Үзбәкстан

Үзбәкстан (үзб. O'zbekiston, Ўзбекистон) — Үзәк Азиянең урта өлешендә урнашкан дәүләт.

География

Үзбәкстән көнчыгышта Кыргызстан, төньяк-көнчыгышта, төньякта һәм төньяк-көнбатышта — Казакъстан, көньякта һәм көньяк-көнбатышта — Төрекмәнстан, көньякта — Әфганстан һәм көньяк-көнчыгышта Таҗикстан дәүләтләре белән чиктәш. Чикләр озынлыгы — 6621 км, мәйданы 447 400 км² тәшкил итә.

Илнең ⅔ өлешен далалар, чүлләр һәм таулар тәшкил итә.

Иң биек ноктасы — 4643 м (Гиссар тау тезмәсе), иң түбән ноктасы — Мынбулак иңкүлеге (Кызылком чүле, −12,8 м).

Кырый ноктлалар

Климат

Климат — кискен континенталь; Урта температуралар: гыйнвар — +4 °C…−8 °C, июль — +22 °C…+32 °C. Уртача еллык явым-төшемнәр саны: 90–580 мм (тигезле районнарында), 460–910 мм (таулы районнарында).

Халык

Халык саны — 29 559 100 кеше (2012 елның 1 гыйнвары)

Милли состав

Үзбәкләр — 80 %, руслар — 5 %, таҗиклар — 4,5 %, казакълар — 2,5 %[8].

Шәһәрләр

Илдə 120 дəн артык шəһəр, 115 шəһəрле авыллар бар.

Иң зур шәһәрләр:

Шәһәрләрдә илнең 41 % халкы яши.

Дин

Үзбәкстан Конституциясе дәүләттән диннең аерым булуын, дини оешмаларның закон каршында тигезлеген, дин һәм вөҗдан иреген игълан итә. 16 конфессиянең гыйбадәтханәләре теркәлү үткән. Төп дин – Хәнәфи мәзһәбендәге сөнни Ислам. Христианнарправославие дине тарафдарлары, католиклар, баптистлар, лютераннар, адвентистлар. Яһүд дине зур тарихка ия. Йәһвә шаһитлары, кришнаитлар, буддачылар, әрмән апостол чиркәве һ. б. дини агымнар вәкилләре яши.

Административ бүленеш

Илдә 12 өлкә, 156 район, 123 шәһәр, 104 шәһәр тибындагы поселок һәм Каракалпакстан Республикасы бар.

Uzbekistan provinces numbered.svg
Исем Үзбәкчә
исеме
Халык саны
(2011)[9]
мең кеше
Мәйдан,
мең км²[10]
Үзәк
1 Ташкент Toshkent
Тошкент
2296,5 0,3
14 Каракалпакстан Җөмһүрияте Qoraqalpog’iston Respublikasi, Қорақалпоғистон Республикаси 1680,9 165,6 Нөкес
2 Әндиҗан өлкәсе Andijon viloyati, Андижон вилояти 2672,3 4,2 Әндиҗан
3 Бохара өлкәсе Buxoro viloyati, Бухоро вилояти 1683,8 39,4 Бохара
5 Җиззәх өлкәсе Jizzah viloyati, Жиззах вилояти 1166,7 20,5 Җиззәх
8 Кашкадәрья өлкәсе Qashqadaryo viloyati, Қашқадарё вилояти 2722,9 28,4 Каршы
7 Нәвайи өлкәсе Navoiy viloyati, Навоий вилояти 873,0 110,8 Нәвайи
6 Наманган өлкәсе Namangan viloyati, Наманган вилояти 2279,5 7,9 Наманган
9 Сәмәрканд өлкәсе Samarqand viloyati, Самарқанд вилояти 3270,8 16,4 Сәмәрканд
11 Сөрхандәрья өлкәсе Surxondaryo viloyati, Сурхондарё вилояти 2175,1 20,8 Термез
10 Сырдәрья өлкәсе Sirdaryo viloyati, Сирдарё вилояти 727,2 5,1 Гөлстан
12 Ташкент өлкәсе Toshkent viloyati, Тошкент вилояти 2644,4 15,3 Ташкент
4 Фәрганә өлкәсе Farg’ona viloyati, Фарғона вилояти 3229,2 6,8 Фәрганә
13 Харәзем өлкәсе Xorazm viloyati, Хоразм вилояти 1601,1 6,3 Үргәнеч

Икътисад

Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы өлеше 25,9%, сәнәгать өлеше 13,2%, хезмәт күрсәтү тармагы өлеше 60,9 процентны тәшкил итә. Төп экспорт партнөрлары — Кытай (25%), Швейцария (22%), Казакстан (16%), Россия (14%), Төркия (13%), Франция (2,1%), Украина (1,2%). Экспортлана торган таварлар — кыйммәтле металлар (алтын), тикстил (эрләгән җеп, чи мамык, футболкылар, һ.б.), нефть һәм газ, металлар (бакыр, тутыя), азык-төлек, машиналар, химия мәхсулатлары (радиоактив матдәләр, азот ашламалары, һ.б.), җиһазат, һ.б.[11] Төп импорт партнөрлары — Россия (25%), Кытай (21%), Көньяк Корея (16%), Казакстан (8,3%), Алмания (4,9%), Төркия (4,8%), Украина (2,4%), Италия (1,6%), Һиндстан, Җапан (1,3%), Франция, Польша, Литва (1,1%).[12] Имортлана торган таварлар — җиһазат (һава суыргычлар, телефоннар, төзелеш машиналары, җылыту җиһазаты, һ.б.), транспорт чаралары (автомобил өлешләре, йөк автомобилләре, очкычлар, боралаклар, трактырлар), металлар (тимер мәхсулатлары, әлүмин, химия мәхсулатлары (дарулар, кан, һ.б.), минераль мәхсулатлар, пыласмас һәм каучык, агач эшләнмәләре, азык-төлек (он, бодай, чәй, һ.б.), тикстил, кәгазь, һ.б.н.[13]

Үзбәкстанда туган танылган шәхесләр

Татарлар, башкортлар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
  2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  3. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
  4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  5. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI?locations=UZ.
  6. 1 2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  7. http://chartsbin.com/view/edr.
  8. Население Узбекистана
  9. Постоянное среднее число населения за 1991—2011 годы (үзб.). Узстат. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2012. Архивировано 25 июнь 2012 года.
  10. ПРЕДСТАВИТЕЛЬСТВО ТОРГОВО-ПРОМЫШЛЕННОЙ ПАЛАТЫ РФ В ЦЕНТРАЛЬНОЙ АЗИИ (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2012. Архивировано 25 июнь 2012 года.
  11. http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/export/uzb/all/show/2014/
  12. http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/import/uzb/show/all/2014/
  13. http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/import/uzb/all/show/2014/

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә