Клавдий Птолемей

Клавдий Птолемей (юнан. Κλαύδιος Πτολεμαῖος, лат. Claudius Ptolemaeus, 87165) — борынгы юнан астрономы, риязиятчы, географ, оптик. 127151 елларда Александриядә яши. Үз чорының иң белемле кешеләрнең берсе.

Тәрҗемәи хәле

Тормышының күп өлешен ул Рим империясенә кергән Александриядә уздыра.

Әл-Мәҗис

Птолемейның төп әсәре «Математик система» дип атала. Математик система 13 китаптан тора һәм безнең көннәргә гарәп тәрҗәмәсе аша Әлмагест яки әл-Мәҗис исеме белән килеп җитә.[5] Бу китапта антик чор астромнарының белемнәре системга кертелә һәм гомумиләштерелә. Птолемей кешегә күренә торган Кояш, Ай һәм Кояш системасының тагын биш планетасының хәрәкәтен тасвирлаган математик система кора. Бу теория Платон һәм Аристотельнең космос күзаллавына һәм хәрәкәт аксиомаларына таяна. Платон һәм А. буенча Җир шар формалы, бер урында торып кузгалмый торган һәм җиде күкнең уртасында тора. Күк арасы сфера формасында һәм Җир тирәли, бер суткага й әйләнеш ясап әйләнеп йөри. Птолемей Җирнең әйләнеп йөрүен күз алдына да китерә алмаган, әгәр шулай булса, ди ул, болытлар һәм гомумән биектән төшә торган барча әйберләрне көнбатышка таба алып китәр иде. Планеталар шулай ук Җир алдында түгәрәк орбиталар буенча даими тизлек белән әйләнеп йөри. Күк сфералары әйләнеп йөри торган сыек җисемнәр итеп күзаллана. Каты күк, яки («неподвижных звезд») күге планаталар орбиталары артында тора. Аңардан соң “су күге” (аңардан яңгыр ява), тагын да читтәрәк – беренче двигатель. Космосның иң читендә «бәхил җаннар оясы». Дөнья корылышының бу системасы аңлата алмаган – ни өчен планеталар үзгәреп торган тизлек белән хәрәкәтләнәләр? Ни өчен алар юлын үзгәртә, артка чигенә, мәсәлән. Птолемей шуның өчен, геоцентрик системадан тайпылмыйча деферент һәм эпицикл төшенчәләрен кертә. Планеталар түгәрәк буенча түгел, элмәк сыман маршрут белән йөри – бу идеяне б.э. II гасырда беренче булып Гиппарх әйтә. Птолемейның математик схемасы бик катлаулы була, ләкин ул планеталарның торышын шактый төгәл исәпләргә мөмкинлек биргән һәм 13 гасыр буе фәндә өстенлек иткән. Аларга бары тик XVI гасыр башында ревизия ясала (кара: Коперник). Ул диңгезчеләрнең алыштыргысыз ярдәмчесе була. Альмагест китабында Птолемей меңнән артык йолдызның каталогын төзи, аларны төсе һәм яктысы буенча классларга бүлә.

Оптика һәм география

undefined

Альмагесттан башка Птолемейның “Оптика” һәм “География”се киң билгеле. Сигез китаптан торган “География”се киң билгеле була: ул тулы, киң күләмле географик белемнәрнең белешмәсе. Мәгълүматны Птолемей сәяхәтчеләр хәбәрләренә таянган. Географиядә 8000 географик нокта күрсәтелгән: Скандинавиядән алып Нил чыганакларына кадәр, антлантик океаннан алып Һиндкытайга кадәр. Трактатка өстәмә итеп, бер гомуми һәм 26 махсус Җир өстенең картасы куелган. Птолемей үзе сәяхәтче булмый. Ул Александрия китапханәсендә тупланган чыганаклардан файдалана. География әсәренең латин телендәге кайбер версияләрендә болгарлар дип уйланылган Bulensii халыкның Кара диңгезнең төньяк-көнбатыш яры тирәләрендәге территориядә яшәве күрсәтелә.[6][7][8]

"География"дә греклар йөреп белгән илләр турында азмы-күпме төгәл мәгълүмат бирелгән. Бу яктан аның карталары хәтта 17 гасырда, "Бөек ачышлар заманы"нда әһәмиятен югалтмый. Ә менә греклар белмәгән Җир өлешен Птолемей легендаларга һәм әкиятләргә нигезләнеп сурәтли. Птолемей "География"сенә алданып, Христофор Колумб Кытай һәм Һиндстанга якын юл эзләп йөргәндә, Америка кыйтгасын ача.

Птолемей атмосфера рефракциясе күренешен ачкан. Ул төрле әсбаплар ясап, формуланы эзли, ләкин табалмый.

Әсәрләре

  • әл-Мәҗис (“Математик система”)
  • “География”

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Bibliothèque nationale de France Autorités BnF (фр.): اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. encyclopedia.com (ингл.)HighBeam Research.
  3. Мактьютор матиматика тарихы әрхибе
  4. Encyclopédie Larousse en ligne (фр.)
  5. Казанда “әл-Мәҗис”нең күчермәсе табылды(үле сылтама)
  6. Dobrev, Petar 2001
  7. Fries, Lorenz and Claudius Ptolemy. Tabula IX. Europae(үле сылтама). In: Servetus, Michael. Opus Geographiae. Lyon, 1535.
  8. Germanus, Nikolaus and Claudius Ptolemy. Geographia 2008 елның 8 апрель көнендә архивланган.. Ulm: Lienhart Holle, 1482. (fragment)

Сылтамалар