Свердловск өлкәсе

Свердло́вск өлкәсе́Рәсәй Федерациясенең субъекты.

Өлкә үзәге – Екатеринбург шәһәре.

География

Чиктәшлек

Як Рәсәй субъекты
Төньяк Коми республикасы
Хант-Манси — Югра автономияле округы
Көнчыгыш Төмән өлкәсе
Көньяк Чиләбе өлкәсе
Корган өлкәсе
Башкортстан
Көнбатыш Пермь өлкәсе

Свердловск өлкәсе Уралның урта һәм төньяк өлешләрне һәм Көнбатыш Себер тигезлегенең көнбатыш өлешен биләп тора. Өлкәнең иң биек ноктасы — Конжаковский Камень тавы (1569 м).

Гидрография

Төп елгалар — Исәт, Тәүде, Түре (Об бассейны), Чусовая, Караидел (Чулман бассейны). Эре күлләр — Пелымский Туман (32,2 км²), Вагильский Туман (31,2 км²).

Климат

Климат — уртача континенталь, Гыйнварның уртача температурасы — -20...-15 °С, июльнең уртача температурасы — +15...+19 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 350-600 мм.

Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

Туфраклар: көлсу (өлкә мәйданының 36,7% өлешен биләп торалар), көлсу-сазлык, торф-сазлык, сазланган туфраклар (18,2%), кәсле-көлсу (14,8%), соры урман һәм кәсле-болын туфраклары (12,9%), кара һәм болын-кара туфраклар (11,3%). Урманлылык — 61%.

Тарих

Революциягә кадәр хәзерге Свердловск өлкәсе җирләре күбесенчә Пермь губернасы составына кергәннәр.

Свердловск өлкәсе Урал өлкәсе составыннан 1934 елның 17 гыйнварында аерылып чыгарыла.

Халык

Милли состав

Халык 1939[1] 1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. %
урыслар 2 294 569 91,4% 3 560 090 88,0% 3 838 358 88,9% 3 954 961 88,8% 4 176 948 88,7% 4 002 974 89,2% 3 684 843 90,6%
татарлар 80 983 3,2% 158 222 3,9% 176 025 4,1% 179 341 4,0% 183 781 3,9% 168 143 3,8% 143 803 3,5%
украиннар 43 242 1,7% 93 047 2,3% 80 756 1,9% 81 982 1,8% 82 215 1,7% 55 478 1,2% 35 563 0,9%
башкортлар 8 165 0,3% 14 631 0,4% 21 428 0,5% 30 051 0,7% 41 500 0,9% 37 296 0,8% 31 183 0,7%
чирмешләр 15 605 0,6% 20 344 0,5% 24 070 0,6% 26 757 0,6% 31 297 0,7% 27 863 0,6% 23 801 2,4%
алманнар 3 542 0,1% 53 137 2,1% 36 226 0,9% 33 588 0,8% 31 461 0,7% 22 540 0,5% 14 914 0,3%
башкалар 65 203 2,6% 144 945 3,6% 142 878 3,3% 147 828 3,3% 159 561 3,4% 171 920 3,8% 363 640 8,5%
барлык 2 511 309 100,0% 4 044 416 100,0% 4 319 741 100,0% 4 454 508 100.0% 4 706 763 100,0% 4 486 214 100,0% 4 297 747 100,0%

Свердловск өлкәсе татарлары

Шулай ук карагыз: Төркем: Свердловск өлкәсе татар авыллары

Татарлар Кызылъяр округында (халкының 17,3% өлеше), Түбән Серги районында (14,9%), Әчет округында (9,9%), Югары Пышма шәһәр округында (8,3%) күпләп торалар.

Торак пунктлар

Свердловск өлкәсе торак пунктлары

Административ-территориаль бүленеше

Шәһәр округлары

1. "Алапай шәһәре" муниципаль берәмлеге
2. Алапай муниципаль берәмлеге
3. Арамиль шәһәр округы
4. Артёмовский шәһәр округы
5. Әртә шәһәр округы
6. Азбис шәһәр округы
7. Әчит шәһәр округы
8. Белоярский шәһәр округы
9. Березов шәһәр округы
10. Бисәрт шәһәр округы
11. Богданович шәһәр округы
12. Верхнее Дуброво шәһәр округы
13. Верх-Нейвинский шәһәр округы
14. Югары Саллы шәһәр округы
15. Югары Тагил шәһәр округы
16. Югары Пышма шәһәр округы
17. Югары Түре шәһәр округы
18. Верхотурье шәһәр округы
19. Волчанск шәһәр округы
20. Гари шәһәр округы
21. Горноуральский шәһәр округы
22. Дегтярск шәһәр округы
23. "Екатеринбург шәһәре" муниципаль берәмлеге

24. Заречный шәһәр округы
25. Ивдел шәһәр округы
26. "Ирбет шәһәре" муниципаль берәмлеге
27. Ирбет муниципаль берәмлеге
28. Каменск шәһәр округы
29. Каменск-Уральский шәһәре
30. Камышлы шәһәр округы
31. Карпинск шәһәр округы
32. Качканар шәһәр округы
33. Кировград шәһәр округы
34. Краснотуринск шәһәр округы
35. Красноурал шәһәр округы
36. Кызылъяр шәһәр округы
37. Кызылъяр округы муниципаль берәмлеге шәһәр округы
38. Кошва шәһәр округы
39. "Лесной шәһәре" шәһәр округы
40. Малышева шәһәр округы
41. Махнёво муниципаль берәмлеге
42. Нәүҗән шәһәр округы
43. Түбән Түре шәһәр округы
44. Түбән Тагил шәһәре
45. Түбән Саллы шәһәр округы
46. Яңа Ләлә шәһәр округы

47. Новоуральск шәһәр округы
48. Пелым шәһәр округы
49. Первоуральск шәһәр округы
50. Полевской шәһәр округы
51. Пышма шәһәр округы
52. Рәүде шәһәр округы
53. Реж шәһәр округы
54. Рефтинский шәһәр округы
55. Свободный ЯАТБ шәһәр округы
56. Североуральск шәһәр округы
57. Серов шәһәр округы
58. Сосьва шәһәр округы
59. Среднеуральск шәһәр округы
60. Староуткинск шәһәр округы
61. Сухой Лог шәһәр округы
62. Сысерть шәһәр округы
63. Тәүде шәһәр округы
64. Талица шәһәр округы
65. Тугылым шәһәр округы
66. Туринск шәһәр округы
67. Уральский бистәсе муниципаль берәмлеге
68. Шаля шәһәр округы

undefined

Муниципаль районнар

1. Байкалово районы
2. Камышлы районы
3. Түбән Сырга районы
4. Туринская Слобода районы
5. Таборы районы

Шуның өстенә, Свердловск өлкәсе биш идарә итү округына (рус. управленческий округ) бүленә.

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә