Түбән Варта

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Түбән Варта
Flag of Nizhnevartovsk.svg
Coat of Arms of Nizhnevartovsk.svg
Ил Россия
Регион Хант-Манси — Югра автономияле округы
Координатлар 60°56'20"N, 76°35'42"E
Башлык Тихонов, Василий Владимирович[d]
Мәйдан 113 км²
Мәркәз биеклеге 40 м
Халык саны 251 860 кеше
Сәгать кушагы UTC+6
Телефон коды +7 3466
почта индекслары 628600-628615
Рәсми сайт n-vartovsk.ru
Кардәш шәһәрләр Омск[1]

Түбән Варта (рус. Нижневартовск) — Россиядә шәһәр, Хант-Манси — Югра автономияле округының халык саны буенча округының икенче шәһәр.

Халык саны — 251 860 кеше.[2]

География

Шәһәр Көнбатыш Себердә, Нижневартовск I һәм Нижневартовск II тимер юл станцияләре урнашкан.

Тарих

Түбән Варта 1909 елда Нижневартовская пристане буларак нигезләнә.

1964 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

1966 елда Түбән Варта тирәсендә Самотлор газ чыганагы табыла һәм шул ук елда Түбән Варта комсомол төзелеше булып игълан ителә.

аэропорт ачыла.

1972 елда Түбән Варта шәһәр статусын ала.

Халык

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[2]
~2 300 15 663 108 740 241 457 239 044 251 860

Икътисад

Нефть-газ комплекы ширкәтләре: «Самотлорнефтегаз», «Нижневартовское нефтегазодобывающее предприятие», «ТНК-Нижневартовск» һ. б.

Югары уку йортлары

  • Түбән Варта дәүләт һуманитар университеты;
  • Төмән дәүләт университетының филиалы;
  • Омск дәүләт техника университетының филиалы;
  • Төмән дәүләт нефть һәм газ университетының филиалы;
  • Тум дәүләт радиоэлектроника һәм идарә системалар университетының филиалы;
  • Төньяк Урал дәүләт университетының филиалы;

һ. б. югары уку йортлары.

Һәйкәлләр

Галерея

Танылган шәхесләр

  • Альберт Батыргазиев (1998), боксчы–профессионал, Россия милли җыелма командасы әгъзасы, халыкара класслы спорт мастеры. РФ чемпионы (2017, 2018, 2019, 2020). Азия чемпионы.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар