Курган өлкәсе

Курган өлкәсеРоссия Федерациясенең Азия өлешендә урнашкан субъекты. Урал федераль округсена керә.

Өлкә үзәге — Курган шәһәре.

География

Чиктәшлек

Як Россия субъекты яки дәүләт
Төньяк Свердловск өлкәсе
Төньяк-көнчыгыш Төмән өлкәсе
Көньяк Казакъстан
Көнбатыш Чиләбе өлкәсе

Өлкә Көнбатыш Себернең көньяк-көнбатышында, Тубыл елгасының урта агымы бассейнында урнашкан. Җир өсте тигез диярлек, көнбатышта һәм көньяк-көнбатышында аз гына күтәренке.

Климат

Климат — кискен континенталь, июльнең урта температурасы — +19 °С, гыйнварның урта температурасы — -18 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме ~400 мм.

Гидрография

Төп елгалар — Тубыл, Исәт (Мияс, Теча һәм Сәнәр белән), Уй, Кортамыш, Юргамыш — өлкәнең көнбатыш өлешендә урнашалар.

Курган өлкәсендә 2943 күл исәпләнә, аларның күпчелеге көнчыгышта һәм көньяк-көнбатышында урнашалар.

Тарих

Урал артының тарихы палеолит чорыннан ук башлана.

Беренче кешеләр торагы Шикаевка авылында табыла.

Неолит чоры тораклары Кошкина һәм Охотина авылларында табыла.

Б.э.к. XVII — VIII гасырларда биредә алакүллеләр яшәгән.

13-16 гасырларда бүгенге өлкә җирләре Алтын Урда, ә соңрак Себер ханлыгы составында булганнар. 1586 елдан, Күчем хан җитәкләгән Себер ханлыгы басып алынгач,бу җирләр тулысы белән руслар кулына күчә.

Совет чорында хәзерге Курган өлкәсе җирләре башта Урал, ә аннан соң Чиләбе өлкәсе составында булганнар.

Курган өлкәсе 1943 елның 6 февралендәге ССРБ Югары Шурасы указы белән оештырылган.[2] Өлкә составына Чиләбе өлкәсенең 32 көнбатыштагы район һәм Омск өлкәсенең 4 районы кертелгән. 1944 елда өр-яңадан оештырылган Төмән өлкәсе составына Армизон, Бердюжье, Исәт һәм Упорово районнары кертеләләр.

Халык

Курган өлкәсе халкы 2010 елга якынча 911 мең кеше.

Торак пунктлар

Курган өлкәсенең эре торак пунктлары

Милли состав

1959—2002 еллар:

Народ 1959, мең кеше[3] 1970, мең кеше[4] 1979, мең кеше[5] 1989, мең кеше[6] 2002, мең кеше[7]
Руслар 925,5 (92,6 %) 995,9 (91,7 %) 991,4 (91,8 %) 1008,4 (91,4 %) 932,6 (91,5 %)
Татарлар 19,6 (2,0 %) 23,9 (2,2 %) 23,5 (2,2 %) 22,6 (2,0 %) 20,9 (2,0 %)
Башкортлар 12,7 (1,3 %) 17,5 (1,6 %) 17,7 (1,6 %) 17,5 (1,6 %) 15,3 (1,5 %)
Казакълар 12,6 (1,2 %) 14,0 (1,3 %) 15,8 (1,4 %) 14,8 (1,5 %)
Украиннар 13,4 (1,3 %) 13,6 (1,2 %) 12,8 (1,2 %) 14,0 (1,3 %) 11,2 (1,1 %)

Администртив бүленеш

Муниципаль районнар

Kurgan Oblast Administrative Numbered 2014.svg
  1. Әлмән районы
  2. Белозерское районы
  3. Варгаши районы
  4. Далматово районы
  5. Звериноголовское районы
  6. Каргаполье районы
  7. Катай районы
  8. Кетово районы
  9. Куртамыш районы
  10. Лебяжье районы
  11. Макушино районы
  12. Мишкино районы
  13. Мокроусовский районы
  14. Петухово районы
  15. Половинное районы
  16. Тубыл буе районы
  17. Сафакүл районы
  18. Целинное районы
  19. Частоозёрье районы
  20. Шадринск районы
  21. Шатровский районы
  22. Шумиха районы
  23. Щучье районы
  24. Юргамыш районы

Шәһәр округлары

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә