Рәфкать Сәфәров

Рәфкать Сәфәров, Рәфкать Хәбибулла улы Сәфәров, рус. Сафаров Рафкат Хабибуллаевич — атомчы-галим, физика-математика фәннәре докторы (1982), профессор.

Тәрҗемәи хәле

1933 елның 1 маенда Нәмәнгәндә туган. Әти-әнисе Ырынбур өлкәсе Куандык районы Ильинка авылыннан Урта Азиягә качкан була. «Физик-теоретик» белгечлеге буенча Сәмәрканд дәүләт университетының физика-математика факультетының физика бүлеген тәмамлаган (1957).

«Атом-төшенең төзелеше» темасына физика-математика фәннәре кандидатлыгына диссертация (фәнни җитәкчесе В.Г. Соловьев, Дубна) (1967), «Әйләнешнең атом төшенә тәэсире» темасына докторлык диссертациясе (1982) яклаган.

Хезмәт юлы

Шәкертләре

Үзбәкстан тарихында беренче булып атом-төш физикасы буенча махсуслашуны башлап җибәрә. Сәмәркандта кафедра мөдире булганда 10 шәкерте кандидатлык, 4 шәкерте физика-математика фәннәре докторлыгына диссертация (алар сафында Рәшит Низаметдинов бар) яклаган.

Хезмәтләре

150 дән артык фәнни хезмәте, дәреслекләре дөнья күргән[1].

Казанда басылган

  • Сәфәров Р.Х. Атом төше һәм элементар кисәкчәләр физикасы. Казан, 2008  [рус.].

Кызыклы факт

Үзбәкстан ССР КП ҮК беренче сәркатибе Ш.Р. Рәшидовның 2 киявен физика-математика фәннәре докторы итәр өчен күп көч түгәргә туры килә, диссертация яклау чиратын аларга бирә.

Әдәбият

  1. Хәмзә Бәдретдинов. Татарстаннан читтәге татар галимнәре. 1- китап. Йошкар-Ола: Мари ПНК, 1999 ISBN 5-87898-139-4

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Архимед кануны буенча, archived from the original on 2014-08-16, retrieved 2015-10-18