Механика
Меха́ника (грек. μηχανική — машина ясау осталыгы) — җисемнәрнең механик хәрәкәтен өйрәнүче фән. Механика өч бүлеккә бүленә:
- Кинематика — җисемнәрнең хәрәкәтен аларның хәрәкәт итү сәбәпләреннән башка карый.
- Динамика — материаль җисемнәрнең көчләр тәэсир итүе астындагы хәрәкәтләрен һәм аларның үзара яки тирә-яктагы җисемнәр белән тәэсир итүен өйрәнә.
- Статика — жисемнәрнең көчләр тәэсирендә тикторыш халәтен өйрәнә.
Өйрәнү шартлары буенча механика 4кә бүленә:
- Классик механика(зур(x>>h җисемнәрнең кечкенә (v<<c) тизлек белән хәрәкәте.)
- Квант механикасы(v<<c, x~h)
- Релятивистик механика(v~c, x>>h)
- Релятивистик квант механикасы(v~c, x~h)
Бу фән үз башлангычын берничә борынгы мәдәнияттән ала.
Механик системалар
Механика өйрәнүче җисемнәр механик системалар дип атала. Механик система билгеле k санындагы иреклек дәрәҗәсенә ия һәм гомумиләштерелгән q1, … qk координаталары белән тасвирлана. Механиканың бурычы булып механик системаларны өйрәнү һәм аларның вакыт буенча эволюциясен билгеләү тора.
Иң мөһим механик системалар булып түбәндәгеләр тора: