Хабарау

Хабарау (рус. Хабаровск) — Россиянең Азия өлешендәге шәһәр, Хабаровск краеның һәм Ерак Көнчыгыш федераль округының административ үзәге.

2010 елның җанисәбе буенча шәһәрдә 577 441 кеше яши.[5]

Урта Амур түбәнлегендә, Амур ермагы һәм Амур елгасы буенда, Кытай белән чиге янында урнашкан. Шәһәрдә ике һава лиманы, тимер юл вокзалы, дүрт тимер юл станциясе, елга порты бар.

1858 елда Хабаровка исеме астында хәрби пост буларак нигезләнгән (рус илгизәре Ерофей Хабаров хөрмәтенә аталган). 1880 елдан — шәһәр, Диңгез буе өлкәсенең административ үзәге, 1893 елдан хәзерге исмен йөртә. 1926 елдан Ерак Көнчыгыш крае, 1938 елдан — Хабарау крае үзәге.

2002 елдан Ерак Көнчыгыш федераль округсенең үзәге; биредә шулай ук Ерак Көнчыгыш үсеше министрлыгы, Көнчыгыш хәрби округның идарәләре урнаша.

Халык

1897[6] 1926[7] 1931[8] 1939[9] 1959[10] 1970[11] 1979[12] 1989[13] 2002[14] 2010[5]
14 971 32 482 ~69 100 199 172 322 744 435 962 527 848 600 623 583 072 577 441

Милләтләр (2010): руслар — 92,8%, украиннар — 1,8%, кореялылар — 1,1%.

Административ бүленеш

Шәһәр 4 округгә бүленгән, алар составына 5 район керә:

  • Үзәк округ
    • Үзәк район
  • Северный округ
    • Кызыл флот районы
    • Киров районы
  • Тимер юл округы
    • Тимер юл районы
  • Көньяк округ
    • Индустриаль районы

Мәгариф

Шәхесләр

Искәрмәләр

  1. http://www.city.musashino.lg.jp/area/material/youran/2017english/html5.html#page=23
  2. ОКТМО. 185/2016. Дальневосточный ФО
  3. http://page-history-khab.narod.ru/1.htm
  4. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Сhisl_MO_01-01-2024.xlsx
  5. 1 2 2010 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=668
  7. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-04, retrieved 2014-10-12 
  8. http://www.mojgorod.ru/voronezh_obl/voronezh/index.html
  9. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_pop_39_3.php
  10. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
  11. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  13. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  14. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә