География
География | |
---|---|
Һәштәге | geography |
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы | data.europa.eu/euodp/en/data/group/eurovoc_domain_100161 |
SEO_description | География — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Файл:Noun 332979 ccDiegoNaive geography.svg | |
CIP коды | 45.0701 и 45.0799 |
Берләшмәләре | исемлекне карагыз[d] |
SEO_title | География — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Өйрәнелгән тармак | географик урынлашу[d] |
Кайда өйрәнелә | география тарихы[d] и Q3589295? |
Моңа өлешчә туры килә | иҗтимагый фәннәр[d] и җирне өйрәнүче фәннәр |
География РУВИКИ.Медиада |
География (грек. γεωγραφία, γεια — Җир шары һәм γράφω — язарга, тасвирларга, гарәп. جغرافية) — табигый һәм территориаль хуҗалык комплексларын һәм аларның компонентларын өйрәнүче фәннәр тупламасы. Элек бу төшенчәне белдерү өчен татар телендә "җәгърафия" сүзе кулланылган.[1][2]
География урындагы, төбәк һәм глобаль кимәлдә җәгърафик мөхит компонентларының урынлашу канунлыкларын, кеше һәм табигать бәйләнеше процессларын, җәмгыять һәм табигатьне файдалануның территориаль оешмасының гыйльми нигезләрен, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше кануннарын өйрәнә. Табигать (физик-җәгърафик) һәм иҗтимагый фәннәргә бүленә. Табигый җәгърафик фәннәргә комплекслы физик география һәм аннан аерылып чыккан геоморфология, туфрак географиясы, гидрология, климатология, биогеография, палеогеография, тарихи география һ.б.; иҗт. фәннәргә иктисади һәм социаль география, халык географиясы, сәяси география һ.б. карый. Җәгърафик фәннәр комплексына шулай ук илләрне өйрәнү һәм гамәли җәгърафик фәннәр (медицина географиясы, хәрби география, рекреацион география, мәдәниәт географиясы һ.б.) керә. Фәннәр арасында мөһим урынны картография алып тора.
География тарихы
Беренче тапкыр «география» сүзен тасвирлау» дигәнне аңлата. Татар теленә баштан «география» сүзе буларак килеп кергән иде.
Дөньяның иң борынгы карталары борынгы Бабилда безнең эрага кадәр 9 гасыр белән карый[3].
Соңгырак гномонны уйлап табуны - географик киңлекне үлчәү өчен борынгы инструменты тагалар[4]. Беренче булып кем булуы турында кайбер бәхәсләр дә бар, кем Җирнең сферик формада булуын раслаган, өстәвенә, монда казанышы я Парменидныкы, я Пифагорныкы. Җир радиусының беренче үлчәнешнең берсе Эратосфен эшләнгән.[5].
Киңлек һәм озынлык беренче кырыс системасын Гиппархка бәйлиләр. Ул бабил Меридианнар 360 °габүленгән, һәр градус өстәмә рәвештә 60 (минутка) бүленгән.[6]. Яңа җирләрне римлылар тарафыннан бик зур картографияләү соңрак Птолемейга җентекле атласлар төзү өчен күп мәгълүмат бирәчәк.
География тармаклары
- Физик география Җирнең физик, метеорологик һәм экологик сыйфатларын һәм аларның Җирдәге күренешләрен өйрәнә.
- Җәмгыять географиясенең игътибары икътисади, сәяси һәм мәдәни процессларга юнәлдерелгән. Иҗтимагый география, үз чиратында, башка өлешләргә бүленергә мөмкин:
- Икътисадый география - җәмгыятьнең икътисадый тормышын территориаль оештыру турындагы фән.
- Лингвистик география - тел белеме бүлеге, тел күренешләренең территориаль таралышын географик картага төшерү юлы белән өйрәнә.
- Региональ география - географиянең бүлеге, кайсы төрле культуралы һәм табигый геофакторларның билгеле бер җирдә яки ландшафтта үзара бәйләнешенә игътибар итә.
Географлар, Җирнең үзлекләрен өйрәнүдән тыш, шулай ук аның Кояш Системасында һәм Галактикада алып торган урынын һәм бу тирәлекнең Җиргә тәэсирен (климат, океандагы агымнар һ.б.) дә өйрәнә.
Чыганаклар
- Tatarica энциклопедиядә мәкалә
- Башкорт энциклопедиясе 2016 елның 5 март көнендә архивланган. (башк.)
- ↑ Ахунов А.М. Кәрими Фатих Гыйльман улы/Tatarica энциклопедиясе
- ↑ Шамсутдинова Р. Р. История татарского языка, как языка обучения дисциплинам. (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-08-20, retrieved 2021-08-20
- ↑ Raaflaub, Kurt A.; Talbert, Richard J.A. (2009). Geography and Ethnography: Perceptions of the World in Pre-Modern Societies. John Wiley & Sons. ISBN 978-1-4051-9146-3.
- ↑ Kish, George (1978). A Source Book in Geography. Harvard University Press. ISBN 978-0-674-82270-2.
- ↑ Tassoul, Jean-Louis; Tassoul, Monique (2004). A Concise History of Solar and Stellar Physics. London: Princeton University Press. ISBN 978-0-691-11711-9
- ↑ Smith, Sir William (1846). Dictionary of Greek and Roman Biography and Mythology: Earinus-Nyx. 2nd. London: Taylor and Walton