Омск өлкәсе

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Омск өлкәсе
Байрак[d]Илтамга[d]
Flag of Omsk Oblast.svgCoat of Arms of Omsk Oblast.svg
Сәгать поясы OMSTАзия/Омск[d][1]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Губернатор Омской области[d]
Нәрсә белән чиктәш Төмән өлкәсе, Тум өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Павлодар өлкәсе һәм Төньяк Казакъстан өлкәсе
Рәсми веб-сайт omskportal.ru(рус.)
Кулланылган тел cебер татар теле, Хант теле һәм силкүп теле
Хөкүмәт башлыгы Александр Бурков
Номер тамгасы коды 55
Халык саны 1 977 630 (1 гыйнвар 2016)[2],
1 960 081 (1 гыйнвар 2018)[3],
1 831 881 (1 гыйнвар 2023),
1 858 798 (2021)[4]
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Мәйдан 139 700 км²
Башкала Омск
Нигезләнү датасы 7 декабрь 1934
Бүләкләр
Ленин ордены
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Харита сурәте
Геомәгълүматлар Data:Russia/Omsk Oblast.map
Сурәт
Административ-территориаль берәмлек Россия[5]
Тема җәгърафиясе Омск өлкәсе географиясе[d]
Феноменның икътисады экономика Омской области[d]
КЛАДР коды 5500000000000
Commons-logo.svg Омск өлкәсе РУВИКИ.Медиада

Омск өлкәсе (рус. Омская область) — Россия Федерациясенә кергән өлкә. Көньяк-көнбатыш Себердә урнаша. Мәйданы — 141 100 км². Халык саны — 2 014 135 (2009), халык тыгызлыгы — 14,3 кеше/км² (2009).

Өлкәнең административ үзәгеОмск шәһәре. Көньякта Казакъстан, көнбатышта һәм төньякта Төмән өлкәсе, көнчыгышта Новосибирск һәм Тум өлкәләре белән чиктәш. Себер федераль бүлгесена керә.

2002 ел мәгълүматларына караганда өлкәдә 47 796 татар яши.

География

Чиктәшлек

Як Россия субъекты
Төньяк Төмән өлкәсе
Көнчыгыш Тум өлкәсе, Новосибирск өлкәсе
Көньяк Казакъстан
Көнбатыш Төмән өлкәсе

Омск өлкәсе Россиянең Азия өлешендә, Көнбаты Себер тигезлегендә урнашкан; өлкә территориясе төньяктан көньякка 600 километрга, көнчыгыштан көнбатышка 300 километрга сузылган.

Климат

Өлкә климаты континенталь, уртача салкын. Кыш дәвамлы һәм салкын, гыйнварның урта температурасы якынча -20 °С. Җәй җылы һәм кыска вакытлы, июльнең урта температурасы — +17…+19 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме 300 (көньякта) — 500 (төньякта) мм.

Гидрография

Барлык елгалар Иртыш бассейныныа керәләр. Иртыш елгасына мең километр дәвамында өлкәне көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка кисеп үтә. Эре кушылдыклар — Омь һәм Тара. Күлләр күп, көньякта башлыча тозлы, төньякта төче.

Тарих

Төрки каһанлык һәм Себер ханлыгына кергән. 1584 елда Ермак җитәкчелегендәге урыслар тарафыннан әлеге җирләр басып алына.

Административ-территориаль бүленеш

Районнар

Омск өлкәсендә 32 район. Районнар исемлеге

  1. Азов милли алман районы
  2. Большеречье районы
  3. Большеуковский районы
  4. Горький районы
  5. Знаменское районы
  6. Исилкүл районы
  7. Калачлы районы
  8. Колосау районы
  9. Кормиловка районы
  10. Крутинка районы
  11. Любинский районы
  12. Марьяновка районы
  13. Москаленки районы
  14. Муромцево районы
  15. Называевск районы
  16. Нижняя Омка районы
  17. Нововаршавка районы
  18. Одесское районы
  19. Оконешниково районы
  20. Омск районы
  21. Павлоградка районы
  22. Полтавка районы
  23. Рус-Поляна районы
  24. Саргатское районы
  25. Седельниково районы
  26. Таврическое районы
  27. Тара районы
  28. Тәвриз районы
  29. Түкәле районы
  30. Усть-Ишем районы
  31. Черлак районы
  32. Шербакүл районы

Өлкә әһәмиятендәге шәһәрләре

  1. Омск
  2. Тара
  3. Түкәле
  4. Калачлы
  5. Исилкүл
  6. Называевск

Өлкәдә туган шәхесләр

Сылтамалар