Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Г. Кариев исемендәге Казан
татар дәүләт яшь тамашачылар театры
Нигезләнү елы 1918 Алафузов театры балалар труппасы
1932 Татар яшь тамашачы театры
1949 Татар яшь тамашачы театры
1987 Татар театр-студиясе
1991 Кариев театры
Бина төзелгән 1957 (кинотеатр)
Файл:Кариев театры.jpg
Кариев театры (элекке Офицерлар йорты, Җиңү кинотеатры)

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрыКазанда урнашкан татар театры.

Тарих

Файл:К.Шамил.jpg
Касыйм Шамил — Казан Татар яшьләр театрын нигезләүче.

1918-1919 елларда Казанның Алафузов театрында балалар труппасы оештырыла. Җитәкчесе — актер, режиссер, педагог Касыйм Шамил (1892-1981). Балалар, яшүсмерләр өчен «Корымчы бабай», «Шүрәле» спектакльләре куела.

Ибраһим Шаһгалиев, Исхак Илялов, Фуат Халитов һ. б. хезмәт куя. Театр 1934 елда ябыла.

Рауза Әхмәрова, Шакир Харисов. Куйган спектакльләре: «Карло Гоцци). Бер сезон эшләгәч, 1950 елда театр ябыла. Актерларны Камал театрына күчерәләр.

1987 ел Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе оештырыла. Аңа Фәрит Хәбибуллин нигез сала. Шуның белән Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы башлана. Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» спектакле (реж. – Ф. Хәбибуллин), 1988 елның 25 февралендә куела.

Беренче постановкада Әлфинур Фатихова, Гасыйман Ширгазин, Кәримә Нуруллина, Мәдинә Сәхипгәрәева, Фәрит Хәбибуллин, Земфира Хәсәнова, Рөстәм Фатыйхов, Алмаз Хәмзин катнаша. Соңрак аларга Илдус Фәиз кушыла.[1]

1991 елда студия дәүләт статусын ала, аңа «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дигән исем бирелә[2]. Аның үз сәхнәсе, үз тамаша залы булмау сәбәпле, спектакльләр мәктәпләрдә, гимназияләрдә, авыл мәдәният сарайларында, интернат-мәктәпләрдә, балалар йортларында күрсәтелә.

1996 елда аңа Казанның Казанның Киров районында урнашкан Җитен комбинаты мәдәният сарае — элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган «Эшчеләр театры» бинасы бирелә. Аны төзекләндергәннән соң, 2002 елда, коллектив үз сәхнәсендә спектакльләр куя башлый. 2012 елның сентябреннән Петербург урамындагы «Победа» кинотеатры бинасына ия булды.

2007 елның 16 февралендә Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме бирелә[3].

Җитәкчелек

Директор

Баш режиссер

Бина

1996 елда театрга Казанның Киров районында урнашкан Җитен комбинатының Мәдәният йорты (элекке Алафузов театры, Эшчеләр театры) бинасын бирәләр. 2012 елда бина «авария хәлендә» дип табыла.

2018 елның апреленнән театр реконструкция уздырылган элекке Җиңү (рус. Победа) кинотеатры бинасында (алдарак Офицерлар йорты булган) урнаша. Яңартылган бинаны тантаналы ачуда ТР президенты Р. Н. Миңнеханов катнаша[7].

Бинада 213 урынга исәпләнгән, классик типтагы 12 х 12 метрлы сәхнәсе булган тамаша залы, икенче катта 120 урынга исәпләнгән, интерактив сәхнәле икенче тамаша залы бар.

Бүләкләре

  • 2018«Тантана» премиясе — «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә — «Куян Эдвард маҗаралары» (Кейт Ди Камелло әсәре буенча) спектакле өчен.
  • 2020«Тантана» премиясе — «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә — «Хикмәт әкиятләре» спектакле өчен[8].

Әдәбият

  1. Фәнзилә Мостафина. «Әкият» подвалыннан — Офицерлар йортына: Кариев театрының яңа юлы башланды! «Безнең гәҗит», 2018 ел, 25 апрель, № 17.
  2. Гөлгенә Кәримова. Үзебез яшь, тарихыбыз чал. «Татарстан яшьләре», 2018 ел, 5 апрель, № 13.

Сылтамалар

Искәрмәләр


Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани