Мурманск өлкәсе
Русия Федерациясе субъекты | |||||
Мурманск өлкәсе рус. Мурманская область | |||||
| |||||
Администраив үзәк |
Мурманск | ||||
25-нче | |||||
- Барлыгы |
144 902 км² | ||||
- Барлыгы |
795 409 (2014) | ||||
- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә |
234,6 млрд. сум (2010) 255,0 мең сум | ||||
Төньяк-Көнбатыш федераль округ | |||||
Төньяк икътисади район | |||||
Губернатор |
|||||
Ил көе | Гимн Мурманской области[d] | ||||
ISO 3166-2 коды | RU-MUR | ||||
47 |
Мурманск өлкәсе (рус. Мурманская область) — Россия Федерациясенең Европа өлеше субекты. Төньяк-Көнбатыш федераль округына керә.
Административ үзәге — Мурманск шәһәре.
География
Мурманск өлкәсе Россия Европа өлешенең төньяк-көнбатышында, Кола ярымутравында һәм аңа тоташкан кыйтга өлешләрендә урнашкан. Ак һәм Баренц диңгезләре белән юыла. Көнбатышта Норвегия һәм Финляндия белән чиктәш.
Мурманск өлкәсе рельефы тәбәнәк таулар, калкулыклар һәм иңкүлекләрдан гыйбарәт. Төньяк яры биек һәм текә, көньяк яры тәбәнәк. Ярымутрауның көнбатыш өлешендә Хибин таулары (биеклеге 1191 метрга кадәр) урнашкан. Кола ярымутравы Балтыйк калканының төньяк-көнчыгыш чиген тәшкил итә.
Мурманск өлкәсендә апатит мәгъдәннәре, глинозём, никель, бакыр һ.б. бар.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кола ярымутравының көньягында уртача диңгез климаты, төньяк өлешендә субарктик, чагыштырмача йомшак. Гыйнварның уртача температурасы төньякта —8°, үзәк өлешендә —13° га кадәр, июльнеке төньякта +8° һәм үзәк өлешендә +14°. Еллык явымнар 350 миллиметрдан 1000 миллиметрга кадәр.
Тарих
Мурманск өлкәсе 1938 елда Ленинград өлкәсе составыннан аерылып чыгу юлы белән оештырылган.
Халык
1959[1] | 1970[2] | 1979[3] | 1989[4] | 2002[5] | 2010[6] |
---|---|---|---|---|---|
567 672 | 799 527 | 965 462 | 1 146 757 | 892 534 | 795 409 |
Торак пунктлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
|
Административ бүленеш
Мурманск өлкәсе 5 муниципаль районга һәм 14 шәһәр округына бүленә.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года . Мөрәҗәгать итү датасы: 2 август 2014. Архивировано 2 август 2014 года.
Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |