Гүзәл Уразова


Гүзәл Әскәр кызы Уразова (рус. Гузель Аскаровна Уразова; 8 гыйнвар 1982, Барда авылы) — Россия җырчысы, татар эстрадасы артисты. Татарстан Республикасының халык (2019) һәм атказанган артисты (2009), Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2019). Күп тапкырлар «Татар жыры» фестиваленең «Алтын барс» премиясе лауреаты.

Тормыш юлы

1982 елның 8 гыйнварында Пермь краеның Барда авылында татар гаиләсендә туа[1][2]. Әнисе — Фира Зариф кызы, әтисе — Әскәр Марсель улы. Бертуганнары — Гөлназ һәм Раушан[3][4].

Барданың 1 санлы гимназиясендә уку белән беррәттән, 1990 елдан балалар музыка мәктәбенең фортепиано классында өстәмә белем ала. Беренче иҗади уңышы — 1995 елда Уфада узган «Башкортстан йолдызчыклары» бәйгесендә җиңүе була[4].

1999 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең вокал бүлегендә укырга керә, вокал буенча педагогы — Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.

Шулай ук Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын һәм «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча ТР Президенты каршындагы кадрлар әзерләү институтын (2005—2009) тәмамлый[5].

2000 елда «Ягымлы яз» фестивалендә катнашып I урынны били.

2001 елның 18 февральдә Айдар Фәйзрахманов оештырган концертта катнаша һәм Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Дәүләт халык уен кораллары оркестрына кушылып чыгыш ясый.

Һөнәри карьерасының башы аның өчен аранжировкалар ясаган композитор Сәүбән Чуганаев белән хезмәттәшлеккә бәйле[4].

Казан дәүләт педагогика университетына күчә (2004 елда тәмамлый) һәм «Барс Медиа» компаниясе белән хезмәттәшлек итә башлый. Җырчының Оскар Усманов яздырган «Минем серем» дип аталган беренче альбомы (2002) унөч җырдан тора[6].

2003 елда «Гүзәл-Илдар» җыр театрын оештыралар, беренче концертларын «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында куялар[7].

Казанда яши.

Иҗаты

Җырчының репертуарында, хәзерге заман композиторларының әсәрләре белән беррәттән, татар эстрадасы классик җырлары да урын алган: «Гөлйөзем ариясе» (Салих Сәйдәшевның «Наёмщик» операсыннан), «Китмә, сандугач» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре, Рөстәм Яхин көе), «Сусау» (Сибгат Хәким сүзләре, Сара Садыйкова көе), «Зарыгу» (Муса Җәлил сүзләре, Нәҗип Җиһанов көе), «Ниләр җитмидер күңелгә» (Шәмсия Җиһангирова сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе), «Әллә күрешәбез, әллә юк» (Илдар Юзеев сүзләре, Айдар Фәйзрахманов көе) һәм башкалар. Композиторлар Оскар Усманов, Фирзәр Мортазин, Габдерәззак Миңгалиев, Ленур Зәйнуллин һәм башкалар белән хезмәттәшлек итә[4].

Күп тапкырлар «Татар җыры» фестиваленең «Алтын барс» премиясе лауреаты:

  • 2002 — «Нигә болай ашкынасың, йөрәк?» (Оскар Усманов музыкасы, Гөлшат Зәйнашева сүзләре) җыры өчен;
  • 2003 — «Тимәсен тик күзләрем» (Оскар Усманов музыкасы, Гөлфирә Сәрвәрова сүзләре) җыры өчен;
  • 2004 — «Мәхәббәт теләгез» (Габдерәззак Миңгалиев музыкасы, Вазыйх Фатыйхов сүзләре) җыры өчен;
  • 2006 — «Гашыйк итеп сакла син» җыры белән (Оскар Усманов музыкасы, Ләйлә Дәүләтова сүзләре) җыры өчен «Елның иң яхшы җырчысы» номинациясендә;
  • 2007 — «Синсез үтте гомерем» (Габдерәззак Миңгалиев музыкасы, Рушания Арсланова сүзләре) җыры өчен «Ел җыры» номинациясендә;
  • 2008 — «Язмыш йомгак сүтә» (Рамил Әсхәдуллин музыкасы) җыры өчен «Ел җыры» номинациясендә;
  • 2014 — «Туган авылыма» җыры өчен;
  • 2016 — «Красивая и хороший» җыры өчен (Элвин Грей (Радик Юльякшин) белән дуэт). Композиция елның төп хитларының берсенә әверелә[8];
  • 2021 — «Син минеке» җыры өчен (Илдар Хәкимов белән дуэт)[9].

Җырчы Россиянең төрле төбәкләрендә (Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самара, Оренбург, Күзнәй, Мәләкәс, Пенза, Йошкар-Ола, Надым, Ижау, Чиләбе, Екатеринбург, Төмән, Түбән Варта, Түбән Уренгой, Омск, Пермь крае һәм Башкортстан) һәм чит илләрдә (Төркия, Казакъстан) гастрольләрдә була. 2023 елгы мәгълүматлар буенча, бер концерт сезонында якынча 150 концерт бирә[4].

2019 елның 30 мартында Дәүләт Кремль сараенда  [рус.], Россия һәм татар эстрадасы җырчылары катнашында, зур юбилей концерты уза[10], 2022 елда шунда ук 20 еллык юбилей концертларын уздыралар[5].

Гүзәл Уразова — «Без икәү», «Ничек җырчы булырга» («Как стать певцом»; рус һәм татар телләрендә) китаплары авторы[11].

Гаиләсе

Ире — Илдар Хәкимов (1974 елда туган), җырчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты. Гүзәл Уразова белән иҗади дуэтта иҗат итә[12][13]. Балалары: Эллари, Камилла, Самир, Ариана (2021 елда туган)[4].

Дискография

Студия альбомнары һәм җыентыклары

  • «Минем серем» (2002);
  • «Тик син диеп» (2005);
  • «Remixes» (2007);
  • «Best» (2008);
  • «Иң матур җырлар» (2008);
  • «Мәхәббәт рейсы» (2008);
  • «Яратып карасаң» (2009);
  • «Бәхетле итә алдың» (2010);
  • «Бергә типсен йөрәкләр» (сборник) (2012);
  • Ромашкалар (2016);
  • Килче-килче (2016);
  • Неизданное. Vol. 1 (2020);
  • Неизданное. Vol. 2 (2020);
  • «50 Хитов» (сборник) (2022);
  • «30 Дуэт» (альбом дуэтов) (2024)[14].

Сингллары

  • «Remixes» (мини-альбом; 2007);
  • «Best» (2008);
  • «Яшәгез мәхәббәттә» (2018);
  • «Солтаным» (2019);
  • «Өзелде аралар» (2019);
  • «Син, син» (2019);
  • «Тимәсен тик күзләрем» (2020);
  • «Тимәсен тик күзләрем 2.0» (2024);
  • «Бул янымда» (2024);
  • «Яшәргә дә яшәргә» (2025);
  • «Җаным минем» (2025);
  • «Йөрәгемнең ачкычлары 2.0» (2025);
  • «Парлы үтсен гомерләр (2025 Remaster)» (2025);
  • «Йолдызлар алдамый» (2025);
  • «Кабатланмас» (2025);
  • «Роза гөлем» (2025);
  • Куллар — кулда, күзләр — күздә (2026).

Уртак эшләре

  • «Красивая и Хороший (feat. Гузель Уразова) [Tatar Version]» (сингл, Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова; 2016)[15].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Гузель Уразова объяснила свое заявление о национальности: «И татары, и башкиры знают, что я татарка» (рус.). БИЗНЕС Online (2 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  2. Народная артистка Татарстана Гузель Уразова призналась, что она башкирка (рус.). KAZAN FIRST (12 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  3. Гүзәл Уразова турында 15 кызыклы ФАКТ. vatantat.ru (8 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  4. 1 2 3 4 5 6 Гүзәл Уразова // Сөйләшергә вакыт. ТНВ (рус.). vk.com (видео) (25 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  5. 1 2 Гүзәл Уразова турында берничә кызыклы факт. Сөембикә (журнал) (8 гыйнвар 2023).
  6. «Сочли, что певица из меня так себе»: заслуженная артистка Гузель Уразова вспомнила начало карьеры (рус.). kazanfirst.ru (25 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  7. Эльвира Самигуллина. Гузель Уразова: «Мы только подходим к 80–90-м годам российской эстрады, догоняем» (рус.). Бизнес Онлайн (29 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  8. В Казани назвали имена победителей «Татар жыры» (рус.). АиФ (17 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  9. Рустам Минниханов вместе с супругой посетил концерт фестиваля «Татар жыры» [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  10. «Хотелось сделать программу такого уровня, которого Москва не видела на татарских концертах» (рус.). Бизнес Онлайн (6 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  11. Альфред Мухаметрахимов. Гузель Уразова: «То, что происходит в школах, даже не знаю... Нас что, хотят уничтожить?» (рус.). Бизнес Online (28 октябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  12. Ильдар Хакимов: «Если ты не воруешь, никого не шантажируешь, то это халяль акча» (рус.). Бизнес Онлайн (5 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  13. Эльвира Самигуллина. Гузель Уразова: «Мы только подходим к 80–90-м годам российской эстрады, догоняем» (рус.). БИЗНЕС Online (29 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  14. Гузель Уразова. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  15. Красивая и Хороший (feat. Гузель Уразова). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  16. Указ Президента Республики Татарстан от 01.04.2019 № УП-192 (рус.). Официальный портал правовой информации Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  17. Указ Главы Республики Башкортостан от 16 апреля 2019 г. N УГ-113 «О присвоении почетных званий Республики Башкортостан» (рус.). base.garant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  18. Премия TMTV: 46 наград – 55 лауреатов! (рус.). Вечерняя Казань (25 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.

Тема буенча өстәмә