Новгород өлкәсе

Новгород өлкәсе (рус. Новгородская область) — Россия Федерациясенең Европа өлеше субекты. Төньяк-Көнбатыш федераль округына керә.

Административ үзәге — Бөек Новгород шәһәре.

География

Өлкәнең көнбатыш өлешен Илмень буе тигезлеге алып тора, көньяк-көнчыгышта Валдай калкулыгы урнашкан.

Климаты уртача континенталь. Кыш йомшак һәм карлы. Гыйнварның уртача температурасы −7°, июльнеке +16°. Еллык явым 800 миллиметрны тәшкил итә. Вегетация дәвере 120—130 көн. Эре елгалар: Мета, Ловать, Полисть, Шелонь. Илмень күленнән башланган Волхов елгасы Ладога күленә коя. Күлләр күп.

Туфраклар нигездә кәсле-көлсу, төньяк-көнбатышта сазлыкланган туфраклар.

Кыргый хайваннардан поши, төлке, кондыз, чәшке, көзән, кеш, тиен, куян, бүре бар.

Халык

1959[1] 1970[2] 1979[3] 1989[4] 2002[5] 2010[6]
736 529 721 471 721 790 753 054 694 355 634 111

Демография

Россияның Госкомстат исәбеннән өлкәнең халык саны 618 703[7] кеше (2015). Халык тыгызлыгы — 11,35 кеше/км2 (2015). Шәһәр халкы — 71,33 % (2013).

Административ бүленеш

Новгород өлкәсе 21 муниципаль районга һәм 1 шәһәр округынә бүленә.

  • Бөек Новгород шәһәр округы

Районнар

  1. Батецкий районы
  2. Боровичи районы
  3. Ru-ngr full num.svg
    Валдай районы
  4. Волот районы
  5. Демянск районы
  6. Крестцы районы
  7. Любытино районы
  8. Кече Вишера районы
  9. Марёво районы
  10. Мошенское районы
  11. Новгород районы
  12. Окуловка районы
  13. Парфино районы
  14. Пестово районы
  15. Поддорье районы
  16. Сольцы районы
  17. Иске Русса районы
  18. Хвойная районы
  19. Холм районы
  20. Чудово районы
  21. Шимск районы

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

  1. Демография 2014 елның 18 декабрь көнендә архивланган.
  2. Экономика 2014 елның 18 декабрь көнендә архивланган.
  3. Административно-территориальное деление (местное самоуправление) 2014 елның 11 декабрь көнендә архивланган.
  1. Сборник «Новгородская область в цифрах» 2012 г.(үле сылтама)Калып:Ref-pdf

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр