Ханты-Мансийск

Ханты-Мансийск (рус. Ханты-Мансийск, хант. Ёмвош, Ёмвоҷ, манс. Абга, иске аты хант-Вогул) — Россиядә шәһәр, Хант-Манси — Югра автономияле округының үзәге.

Халык саны — 79 410 кеше.[3]

География

Ханты-Мансийск Иртыш елгасы өстендә, Төмәннән 1076 километр төньяк-көнбатыштарак урнаша. Иң якындагы тимер юл станциясе — Нефтеюганск (264 км). Ханты-Манскийск халыкара аэропорты.

Тарих

1931 елда Самарово авылы янында Хант-Манси милли округының үзәге — Остяко-Вогульск бистәсе нигезләнә.

1931-1934 елларда — Урал өлкәсе составында, 1934—1944 елларда — Омск өлкәсе составында.

1936 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала. 1940 елдан Ханты-Мансийск исемен йөртә.

1944 елдан — Төмән өлкәсе составында.

1950 елда шәһәр статусын ала, шул ук елда Ханты-Мансийск составына Самарово авыл кертелә.

Халык

1939[4] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[3]
~7 500 20 677 24 754 28 266 34 462 53 953 79 410

Милли состав

Милләт 2002[9] 2010[10]
руслар 72,9% 73,0%
татарлар 4,7% 5,3%
хантлар 3,8% 3,9%
украиннар 4,2% 3,1%
мансилар 1,5% 1,6%

Икътисад

Агач эшкәртү комбинаты, азык комбинаты, икмәк заводы, сөт заводы.

Нефть-газ комплексның ширкәтләре.

Югары уку йортлары

Югра дәүләт университеты
  • Югра дәүләт университеты
  • Ханты-Мансийск дәүләт медицина университеты
  • Урал дәүләт архитектура-сәнгать академиянең филиалы
  • Архангельск идарә инистутының филиалы
  • Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгаты университетының филиалы
  • Гнесинннар исемле Россия музыка академиясе филиалы
  • Урал коммерция һәм хокук институтының филиалы

Фотогалерея

Искәрмәләр

  1. ↑ ХАНТЫ-МАНСИЙСК // Большая российская энциклопедия (рус.) — М.: Большая российская энциклопедия, 2004.
  2. ↑ Encyclopædia Britannica (ингл.)
  3. ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-30 
  4. ↑ 1 2 http://www.mojgorod.ru/hmao/hantymansi/
  5. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2012-11-30 
  10. ↑ 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-01-27 

Тышкы сылтамалар