзелешен һәм үсешен билгеләүче тирән һәм гомуми канунчалыклар турында белем тармагын өйрәнүче фәнне белдерүче истилах.

"Физика" атамасы беренче тапкыр, б.э.к. IV гасырда яшәгән, борынгы юнан фикер иясе – Аристотельның хезмәтләрендә кулланыла.

Физика сабагы

Физика – гомуми мәгънәдә табигать турында фән (Табигать белеме өлеше). Бу фән матдәне (материя) һәм энергияне, һәм, шулай ук, материяне хәрәкәткә китерүче табигатьнең тирән үзара тәэсир итешүен өйрәнә.

Кайбер кануннар барлык материаль системалар өчен дә уртак булып тора, мәсәлән, энергия саклану кануны. Физиканы кайвакыт тирән фән дип атыйлар, чөнки башка табигый фәннәр (биология, геология, кимия һ.б.), материаль системаларның, физика кануннарына буйсынучы кайбер сыйныфларын гына өйрәнәләр. Мәсәлән, химия атомнарны һәм алардан төзелгән матдәләрне өйрәнә. Ә матдәнең химик үзлекләре атом һәм молекулаларның физик үзлекләре белән билгеләнәләр.

Физика риязият белән бик тыгыз бәйләнгән: математика физикага, физик кануннары төгәл китерүче ысул бирә. Физик назариялар (теориялар) һәрвакытта да диярлек математик аппарат ярдәмендә аңлатыла. (Математик физика)

Назари һәм тәҗрибәле физика

Физиканың мөһим тармаклары булып тәҗрибәле физика (эксперименталь) һәм назари физика тора. Бу ике тармак үзара бик тыгыз бәйләнгән. Тәҗрибәле физика тәҗрибәләр ярдәмендә бар булган назарияларны өйрәнә һәм яңа ачышлар ясый. Теоретик физика бар булган тәҗриби мисалларны аңлата һәм алар буенча яңа нәтиҗәләр ясый.

Мөһим назариялар (теориялар)

Назария Мөһим бүлекләре Билгеләмәләр
Классик механика Ньютон кануннары – Лагранж механикасы – Гамильтон механикасы – Хаос назарияты – Гидродинамика – Тоташ тирәлекләр механикасы Матдә – Урын – Вакыт – Энергия – Хәрәкәт – Масса – Озынлык – Тизлек – Көч – Егәрлек – Эш – Саклану законы – Инерция моменты – Почмак моменты – Көч моменты – Дулкын – Тәэсир – Үлчәнеш
Электродинамика Электростатика – Электричество – Магнитостатика – Магнетизм – Максвелл тигезләмәләре Электр корылмасы – Көчәнеш – Ток – Электр кыры – Магнит кыры – Электромагнит кыр – Электромагнит нурланыш
Термодинамика һәм Статистик физика Җылылык машинасы – Молекуляр-кинетик назария Температура – Больцман даими зурлыгы – Энтропия – Ирекле энергия – Термодинамик тигезләнеш – Статистик сумма – Микроканоник бүленеш – Зур каноник бүленеш
Квант механикасы Шрёдингер тигезләмәсе – Фейнман интегралы – Кырның квант назарияты Гамильтониан – Тиңдәш кисәкчекләр – Планк даими зурлыгы – Үлчәнеш – Квант осцилляторы – Дулкын функциясе – Нуль-энергия – Перенормировка
Чагыштырмалылык назариты Махсус чагыштырмалылык назарияты – Гомуми чагыштырмалылы назарияты Чагыштырмалылык принцибы – 4-вектор – Урын-вакыт – Яктылык тизлеге – Урын-вакыт кәкрелеге – Кара тишем

Физика бүлекләре

Белешмә

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. ↑ Әшья Шәй-нең к. Әл-Харис Фәйзи, дигәч, тә, төште искә "Эшья"сы, "Әшья"лар чәнчелсен инде, әшьясыз да баш яши. (Ш. Баб.) Гыйльме әшья — физика. мн. от шәй. http://garap-farsy.narod.ru/aash.htm «Гыйльме әшья» («Физика») https://moluch.ru/conf/phil/archive/137/7347/

Төркемнәр