Океан төбенең рельефы катлаулы. Материк сайлыгы (шельф) Азия белән Австралия яр буйларында гына яхшы үсеш алган. Материк битләре текә, еш кына баскыч-баскыч. Зур калкымнар һәм сыртлар океан үзәнен казанлыкларга аера. Америка янында Көнчыгыш-Тын океан калкымы урнашкан, ул үзәк океаник сыртлар системасына керә. Океан төбендә 10 меңнән артык аерым су асты таулары бар, алар нигездә вулкан атылудан барлыкка килгән.
Тын океан яткан литосфера плитасы үз чикләрендә башка плиталар белән тәэсир итешә. Тын океан плитасының кырыйлары океанны боҗра кебек әйләндереп алган улакларның тыгыз бушлыгына бата. Бу хәрәкәтләр җир тетрәүләр һәм вулкан атулар китереп чыгара. Монда планетаның атаклы «Утлы боҗра»сы һәм иң тирән Мария иңкүлеге (11 022 м) ята.
Океанның климаты төрле-төрле. Тын океан, төньяк поляр поястан тыш, барлык климат поясларында да ята. Аның гаять зур киңлекләре өстендәге һава дымга туенган. Экватор өлкәсендә 2000 мм га кадәр явым-төшем була. Тын океан салкын Төньяк Боз океаныннан коры җир һәм су асты сыртлары белән саклана. Шуңа күрә аның төньяк өлеше көньяк өлешенә караганда җылырак.
Тын океан планета океаннары арасында иң тынычсызы һәм дәһшәтлесе. Аның үзәк өлешләрендә пассатлар исә. Көнбатыш өлешендә муссоннар өстенлек итә. Кышын кыйтгадан салкын һәм коры муссон исә, ул океан климатына җитди йогынты ясый; диңгезләрнең бер өлеше боз белән каплана. Океанның көнбатыш өлешендә еш кына һәлакәтле тропик давыллар — тайфуннар була («тайфун» «көчле җил» дигәнне аңлата). Уртача киңлекләрдә елның салкын вакыты дәвамында давыллар котыра. Биредә һаваның көнбатыш күчеше өстенлек ала. 30 м га кадәр җиткән иң биек дулкыннар Тын океанның төньягында һәм көньягында билгеләнгән. Давыллар океанда биек су таулары күтәрәләр.
Су массаларының үзлекләре климат үзенчәлекләренә бәйле. Океанның төньяктан көньякка таба сузылган озынлыгы зур булганга, су өстендә уртача еллык температура -1 дән алып +29° С ка кадәр үзгәрә. Тулаем алганда океана явым-төшемнәр парга әйләнүгә караганда күбрәк, шуңа күрә өске суларның тозлылыгы башка океаннардагыдан бераз кимрәк.
Сезгә инде билгеле булганча, Тын океан агымнары алар-иың Бөтендөнья океанындагы гомуми схемасы белән ярашкан. Тын океан көнбатыштан көнчыгышка таба бик еракка сузылган булганлыктан, анда киңлек су агымнары өстенлек алып тора. Океанның төньяк өлешендә дә, көньяк өлешендә дә өске суларның боҗра сыман хәрәкәте барлыкка килә.
Тын океанда, төньяк поляр поястан тыш, калган барлык табигый пояслар да бар. Аларның һәммәсе дә үзенә бертөрле үзенчәлеккә ия. Төньяк субполяр поясБеринг һәм Охота диңгезләренең кечерәк өлешен алып тора. Анда су массаларының температурасы түбән (-1 ° С ка кадәр). Бу диңгезләрдә суларның актив катнашуы күзәтелә, шунлыктан алар балыкка (минтай, камбала, сельдь) бай. Охота диңгезендәлосось балыклары һәм диңгез кыслалары күп.