Махачкала

Махачкала́ (ком. Анжикъала, Магьачкъала, авар. МахIачхъала, лезг. МахIачкъала,Анжи, лак. МахІачкъала, Анжи, Калып:Lang-rut, азәри. Маһачгала, таб. Мягьячгъала, Калып:Lang-dar) — Россия байрагы Россия Федерациясенең көньягындагы шәһәр, Flag of Dagestan.svg Дагстан республикасының башкаласы, Төньяк Кавказның Россия өлешендәге һәм Төньяк Кавказ федераль округының иң эре шәһәре.

Тарих

Махачкала́ чикләрендә урта гасыр заманнарыннан бирле билгеле Тарки сәүдә шәһәре яшәгән. Бер вакытта Алтын Урда составына керә. XVI гасырдан шәһәр кумыкларның Шаухал дәүләте башкаласы булды.

1844 елда рус Петровское хәрби ныгытмасы салына. 1857 елда торак пункт шәһәр статусын һәм порт шәһәре Петровск атамасын ала.

1918 елның 15 ноябрендә Дагъстан вакытлы хөкүмәте рәисе Нух-Бәк Тарковский боерыгы белән шәһәргә Шамил-Кала атамасы бирелә.

1921 елның 14 маенда Дагъстан инкыйлаби комитеты боерыгы буенча шәһәр Дагъстан АССРы башкаласы буларак билгеләнә һәм исеме Махач Дахадаев хөрмәтенә Махачкала дип үзгәртелә.

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә