Акъяр

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Акъяр
рус. Севастополь
Байрак[d]Илтамга[d]
Flag of Sevastopol.svgCOA of Sevastopol.svg
КЛАДР коды 9200000000000
Канунбирү органы Акъяр шәһәренең канун чыгару җыелышы[d]
Гимн Риваятьле Севастополь[d]
Мәйдан 863,6 км²
Бүләкләр
Сурәт
Феноменның икътисады Акъяр икътисады[d]
Рәсми тел украин теле, рус теле[1] һәм кырымтатар теле
Хөкүмәт башлыгы Михаил Развожаев
Административ үзәк булып тора Севастопольское градоначальствоСевастопольское градоначальство[d]
Нәрсә белән чиктәш Кырым Җөмһүрияте һәм Кырым Автономияле Җөмһүрияте
Рәсми веб-сайт sevastopol.gov.ru(рус.)
Халык саны 522 057 (1 гыйнвар 2021)[2]
Административ-территориаль берәмлек Россия
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Кардәш шәһәр Санкт-Петербург, Галац, Петропавловск-Камчатский, Феррара, Белгород, Кронштадт һәм Северодвинск[3]
Нигезләнү датасы 1783
Шәрәфле ватандашлар төркеме Төркем:Акъярның шәрәфле ватандашлары[d]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Кара диңгез
Рельефная позиционная карта
Сәгать поясы UTC+03:00[4] һәм UTC+02:00
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Кырым
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Акъяр губернаторы[d]
Номер тамгасы коды 92, 192[5]
Объектның күренешләре өчен төркем Q111069958?
Commons-logo.svg Акъяр РУВИКИ.Медиада

Акъяр яки Севастополь (кырымтат. Aqyar, Акъяр, рус. Севастополь) — Россиянең Кырым ярымутравында урнашкан шәһәре. 2014 елның 18 мартыннан бирле Акъяр шәһәре Россия Федерациясенә аерым федерация субъекты - федерация әһәмиятендәге шәһәр буларак керә, хәзерге вакытта тулысынча Россия контроле астындагы торак пункт.

Акъяр шәһәрендә Россия Кара диңгез флотының баш хәрби-диңгез базасы урнашкан.

География

Шәһәр Кырымның көньяк-көнбатыш өлешендә, Гераклея ярымутравында урнашкан. Көньяк һәм көнбатыш ягыннан Кара диңгез сулары белән юыла, төньяк һәм көнчыгышта Кырым Республикасы берәмлекләре белән чикләнә (Бакчасарай районы, Ялта шәһәр округы).

Сәгать поясы

Мәскәү вакыты

Акъяр Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.

Тарих

VI гасырда б.э.к. греклар Херсонес кирмәненә, Алтын Урда чорында татарлар Акъяр шәһәренә нигез салалар.

1475-1781 елларда Акъяр каласында Госман империясенең тәэсире зур.

Акъяр янында башка татар кирмәннәре барлыкка килә: Иң Кирмән, Кача, хәзер алар Акъяр шәһәре составына керә.

Севастополь рейдында торган рус эскадрасы, Иван Айвазовский, 1846 ел

1781 елда Кырым ханлыгы Россия империясе тарафыннан басып алына. 1783 елда Акъяр урынында Екатерина II әмере буенча Севастополь салына.

1854-1856 елда Кырым сугышы вакытында Акъяр (Севастополь) камалышы. 1854 елның 5 (17) октябрендә Севастополь камалышы башлана, шәһәр утка тотыла. Тарихта ул Севастополь камалышы дип таныла. 13 (25) октәберендә Балаклава янындагы бәрелештә Россия гаскәре (23 мең) Акъяр камалышын өзәргә тырыша, ләкин Коалиция гаскәре (20 мең) камалышны саклыйлар.

1856 елда Париж Солых килешүе буенча Россиягә Кара диңгездә яңа флот төзелеше тыела.

1917-1920 елда Акъярда кыен Ватандашлар сугышы бара.

Врангель гаскәрләре Акъяр каласыннан чигенгәннән соң Совет хакимияте урнаштырыла.

1941 елның 22 июненьдә фашист гаскәрләре Акъярны бомбага тота.

1941, 30 октябрь — 1942, 4 июль — 250 көн дәвамында булган Севастополь саклануы.

1942 елның 9 июлендә совет гаскәре шәһәрдән чигенергә мәҗбүр була.

Фашистлар шәһәрне Теодорихсвафен (Theoderichshafen) дип йөртәләр.

1944 елның 9 маенда Толбухин җитәкчелегендә Кырым операциясе кысаларында совет гаскәре Акъяр шәһәрен азат итә.

1948 елда Акъяр РСФСР эчендәге аерым идарә-хуҗалык субъектына әверелә.

Кырым өлкәсен Украин ССР бүләк итә; Акъяр шәһәре дә Украин ССР составына күчә.

1978 елгы УССР Конституциясе Акъярны республика буйсынуындагы шәһәр дип игълан итә.[6]

1991 Совет Берлеге таркалганнан соң Украина составында кала.

Шул чорда Россиянең Кара диңгез флоты торырга тиеш була.

Кырым кризисы һәм 2014 елның 16 мартында узган Кырым статусы турында референдум нигезендә 2014 елның 18 мартында Россия Федерациясе составына Кырым Республикасын һәм Акъяр шәһәре кабул итү турында килешү имзалана. Акъяр шәһәре аерым федерация субъекты (федерация әһәмиятендәге шәһәр) буларак Россия эченә керә.

Климат

Акъяр климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C 5,9 6,0 8,9 13,6 19,2 23,5 26,5 26,3 22,4 17,8 12,3 8,1 15,9
Уртача минимум, °C −0,2 −0,4 2,0 6,1 11,1 15,5 18,2 17,9 13,9 9,9 5,4 2,0 8,5
Явым-төшем нормасы, мм 26 25 24 27 18 26 32 33 42 32 42 52 379
Чыганак: База данных погоды, Туристический портал

Халык

Халык саны
1801182218501866187418791889189719231926
20 00025 00045 04610 00017 50020 50039 80053 60063 00074 500
19391959196719701979[7]1989[7]1991199519962001[7]
114 000148 033209 000229 000300 686356 123366 000370 000365 000342 451
2009[8]2010[8]2011[8]2012[9]2013[9]2014[9]2015[10]
380 069380 456380 821381 234383 437385 870398 973

Милләтләр (2001, буйсынган торак пунктлары белән): руслар — 71,6%, украиннар — 22,4%, белоруслар — 1,5%, татарлар — 0,7%, кырымтатарлар — 0,5%.[11]

Административ бүленеш

Административная карта-схема Севастополя.png
  1. Гагарин районы
  2. Ленин районы
  3. Нахимов районы
  4. Балаклава районы
  5. Инкерман шәһәр шурасы
Sevastopol004.jpg
Balaclava bay.jpg
Балаклавские горы.jpg
Көньяк бухта Балаклава бухтасы Балаклава биеклекләреннән Акъяр күренеше
Акъярда торган Кырым сугышына багышланган һәйкәлләр
Sevastopol monument.jpg
Руины Херсонеса.JPG
Севастополь русский монумент.jpg
Батырган көймәләргә һәйкәл Херсонес хәрәбәләре Кырым сугышы каһарманнарына һәйкәл

Кардәш шәһәрләр

Акъярда туганнар

Искәрмәләр

  1. О реализации положений Закона Украины об основах государственной языковой политики в городе Севастополе
  2. https://www.citypopulation.de/en/russia/cities/southern/
  3. https://www.severodvinsk.info/?idmenu=237
  4. Федеральный закон от 21.07.2014 № 248-ФЗ "О внесении изменений в Федеральный закон "Об исчислении времени"
  5. Гридасова М. В Севастополе начали выдавать автомобильные номера с кодом 92 // Севастопольская газета — 2014.
  6. УССР Конституциясе
  7. 7,0 7,1 7,2 Кількість та територіальне розміщення населення України. Дані Всеукраїнського перепису населення 2001 року про адміністративно-територіальний поділ України, чисельність, розміщення та склад населення України за статтю, групування населених пунктів, адміністративних районів, сільських рад за чисельністю населення станом на 5 грудня 2001 року. Дата обращения: 17 ноябрь 2014. Архивировано 17 ноябрь 2014 года.
  8. 8,0 8,1 8,2 Статистичний збірник "Чисельність наявного населення України на 1 січня 2011 року" . - Киів, ДКС, 2011. - 112с. Дата обращения: 1 сентябрь 2014. Архивировано 1 сентябрь 2014 года.
  9. 9,0 9,1 9,2 Статистичний збірник "Чисельність наявного населення України на 1 січня 2014 року". Дата обращения: 1 сентябрь 2014. Архивировано 1 сентябрь 2014 года.
  10. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2015 года и в среднем за 2014 год (опубликовано 17 марта 2015 год). Дата обращения: 18 март 2015. Архивировано 18 март 2015 года.
  11. http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/general/nationality/sevastopol/

Әдәбият