Демянск районы

Демянск райо́ны (рус. Демянский район)— Россия Федерациясенең Новгород өлкәсе составындагы административ-территориаль берәмлек (район) һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район).

Административ үзәге — Демянск шәһәр тибындагы бистәсе. Бистә Бөек Новгородтан 181 км ераклыкта урнашкан.

География

Территориясе, урыны һәм орографиясе

Демянск районы Новгород өлкәсенең көньяк-көнчыгышында урнашкан. Территория мәйданы — 3198,94 км² (районнар арасында 4 нче урын). Территориянең озынлыгы төньяктан көньякка таба — 72 км чамасы, көнбатыштан көнчыгышка таба 76,5 км чамасы. Иң озынлыгы — төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка — 90 км чамасы.

Демянск районы Крестцы белән төньякта, төньяк-көнчыгышта Валдай, көньякта Маревск, көнбатышта Новгород өлкәсенең Парфино һәм Иске Русса районнары, көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Тверь өлкәсе белән чиктәш.

Сылтамалар