Пермь крае

Пермь краеРоссия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Идел буе федераль бүлгесенә керә.

Крайның мәркәзе — Пермь шәһәре.

География

Чиктәшлек

Як Россия субъекты
Төньяк Коми Республикасы
Көнчыгыш Свердловск өлкәсе
Көньяк Башкортстан
Көнбатыш Киров өлкәсе
Удмурт Республикасы

Пермь крае Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә һәм Урта һәм Төньяк Урал таулары битләвендә урнаша. Крайның 99,8 % өлеше Европада, 0,2 % өлеше — Азияда урнаша.

Кырый нокталар

  • төньякта — Саклаимсори-Сяхль тавы (1094 м) — 61°39' т. к.;
  • көньякта — 56°06' т. к. (элекке Октябрьский районының Ельник авылы янында);
  • көнбатышта — 236 биеклекнең (рус. Высота 236) 1 километрда, Лэпью, Пелес һәм Кажим елгаларның субүләре янында 51°47' кч. о.;
  • көнчыгышта — Рахт-Сори-Сяхл тавы, 59°29' кч. о.

Климат

Пермь крайның климаты — уртача континенталь. Гыйнварның уртача температурасы — -18,5...-15 °С.

Рельеф

Крайның көнбатыш өлешен (территориянең 85 % өлешен) Рус тигезлеге биләп тора, крайның көнчыгыш өлешен Урал таулары биләп торалар. Иң биек таулары крайның төньягында урнашалар:

  • Тулымский камень (1496 м);
  • Ишерим (1331 м);
  • Молебный камень (1240 м);
  • Ху-Соик (1300 м)

Елгалар

undefined
undefined

Пермь краеның елгалар Чулман бассейнына керәләр. Крайда 29 меңнән артык елгалар бар, аларның гомуми озынлыгы — >90 000 км.

Төп елгалар:

  • Чулман — 1805 км.
  • Чусовая — 529 км.
  • Сөлил — 493 км.
  • Вишера — 415 км.
  • Колва — 460 км.
  • Яйва — 403 км.
  • Косьва — 283 км.
  • Коса — 267 км.
  • Весляна — 266 км.
  • Иньва — 257 км.
  • Обва — 247 км.

Файдалы казылмалар

Пермь краенда нефтьны, газны, ташкүмерне, минирәл тозларны, алтынны, алмазларны, хромит рудаларны, көрән железнякларны, торфны, известьташны, асылташларны, вак-төяк әйберләр ясауга китә торган ташларны, каплый торган ташларны, төзү материалларны чыгаралар.

Саклана торган табигать терриотрияләре

  • Вишера тыюлыгы
  • «Басеги» тыюлыгы

Тарих

Шулай ук карагыз: Пермь губернасы

1737 елда Казан губернасының Чәрдән, Саликам һәм Көңгер өязләре, Казан губернасының Көңгер провинциясенә берләшкәннәр (үзәк шәһәре — Көңгер).

1781 елда Пермь губернасы оештырыла.

1919 елның 15 июлендә Пермь губернасы составыннан Екатеринбур губернасы аерылып чыгарыла.

1923 елның 3 ноябрендә Пермь губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Урал өлкәсенә кертелә.

1934 елда Урал өлкәсе юкка чыгарыла, хәзерге Пермь краеның территориясе Свердловск өлкәсендә калган. 1938 елда Свердловск өлкәсе составыннан Пермь өлкәсе аерылып чыгарыла. 19401957 елларда ул Молотов өлкәсе исемен йөрткән.

Пермь өлкәсе составына Коми-Пермяк автономияле округы (1977 елга кадәр — милли округы) кергән. 1992 елдан — Россия Федерециясенең мөстәкыйль субьекты статусын алган, ләкин формаль рәвештә ул Пермь өлкәсе составында булган.

2003 елның референдумда Пермь өлкәсендә һәм Коми-Пермяк автономияле округында торучы халык ике субъектларның берләштерүне яклаган һәм 2005 елда Пермь өлкәсе һәм Коми-Пермяк автономияле округы бер субъектка берләштергәннәр.

Мәдәният

Халык

Милли состав

Халык 1939[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010
К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. %
руслар 1 768 386 84,71% 2 420 230 80,87% 2 490 102 82,36% 2 508 323 83,38% 2 592 246 83,85% 2 401 659 85,17% 2 191 423 83,14%
татарлар 80 727 3,87% 165 8292 5,54% 169 360 5,60% 157 719 5,24% 150 460 4,87% 136 597 4,84% 115 544 4,38%
коми-пермьнәр 122 4641 5,87% 136 385 4,56% 139 155 4,60% 128 286 3,99% 123 371 3,99% 103 505 3,67% 81 084 3,08%
башкортлар 28 952 1,39% 39 577 1,32% 47 812 1,58% 48 752 1,62% 52 326 1,69% 40 740 1,44% 32 370 1,23%
арлар 9 781 0,47% 21 888 0,73% 30 552 1,01% 32 311 1,07% 32 756 1,06% 26 272 0,93% 20 819 0,79%
украиннар 27 420 1,31% 71 985 2,41% 47 791 1,58% 44 018 1,46% 45 711 1,48% 25 948 0,92% 16 219 0,62%
башкалар 49 788 2,39% 136 982 4,58% 98 671 3,26% 88 802 2,95% 94 611 3,06% 84 700 3,00% 178 390 6,77%
барлык 2 087 518 100.0% 2 992 876 100.0% 3 023 443 100.0% 3 008 211 100.0% 3 091 481 100.0% 2 819 421' 100.0% 2 635 849 100.0%

Искәрмәләр:

1 Комилар белән

2 Кырым татарлары белән

Татарлар

Төп мәкалә: Пермь татарлары

Статистик мәгълүматларга караганда, Пермь өлкәсендә 160 мең чамасы татар яши. Алар Тор, Ирен, Сөлил, Сеп, Шауба, Бөрмә, Тол елгалары буенда урнашкан авылларда һәм Пермь, Березники, Чайковски һ.б. шәһәрләрдә яшиләр.

Торак пунктлар

Пермь крайның эре торак пунктлары

Административ-территориаль бүленеше

Admin-map-Perm-region.jpg

Шәһәр округлары

6 район һәм 1 шәһәр округы Коми-Пермяк округны — аерым статус белән территорияне ясыйлар:

Бу яклардан чыккан күренекле татарлар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр