Новосибирск

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Новосибирск
рус. Новосибирск
Байрак[d]
Flag of Novosibirsk.svgCoat of Arms of Novosibirsk.svg
Монда җирләнгәннәр төркеме Категория:Похороненные в Новосибирске[d]
Административ бүленеше Новосибирскиның Дзержинский районы, Новосибирскиның Тимер юл районы, Новосибирскиның Ельцовка арты районы, Новосибирскиның Калинин районы, Новосибирскиның Киров районы, Новосибирскиның Ленин районы, Новосибирскиның Октябрь районы, Новосибирскиның Беренче Май районы, Новосибирскиның Совет районы и Новосибирскиның Үзәк районы
ХФӘ билгесе [nəvəsʲɪˈbʲirsk]
КЛАДР коды 5400000100000
Хөкүмәт башлыгы Анатолий Локоть[d]
Мәйдан
  • 505,6 км²
Бүләкләр
Ленин ордены
Әгъзалык Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасы и Союз российских городов[d]
Сурәт
Феноменның икътисады экономика Новосибирска[d]
Сәгать поясы UTC+07:00, OMST[d] и KRAT[d][1]
Нәрсә белән чиктәш Навасебер районы и Бердск
Рәсми веб-сайт новосибирск.рф
Уникальный номер ГАР 8dea00e3-9aab-4d8e-887c-ef2aaa546456
Рәсми исем рус. Новосибирск
рус. Ново-Николаевск
рус. Ново-Николаевский
рус. Александровский
рус. Новая деревня
Дәүләт
Административ-территориаль берәмлек Новосибирск өлкәсе
Халык саны
Объектның күренешләре өчен төркем Q104595924?
Коллаж
Нигезләнү датасы 1893
Шәрәфле ватандашлар төркеме Категория:Почётные граждане Новосибирска[d]
Административ үзәк булып тора Новосибирск өлкәсе, Себер федераль бүлгесе, Навасебер районы, Новосибирский округ[d], Көнбатыш Себер крае[d], Новониколаевский уезд[d] и Ново-Николаевская губерния[d]
Кардәш шәһәр Саппоро, Варна[d], Минск, Теҗон[3][4], Миннеаполис, Омск[5], Красноярск, Ларнака[d][6], Ереван и Орёл[7]
Почта индексы 630000 и 630992
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Об и Иня
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 150 метр
Җирле телефон коды 383
Дөнья кисәге Азия
Логотип РУВИКИ.Медиа Новосибирск РУВИКИ.Медиада

Новосибирск (1926 елга кадәр — Новоникола́евск, себ. Тарлан-тора) — халык саны буенча Россиянең өченче, ә Россиянең Азия өлешендә беренче шәһәре, Новосибирск өлкәсенең һәм Себер федераль округынең үзәге.

2020 елның 2 июленнән«Хезмәт даны шәһәре»[8].

Халык саны — 1 473 737 кеше.[9]

Новосибирск Көнбатыш Себер тигезлегендә, Об елгасы өстендә, Мәскәүдән 3191 километрга көнчыгышрак урнаша. Об елгасы шәһәрне ике өлешенә бүлә. Шәһәрдә Новосибирск ГЭСы плотинасы урнаша.

Новосибирскидан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Тубыл ~ 1383 км Тум ~ 236 км
Куйбышев ~ 342 км
Омск ~ 663 км
Чиләбе ~ 1606 км
Мәскәү ~ 3355 км
Җилләр розасы
Кемерово ~ 274 км
Красноярск ~ 789 км
Иркутск ~ 1845 км
Чита ~ 2963 км
Казакъстан байрагы Павлодар ~ 589 км
Казакъстан байрагы Экибастуз ~ 725 км
Казакъстан байрагы Нурсолтан ~ 996 км
Барнавыл ~ 244 км
Казакъстан байрагыСимәй ~ 714 км
Казакъстан байрагы Өскемен ~ 750 км
Новокузнецк ~ 404 км
Горно-Алтайск ~ 466 км
Абакан ~ 885 км

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Map of Russia - Moscow time zone.svg

1920-елларда шәһәрнең сулъягы һәм уңъягы төрле сәгать поясларда урнашканнар. Новосибирск халыкара стандарт буенча Omsk Time Zone (OMST) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +7:00 гә тигез.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр климаты — континенталь.

  • Уртача еллык температура — 1,8 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 4,0 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 75%
Новосибирск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек
Абсолют максимум, °C 4,1 5,5 14,4 26,8 36,1 37,2 35,0 35,2 36,0 27,2 11,5 5,0
Уртача максимум, °C −12,2 −9,8 −2,1 7,8 18,4 22,9 25,0 22,4 15,6 7,2 −3,7 −10,1
Уртача температура, °C −16,1 −14,3 −7 2,3 11,7 16,8 19,2 16,5 10,1 2,9 −7,1 −13,9
Уртача минимум, °C −19,6 −17,9 −11,1 −2 6,0 11,4 14,1 11,5 5,9 −0,3 −10 −17,5
Абсолют минимум, °C −51,1 −45 −32,8 −27,2 −11,1 −2,2 2,2 −2 −6,3 −25 −41,3 −49,5
Явым-төшем нормасы, мм 26 15 17 28 34 50 72 49 42 46 38 31
Чыганак: Погода и климат
Александр Невский кафедраль соборы, 1899

Новосибирск 1893 елда Себер аша магистраль төзү вакытында Об елгасы аша тимер юл күпере төзелеше аркасында Новая Деревня бистәсе буларак нигезләнә.

1894 елда бистәгә рус императоры Александр III (18541893) хөрмәтенә Александровский исеме бирелә. 1895 елда Александровский бистәсенә Николай II хөрмәтенә Ново-Николаевский дип исемләнә.

1903 елда Ново-Николаевский өяз үзәге булмаган Новониколаевск шәһәренә үзгәртеп корыла. Шул вакытта Россия империясендә ике Николаевск булган: Амур елгасы тамагында (хәзер Николаевск-на-Амуре) һәм Самар губернасында (хәзер Пугачёв шәһәре); алар белән бутамаска өчен шәһәр исеменә Ново- алкушымчасы өстәлә.

1917 елданТум губернасы Новониколаевск өязе үзәге. 1919 елның 23 декабрьдә Новониколаевскка Тумдан Тум губернасы үзәге күчерелә (1920 елның 14 мартына кадәр). 1920 елның 13 июненнән — Новониколаевск губернасы үзәге.

1925 елда шәһәргә Новосибирск исеме кушыла.

19251930 елларда — Себер крае үзәге, 1930 елданКөнбатыш Себер крае үзәге, 1937 елданНовосибирск өлкәсе үзәге.

Космостан күренеше

Новосибирск 10 районына бүленә:

  1. Дзержинский районы
  2. Тимер юл районы
  3. Ельцовка арты районы
  4. Калинин районы
  5. Киров районы
  6. Ленин районы
  7. Октябрь районы
  8. Беренче Май районы
  9. Совет районы
  10. Үзәк районы
1897[10] 1926[10] 1931[10] 1939[10] 1959[11] 1970[12] 1979[13] 1989[14] 2002[15] 2010[9]
~10 000 ~117 900 ~180 100 ~404 000 885 045 1 160 963 1 312 480 1 436 516 1 425 508 1 473 737

Милли состав (2002): руслар — 95,9%, украиннар — 1,3%, алманнар — 0,9%, татарлар — 0,8%.[16]

Агломерация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Новосибирск агломерациясе — халык саны буенча Россиянең җиденче агломерация (~ 1,9 млн кеше, 2012). Агломерациядә Новосибирск өлкәсе халкының 2/3 өлеше, Себер федераль округы халкының 9,95% өлеше тора. Аның беренче поясына Новосибирск һәм Бердск шәһәрләре, Кольцово һәм Краснообск штб-лары керәләр; икенче поясына Искитим шәһәрәре, Новосибирск районы һәм ул белән чиктәш районнарының өлеше керәләр.

Югары уку йортлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Новосибирск дәүләт университеты
  • Новосибирск дәүләт техник университеты
  • Новосибирск дәүләт икътисад һәм идарә итү университеты
  • Себер кулланучылар кооперациясе университеты
  • Новосибирск дәүләт аграр университеты
  • Новосибирск дәүләт медицина университеты
  • Новосибирск дәүләт педагогика университеты
  • Новосибирск дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты
  • Себер дәүләт элемтә юллары университеты
  • Себер дәүләт телекоммуникация һәм информатика университеты
  • Новосибирск дәүләт су транспорты академиясе
  • Новосибирск дәүләт архитектура һәм сәнгать академиясе
  • Себер финанслар һәм банк эшләре академиясе
  • Себер дәүләт геодезия академиясе

һәм башкалар

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Федеральный закон от 03.07.2016 № 271-ФЗ (рус.) — 2016.
  2. https://worldpopulationreview.com/world-cities/novosibirsk-population
  3. https://www.daejeon.go.kr/drh/DrhContentsHtmlView.do?menuSeq=1730
  4. https://www.daejeon.go.kr/english/EngSisterCities.do?menuSeq=7028
  5. http://admomsk.ru/web/en/city/international/russian#novosibirsk
  6. Twinnings of Larnaka (ингл.)
  7. https://www.orel-adm.ru/ru/org/international/
  8. Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
  9. 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-21 
  10. 1 2 3 4 http://www.mojgorod.ru/novosib_obl/novosibirsk/index.html
  11. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  13. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  14. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  15. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  16. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2012-12-25