Азия

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Азия
Тема җәгърафиясе Азия географиясе[d]
Демоним Aziaat, ázsiai, Asian, asiatisch, Asiatique, asiatico, asiatica, asiatici, asiatiche, asiáticu, asiática, asiáticos, asiátiques, азиаты, Aziano, एशियाई и آسيوي
Харита сурәте
Иң түбән ноктасы Үле диңгез
Монда җирләнгәннәр төркеме Q23657023?
Мәйдан
  • 44 614 500 км²
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме :Төркем:Азиядә төшерелгән фильмнар[d]
Геомәгълүматлар Data:Asia Flickr.map
Сурәт
Иң югары ноктасы Җомолуңма
Феноменның икътисады Азия икътисады[d]
Сәгать поясы NPT[d], Sri Lanka Standard Time[d], Филипин стандарт вакыты[d], МСК+8[d], AMT[d], HKT[d], Һиндстан стандарт вакыты[d], VLAT[d], KST[d], JST[d], BTT[d], UTC+06:00, Кытай вакыты[d], DAZD[d], YEKT[d], IRKT[d], YAKT[d], Азәрбайҗан вакыты[d], Израиль стандарт вакыты[d], IRDT[d], KRAT[d], NST[d], WIB[d], WITA[d], ASEAN Common Time[d], WPM[d], PKT[d], Бангладеш стандарт вакыты[d] и Сингапур вакыты[d]
... хөрмәтенә аталган Азия[d]
Мәктәптә укымаган балалар саны 143 000 000[1]
Кайда өйрәнелә востоковедение[d] и шәрекъ белеме[d]
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Көнчыгыш ярымшар[d]
Халык саны
  • 4 164 252 000 чел. (2011)
Феноменның демографиясе Азиядә яшәүчеләр[d]
Нәрсә белән чиктәш Европа и Африка
Логотип РУВИКИ.Медиа Азия РУВИКИ.Медиада

Азия — халык иң күп яши торган дөнья кисәге, башлыча көнчыгыш һәм төньяк ярымшарларда урнашкан. беренче цивилизацияләр барлыкка килгән. Дөньяның бу кисәге тыгыз һәм зур шәһәрләре һәм халык бик күп булып яшәгән төбәкләре белән дә үзенчәлекле. Азиядә 4,5 миллиард кеше яши – бу дөнья халкының якынча 60% дигән сүз.

Гомумән алганда, Азия көнчыгышта Сүәеш муентыгы көнчыгыш ягыннан Азияне Африкадан аера; Төрек бугазлары, Урал таулары һәм Җаек елгасының көнчыгыш яклары, Кавказ тауларының көньягы, Хәзәр һәм Кара диңгезләр Азияне Европадан аера[3].

Кытай белән Һиндстан безнең чорның унсигез гасыры дәвамында дөньяның иң зур икътисадлары булып торган. Кытай, галәмәт зур икътисади көчкә ия дәүләт буларак, күпләрне Шәрекъкә юнәлергә ымсындырып торган, Һиндстан исә, үзенең риваятьләргә кергән байлыгы һәм борынгы чорлардагы чәчәк аткан цивилизациясе белән, бөтен Азияне гәүдәләндергән, Европа сәүдәсен һәм колониализмны кызыктырган[4][5][6] . Христофор Колумбның очраклы рәвештә Европадан Америкага Атлантик океан аша юлны ачуы Һиндстанның аурупалылар аңында тоткан урынын күрсәтә, чөнки данлыклы сәяхәт нәкъ Һиндстанга яңа юл эзләүгә багышланган була. Бөек ефәк юлы Азиядә Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтыра торган төп сәүдә юлына әйләнә, Малакка бугазы исә төп диңгез сәүдә юлы була. XX гасырда Азиядә ныклы икътисадый үсеш күзәтелә (аерым алганда, Көнчыгыш Азиядә), шул ук вакытта халык саны да нык арта[7]. Азия планета халкы табына торган күпчелек диннең Ватаны – христианлык, ислам, яһүд дине, һинд дине, буддачылык, конфуцийчылык, даочылык, җәйничелек, сикхчылык, зәрдөштлек һәм тагын башка күп кенә диннәр Азия җирләрендә барлыкка килгән.

Географик мәгълүмат

Урнашуы һәм чикләр

Халыкара География Җәмгыяте тарафыннан танылган Европа белән Азия арасындагы чик («А» хәрефе белән бирелгән, калган вариантлардан ваз кичелгән)

Нигездә көнчыгыш ярымшарда (Эмба елгасы, аннары Аракс елгасы, Кара һәм Мәрмәр диңгезе, Босфор бугазы һәм Дарданеллар буенча уза.

Сүәеш муентыгы, Төньяк Америка белән исә Беринг бугазы аера.

Азиянең геополитик чикләре берникадәр дәрәҗәдә табигый чикләрдән аерыла. Аны Архангельск өлкәсенең көнчыгыш чикләре, Коми республикасы, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләренең көнбатыш чикләре, Казакъстан, аннары төньяк Кавказның тау итәге буенча Азак диңгезенә кадәр үткәрәләр.

Сәяси география

Азия территориясендә бүгенге көндә тулысынча яки өлешчә 54 дәүләт урнашкан, шуларның дүртесе (Абхазия, Кытай Республикасы, Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте, Көньяк Осетия) өлешчә танылганнар.

Халык

Искәрмәләр

  1. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  2. The World at Six Billion. UN Population Division. Архивировано 5 март 2016 года., Table 2
  3. National Geographic. 1999. ISBN 978-0-7922-7528-2.  "Europe" (pp. 68–69); "Asia" (pp. 90–91): «Азия белән Европа арасындагы гомуми кабул ителгән чикләрне Урал таулары, Җаек елгасы, Каспий диңгезе, Кавказ таулары һәм Кара диңгез, Босфор һәм Дарданелл бугазлары формалаштыра». (ингл.)
  4. Professor M.D. Nalapat. Ensuring China's "Peaceful Rise". Accessed January 22, 2016. Архивировано из оригинала 10 гыйнвар 2010 года. (ингл.)
  5. Dahlman, Carl J; Aubert, Jean-Eric. China and the Knowledge Economy: Seizing the 21st Century. WBI Development Studies. World Bank Publications. Accessed January 22, 2016. Eric.ed.gov. Дата обращения: 9 ноябрь 2017. Архивировано 4 март 2008 года. (ингл.)
  6. The Real Great Leap Forward. The Economist. Sept 30, 2004. The Economist. Архивировано 27 декабрь 2016 года. (ингл.)
  7. (23 December 1999) «Like herrings in a barrel». The Economist (Millennium issue: Population). архив күчермәсе, Archived from the original on 2010-01-04, retrieved 2018-08-23 . (ингл.)

Чыганаклар

Сылтамалар