Дөнья океаны
Дөнья океаны | |
---|---|
Мәйдан |
|
Температура | 5 |
Под давлением | 20 |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Җир |
Иң түбән ноктасы | Мариан иңкүлеге |
Масса | 1,4E+21 |
Күләм | 1 332 000 000 ± 1 000 000[1], 1 340 740 000 и 1 370 000 000[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 0 |
Файл:Oceanus.png | |
Тозлылык | 35 |
Вертикаль тирәнлек | 11 022 |
SEO_description | Мировой_океан — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ и Мировой океан — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Тыгызлык | 1,024 |
Исемне бирүче | Юлий Михайлович Шокальский[d] и Бернхард Варен[d] |
SEO_title | Мировой_океан — Рувики: Интернет-энциклопедия и Мировой океан — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Дөнья океаны РУВИКИ.Медиада |
Дөнья океаны — гидросфераның төп өлеше, җир өстендәге төп су тупланмасы. Дөнья океаны Җир өслегенең 3/4 өлешен биләп тора. Дөнья океаны — беркайда да өзелми торган бердәм су пространствосы. Аның теләсә кайсы ноктасыннан, коры җир аша үтмичә, икенче бер ноктасына барып була.
Дөнья океанында бик зур коры җир участоклары — кыйтгалар һәм чагыштырмача зур булмаган участоклар — утраулар бар. Җирдә иң зур утрау — Гренландия, ләкин ул да әле иң кечкенә кыйтга — Австралиядән 3,5 тапкыр кечерәк. Бер-берсенә якын урнашкан утраулар төркеме архипелаг дип атала. Вулканик Гавай утраулары архипелагка мисал булып тора.
Материк һәм утрауларның океан эченә кереп торган өлешен ярымутраулар диләр. Ярымутраулар өч яктан су белән уратып алынган, ә дүртенче яктан коры җир белән тоташкан.
Материклар һәм утраулар бердәм Дөнья океанын дүрт өлешкә — дүрт океанга бүлә.
- Дүрт океан арасында иң зурысы — Тын океан.
- Атлантик океан мәйданы буенча икенче урында тора.
- Һинд океаны Атлантик океаннан кечерәк. Ләкин ул биләп торган
мәйданга Төньяк Америка, Көньяк Америка һәм Африка иркенләп урнаша алыр иде.
- Төньяк Боз океаны — океаннар арасында иң кечкенәсе, ул Тын
океанга караганда 14 тапкыр кечерәк. Океан — планетабызның иң төньяк өлешендә, шуңа күрә аның барлык ярлары да — көньяк ярлар.
- Кайбер галимнәр Антарктиданы юучы Көньяк океанны да аерып
күрсәтергә тәкъдим итә. Аның төньяк чиген Африканың, Көньяк Американың һәм Тасмания утравының көньяк нокталарын тоташ- тыручы сызык буенча үткәрәләр
Шулай ук карагыз
- ↑ http://www.whoi.edu/page.do?cid=74755&ct=162&pid=7545&tid=282
- ↑ Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.