Җир
Җир (рус. земля (почва; место; участок)) каракалпак, карачай-балкар һәм кыргыз телләрендә җер [җэр], нугай, комык, чагатай, уйгур, үзбәк, төрек, төрекмән телләрендә йэр, йәр, борынгы төрки телдә jer, тывача чер, якутча сир, татар диалектларында һәм башкорт телендә йĕр, ир, йәр «җир», чуашча çĕр буларак кулланыла.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- үз күчәрендә һәм кояш тирәсендә әйләнә торган, тереклек дөньясы булган планета;
- җир өсте; аның атмосфера белән чикләнгән өлеше;
- аяк асты, йөри торган урын;
- җирнең өске катлавы, туфрак; грунт;
- хуҗалыкның ашлык чәчә һәм башка максатларда файдаланыла торган мәйданы;
- басуда эшкәртергә бүлеп алынган кишәрлек, участок;
- диңгезләр, океаннар белән чолгап алынган зур мәйданлы коры урын; утрау, континент;
- билгеле бер халыкның, илнең биләмәсе булган территория;
- торак пункт урнашкан урын;
- туып-үскән урын, туган ил;
- җан башына тигән җир участогы, имана;
- аерым кеше яки оешмага караган биләмә;
- ара, ераклык;
- нәрсәнең дә булса үзенчәлекле аерым өлеше, кисәге, урыны;
- урнашкан урын, булган, торган мәйдан;
- искергән: чәчүлек мәйданының үлчәү берәмлеге: ике дисәтинә, ягъни буе — 80, иңе 60 сажиннан гыйбарәт мәйдан;
- хезмәт итү урыны, хезмәт вазифасы һәм башкалар.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
- җиргизәр (искергән: яңа җирләр ачучы); җирдәш (бер якта туып үскән, яшәгән кеше; якташ; ватандаш, илдәш; ызандаш кеше); җир-күк (җир йөзе; бөтен дөнья; барча табигать); җирле (җире булган, чәчүлек җирләргә ия булган; шул җирдә туып үскән, читтән килмәгән; билгеле бер урынга, төбәккә караган), җирлек (җирнең мул уңыш бирә алу сыйфаты; туфракның уңдырышлылык дәрәҗәсе; үсеп утырган яки басып торган кеше, әйбер астындагы җир; башка төсләрдән, бизәкләрдән аерылып торган төп төс, фон; нинди дә булса бер әйбер яки күренешнең тирә-ягы; нинди дә булса күренешнең барлыкка килүенә сәбәп булган чыганак; нигез), җирле-сулы (җире һәм суы булган; җиргә, суга хуҗа булган), җирле-җирсез (төгәл урыны булмаган, күчеп йөргән; урынлы-урынсыз, тиешсез урында яки вакытта), җирләшү (кая да булса бер урынга урнашу, шуннан урын алу; яшәү өчен билгеле бер урынга төпләнү; урнашу, биләп алу, тамыр җәю), җирләү (үлгәч, кешене җиргә күмү, гүргә иңдерү; электр тогыннан саклау өчен, электр үткәргечләрен җиргә тоташтыру), җирсез (җире булмаган яки җире аз булган); җирсү (туган илне сагыну, аны юксыну), җир-су (яшәү чыганагы буларак чәчүлек җирләр һәм шул җирләр янындагы сулыклар), ил-җир (төрле илләр, җирләр; туган ил), йорт-җир (йорты һәм җире булган шәхси хуҗалык; өй эче); күк-җир (күк һәм җир; күк һәм җирдәге барлык нәрсәләр), урын-җир (йокы урыны, йокы кирәк-яраклары; ятак).
Өстәмә мәгълүмат
Җир — Кояштан өченче планета, иң тыгыз һәм зурлыгы буенча Кояш системасындагы 8 планетаның бишенчесе. Моннан тыш, ул Кояш системасындагы җир төркеменең дүрт планетасыннан иң зурысы. Аны кайчак «Зәңгәр планета», яки латинча «Тэрра» дип атыйлар. Җир — хәзерге вакытта билгеле булган Галәмдәге тереклек яши торган бердәнбер урын. Планета 4,54 миллиард ел элек барлыкка килгән, ә тереклек аның өслегендә 3,5 миллиард ел элек пәйда булган. Шуннан бирле Җирнең биосферасы планетада атмосфераны һәм башка абиотик шартларны шактый үзгәрткән, бу исә аэроб организмнарының үсешен стимуллаштырырга мөмкинлек биргән, шулай ук озон катламы формалашкан, ул Җирнең магнит кыры белән бергә зарарлы кояш радиациясен тоткарлый, шул рәвешчә җирдә яшәү мөмкинлеген бирә. Җирнең физик үзлекләре, шулай ук аның геологик тарихы һәм орбитасы шушы чор дәвамында тереклекне саклап калдырырга ярдәм иткән.
Җир планетасы ешрак Җир яки Җир шары исемнәре белән телгә алына.
Планетаның 70,8 % ка кадәр өлешен Дөнья океаны алып тора. Башка өлешен кыйтгалар һәм утраулар тәшкил итә. Сыек хәлдәге су Җир өслегеннән башка Кояш системасында әлегә табылмаган.
Җир башка галәми җисемнәр, Кояш һәм Ай шул исәптән, белән үзара тәэсир итешә. Җир Кояш тирәсендә әйләнә һәм аны 365,26 көн эчендә әйләнеп чыга.
Җирнең барлыкка килүе
Мифлар буенча, Җир хаостан барлыкка килгән. Төрле халыкларда «өсте дә, асты да» булмаган хаостан җир, күк һәм кешеләр аерылып чыгуы турында риваятьләр яши.
Җирнең шар булуы турындагы идеяне беренче булып борынгы грек фәлсәфәчесе Парменид әйтә. Ләкин бу караш төгәл күзәтүләргә түгел, ә шарның иң камил фигура булуы турындагы күзаллауларга бәйле.
Шарсыман Җирнең Галәмдә берүзе генә булмавы турындагы фикри нәтиҗәгә килсәләр дә, борынгы галимнәр аны барыбер Галәмнең үзәгенә «урнаштыра». XV—XVI гасырларда гына бөек галимнәр Николай Коперник һәм Джордано Бруно гипотезасы формалаша: Җир үз күчәре һәм Кояш күчәре тирәсендә әйләнә. Чиркәү бу теориягә озак вакыт каршы тора: Коперник хезмәтләрен өйрәнү тыела, Джордано Бруно еретик (дин кануннарына каршы зат) дип игълан ителә һәм утта яндырыла.
XVIII гасыр азагында философ Иммануил Кант һәм математик Пьер Лаплас, бер-берсенә бәйсез рәвештә, Җир һәм Кояш системасының килеп чыгуы турында яңа фәнни гипотеза формалаштыралар. Алар фикеренчә, Кояш һәм планеталар әйләнеп торучы, бөтендөнья тарту көче тәэсире астында кысылган газ-тузан томанлыгыннан пәйда булган. Үзәктән куу көчләре аркасында томанлыктан боҗралар ычкынып киткән һәм соңыннан, куерып, планеталарга әверелгән, ә томанлык үзәгендә Кояш барлыкка килгән.
4,5 млрд ел элек газ һәм каты кисәкчәләр катнашмасында Җирнең эрегән мантия белән капланган кызган төше барлыкка килгән дип санала. Планета өслеге, Җир кабыгына әверелеп, акрынлап суынган. Аның ярыклары аша кызган мантия аккан, газлар һәм су парлары атылып чыккан, алар, җир өслеген каплап алып, Бөтендөнья океанына башлангыч биргән. 4 млрд ел чамасы элек тормыш шулай барлыкка килгән.
Җир тетрәү
Җир тетрәү — җир астында барлыкка килә торган тирбәнешләр.
Коры җир тетрәүләре һәм су асты җир тетрәүләре була, алар бик көчле яки салмак булырга мөмкин. Җир шарында ел саен 100 меңнән артык җир тетрәү булып тора.
Җир, гадәттә, таулы төбәкләрдә еш тетри. Ә Тын океан яр буйларыннан җир тетрәү сызыгы — иң күп җир тетрәүләр була торган урыннарны берләштергән сызык — уза. Ул бик күп бәла-казалар алып килә. Җир тетрәү сызыгы Чили, Көньяк Америка яр буйлары, Үзәк Америка, Мексика, Америка Кушма Штатларының көнбатыш яр буйлары, көньяк Аляска, Япониянең кайбер төбәкләре, Филиппин утраулары, Яңа Гвинея, Тын океанның көньяк көнбатыш өлеше һәм Яңа Зеландия аркылы үтә. Дөньядагы җир тетрәүләрнең 81 %ы шушы сызыкта барлыкка килә. Әлеге сызыкны икенче төрле Тын океанның утлы боҗрасы дип йөртәләр, чөнки биредә хәрәкәттәге вулканнар урнашкан.
Җир тетрәү мизгел эчендә зур шәһәрләрне хәрабә хәленә китерергә мөмкин. Җимерекләр астында калган кешеләргә куркыныч яный. Бик кечкенә тетрәүләр вакытында җир өстендә тирән ярыклар барлыкка килә, елгалар үз юлларын үзгәртә. Нәтиҗәдә су басулар, диңгезләрдә һәм океаннарда цунамилар килеп чыга.
Җирнең каты тышчасы җир кабыгы дип атала. Ул 32 километр калынлыкта, ә океан төбендә нибары 8 километр гына. Җир кабыгы астында мантия урын алган. Тагын да тирәндәрәк җирнең тышкы һәм эчке төшләре урнашкан.
Җир өстеннән аның үзәгенә кадәр булган ара — 6400 чакрым. Тау токымнары никадәр тирәндәрак урнашса, алар шулкадәр кайнаррак һәм тыгызрак була.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Җир астыннан калыккандай
- кинәт, көтмәгәндә алга килеп басу турында.
Җир белән күк аермасы / Җир белән күк арасы
- бер-беренә бернинди дә охшашлыгы булмаган ике нәрсә турында.
Җир бете
- тәбәнәк, карсак буйлы кеше турында.
Җир бит
- оятсызның оятсызы, гарьсез.
Җиргә салу
- үтенечне тыңламау, үтәмәү.
Җиргә сеңгәндәй булу
- тавыш-тынсыз югалу, юкка чыгу, юк булу, күренми башлау.
Җирдән көткәнне күктән бирү
- көтелмәгән җирдән берәр табыш килгәндә әйтелә.
Җирдә ятмау
- сирәк очрау, кадерле булу.
Җиренә җиткереп (җиткерелеп, җиткезеп)
- шартын китереп, тиешенчә башкарып, төгәл, пөхтә итеп; аңлаешлы итеп.
Җир җимерттереп
- гайрәт, җегәрлек белән, актив эшчәнлек күрсәтеп.
Җир җимеше булып яту
- каты авыру, үлем чигендә яту.
Җир йөзеннән себереп түгү
- бөтенләй дөньядан юк итү, халкын, нәселен калдырмау, кырып бетерү.
Җир куенына керү
- үлеп, җирләнү.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар
- Күккә карап йөрсәң абынырсың, җиргә карап йөрсәң җилегерсең.
- Таш төшкән җиренә авар.
- Җирдән аерылган җилгә оча.
- Аксыргак бар җирдә ат үлмәс.
- Алты акчам бар — ат алырмын, җиде акчам бар — җир алырмын.
- Җир алмасы җилектерми.
- Шайтан үзе керә алмаган җиргә аракысын җибәрә, ди.
- Песи аркасы белән җиргә төшми.
- Җиде кат җир астын күрү.
- Кара җир астында кара елан да туйган.
- Ватан белән ата-ананы чит җирдә таба алмассың.
- Арба ауса, җир тигез күренә.
Җырларда кулланылышына мисаллар
Идел ярларына нурлар сибеп
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем — Татарстан.
(«Туган җирем — Татарстан», А. Ключарев көе, Г. Зәйнәшева сүзләре)
Үз ягыма кайтсам, җиргә ятып,
Тыңлар идем үлән үскәнен,
Тыңлар идем чалгы тавышларын,
Кичке җылы җилләр искәнен.
(«Үз ягыма кайтсам…», Р. Хәсәнәв көе, И. Абдуллин сүзләре)
Туган илкәем, сөйгән җиркәем
Иртәнге саф нурга күмелә.
Урман буйлары, басу юллары
Бигрәк инде матур күренә.
(«Иртәнге нур», С. Садыйкова көе, З. Вәли сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар
Хатын кешеләргә җир бирмиләр, ә мин, җир өләшкәч туганлыктан, бөтенләй җирсез калганмын (Г. Бәширов, «Туган ягым — яшел бишек»).
Адым саен батырлык үрнәге күрсәтмәсәм, инде әллә кайчан газиз сөякләрем җир астында ятар иде (Г. Афзал, «Күрде безнең башлар»).
Белер-белмәс нидер сөйләп кәефләрен җибәргәнче, дәшми торуың артыграк дип, шул ук вакытта наданлыгым өчен җир тишегенә кереп китәрдәй оялып, тегеләрнең хөкемен көттем (В. Нуруллин, «Ике урам арасы»).
Таш кебек тыгызланган җир идәнне Габдерәшит бабай ике көннең берендә юеш себерке белән себереп ала иде, ә хәзер бу эшне Таймаска йөкләде (А. Тимергалин, «Таш алиһә»).
Кәнишне, калфакны кыңгыр салып, җир себерерлек озын күлмәкләр, укалы камзуллар киеп, биек үкчәле бәтинкәләрдә керт-керт басып йөргәч, әллә кем булып күренәдер инде (Г. Галиева, «Газзәбану»).
Байтак кына җир бүлеп бирделәр, кыюлыгын, зирәклеген күргәч, татарларның старшинасы итеп тә сайладылар (В. Имамов, «Сәет батыр»).
Әле авылдан чыгып, ерак болын басуыннан, авыл клубыннан башка җир күрмәгән малай-егеткә чагыштырып карап гыйбрәт алыр, акыл туплар өчен бу зур мәктәп түгелмени?! (Г. Бәйрәмова, «Шагыйрь артист»).
Татар дөнья буйлап шулкадәре сибелгән ки, десантникны Җир шарының кай төбәгенә генә ташласаң да, татар пуҗымына төшү ихтималы зур (З. Хәким, «Искән җилләр көенә»).
Балачакның якты урамнарын, җәйге яңгырларда яланаяк йөргән вакытларын, ялантәпи аша җир җылысын, аның ана назы сыман якты назын, саф җилләрнең җанга ягылганын, бергә уйнап үскән дус-ишләрен сагынмаган бер кеше дә юктыр (М. Кәбиров, «Бердәнбер һәм кабатланмас»).
Әнине, йортыбызны, ишегалларын, үзем җир сөреп йөргән басуларны, кышкылыкка утын әзерләгән урманнарны, вак балык тотып утырган елгабызны үлеп сагынганмын икән (И. Нәбиуллина, «Әйләнә дөнья»).
Хыялыйлар ярдәме белән җир йөзендә күпме могҗизалар туа, зур ачышлар ясала, матурдан-матур киемнәр тегелә, тәмле ризыклар пешерелә (А. Мансуров, «Җаннар кавышкан бермәлне…»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.