Краснодар крае
Краснода́р крае́ — Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты, Көньяк федераль округы составына керә.
Край үзәге — Краснодар шәһәре.
География
Географиик урынлашу
Край Россия көньягында, Төньяк Кавказының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Ростов өлкәсе, Ставрополь крае, Карачай-Чиркәс Республикасы, Адыг Республикасы һәм тулысынча танылмаган Абхазия белән чиктәш. Диңгез аша Кырым Җөмһүрияте белән чиктәш.
Край төньяк-көнбатыштан Азак диңгезе белән, төньяк-көнбатыштан Кара диңгез белән юыла. Край территориясе төньяктан көньякка 327 километрга, көнчыгыштан көнбатышка 360 километрга сузылган. Чикләр озынлыгы — 1540 км, яр буе сызыгының озынлыгы — 750 км, мәйданы 75 485 км² тәшкил итә.
Сәгать поясы
Краснодар крае халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Рельеф
Кубань елгасы крайны ике өлешенә бүлә: тигезле төньяк (Кубань-Азов буе түбәнлеге, территориясенең 2/3 өлеше), һәм таулы һәм тау алдындагы көньяк өлешенә (территориясенең 1/3 өлеше). Иң биек ноктасы — Цахвоа тавы (3345 м).
Климат
Климат күбесенчә уртача континеталь, Кара диңгез буенда (Анападан Туапсега алып) — ярымкоры Урта диңгездәге климаты, Туапседан төньяграк — субторпик климаты.
Гыйнварның урта температурасы — −5…+6 °С, июльнең урта температурасы — +22…+24 °С.
Тарих
Краснодар крае 1937 елның 13 сентябрендә Азак-Кара диңгез крае составыннан аерылып чыгару юлы белән барлыкка килгән.[1]
1991 елдан край составыннан Адыг автономияле өлкәсе чыгарыла һәм Адыг республикасына үзгәртеп корыла.[2]
Халык
Халык саны буенча Краснодар крае Мәскәү һәм Питырбурдан генә артта кала.
| 1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[6] |
|---|---|---|---|---|---|
| 3 477 809 | 4 124 163 | 4 410 331 | 4 680 560 | 5 125 221 | 5 226 647 |
Милли состав
| Милләт | 2002, мең кеше (%)[8] | 2010, мең кеше[9] |
|---|---|---|
| руслар | 4436,3 (86,6 %) | 4522,9 (88,3 %) |
| әрмәннәр | 274,6 (5,4 %) | 281,7 (5,5 %) |
| украиннар | 131,8 (2,6 %) | 83,7 (1,6 %) |
Эре шәһәрләр
Административ бүленеш
Шәһәр округлары
- I. Краснодар
- II. Новороссийск
- III. Геленҗик
- IV. Горячий Ключ
- V. Сочи
- VI. Армавир
- VII. Анапа
Районнар
- Абинск районы
- Апшеронск районы
- Белая Глина районы
- Белореченск районы
- Брюховецкая районы
- Выселки районы
- Гулькевичи районы
- Динская районы
- Ейск районы
- Кавказ районы
- Калининская районы
- Каневская районы
- Кореновск районы
- Кызыл Армия районы
- Крыловская районы
- Крымск районы
- Курганинск районы
- Кущёвская районы
- Лабинск районы
- Ленинградская районы
- Мостовской районы
- Новокубанск районы
- Новопокровская районы
- Отрадненская районы
- Павловская районы
- Приморско-Ахтарск районы
- Северская районы
- Славянск районы
- Староминская районы
- Тбилисская районы
- Темрюк районы
- Тимашёвск районы
- Тихорецк районы
- Туапсе районы
- Успенское районы
- Усть-Лабинск районы
- Щербиновская районы
Танылган шәхесләр
- Людмила Марченко (1940—1997) — кино һәм театр артисты.
Искәрмәләр
- ↑ Постановление ЦИК СССР от 13.09.1937 «О разделении Азово-Черноморского края на Краснодарский край и Ростовскую область»
- ↑ Закон РСФСР от 3 июля 1991 г. «О преобразовании Адыгейской автономной области в Советскую Социалистическую Республику Адыгея в составе РСФСР»
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
- ↑ 1 2 http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
- ↑ *, archived from the original on 2012-01-24, retrieved 2013-12-04
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года, Приложение 7: Национальный состав населения по субъектам Российской Федерации