Барлык диннәр гыйбадәтханәсе
Барлык диннәр гыйбадәтханәсе (Бөтенгаләм гыйбадәтханәсе, Халыкара рухи бердәмлек мәдәни үзәге, рус. Вселенский храм, Храм всех религий, Международный культурный центр духовного единения) — Казан шәһәренең Иске Аракчино бистәсендә урнашкан архитектура корылмасы, дөньядагы төрле диннәргә багышланган дини-агарту комплексы. Авторы — рәссам-скульптор Илдар Ханов[1].
Биредә дөньяның төп диннәре һәм мәдәниятләренең символлары тупланган, гыйбәдәт кылынмый[2].
Гомуми мәгълүмат
Рәссам Илдар Хановка Барлык диннәр гыйбадәтханәсен төзү идеясе Совет чорында ук килә. Ул көнчыгыш фәлсәфәсе, Һиндстан һәм Тибеттрадицияләре белән кызыксына, йога белән шөгыльләнә, төрле дини практикалар белән таныша. Анда диннәр һәм мәдәниятләрне бер киңлектә берләштерү теләге туа. 1974 елда рәссам Николай Рерихның улы Святослав Рерих белән проект өстендә эшли башлыйлар, ләкин гыйбадәтханәне төзү өчен рөхсәт алу мөмкин булмый[3].
1992 елда Илдар Ханов янәдән Барлык диннәр гыйбадәтханәсе проектына тотына, ә 1994 елда үзенең Иске Аракчино бистәсендәге җир участогында гыйбадәтханә төзи башлый. Монда урнашкан ата-анасының йорты да комплексның бер өлешенә әйләнә. Төзелеш шәхси акчаларына, дуслары һәм фикердәшләре иганәсе ярдәмендә алып барыла.
2013 елда Илдар Ханов үлгәч, аның эшен абыйсы — рәссам Илгиз Ханов белән сеңлесе Флера Галиева дәвам итәләр[4].
Бертуган Хановларның барлык диннәр комплексын Татарстандагы бер генә конфессия тарафдары да танымый.
2017 елда Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә янгын чыга, бер кеше һәлак була[5]. Бинаның торышы начарлана: кайбер залларда түбә ишелә, агач конструкцияләр янып бетә, картиналар зарарлана. Илгиз Ханов төзекләндерү эшләрен дәвам итә[3].
2023 ел торышы буенча, Барлык диннәр гыйбадәтханәсе территориясендә мәчет төзелеше бара[6]. Мәчет Иерусалимдагы Әл-Әкъса мәчете охшатып төзелә, эчке бизәлеше мавр архитектура стилен хәтерләтә[7].
2025 елның декабрендә «Ислам» залы ачылышы көтелә. Ул, көнчыгыш стилендә бизәлгән зур галереядән гыйбарәт булып, Идел буе халыклары — татар, мордва, чуаш, мари мәдәниятенә багышлана[8]. Анда рәссам Анастасия Бузенееваның «Сокровища древних тюрков» һәм «Легенды, былины, сказания» күргәзмәсе тәкъдим ителә[9].
Комплекс составы
Төзелгән өлеше төрле күләмдәге ике кыеклы түбә өстендә яктылык барабаннары һәм каплаулы утыртылган ярымсфералы, сугансыман гөмбәзле, чатыр рәвешендә очланган күпкатлы манаралар күтәрелгән комплекстан гыйбарәт. Алар известь таштан, силикат һәм кызыл кирпечтән эшләнгән[1]. Диннәрне гөмбәздәге символика буенча танырга мөмкин.
Гыйбадәтханә эстетикасына декоративлык хас, шул исәптән орнаментлар һәм ачык төсләр куллану, гомуми формадан дөресрәк детальләрнең өстен булуы. Галимнәр фикеренчә, аның бизәлешендәге полихромлык һәм декоративлык борынгы Болгар архитектурасы белән һәм ислам мәдәнияте традицияләре белән бәйле[2].
Проект буенча 16 дин бинасы гөмбәзе һәм башка әһәмиятле элементлары, шул исәптән юкка чыккан цивилизацияләрнең дини культлары каралган[10]. Хәзерге вакытта гыйбәдәтханәдә түбәндәге заллар эшли[11]:
- Тәңречелек залы түшәмендәге мозаика Күк йөзе — Тәңрене символлаштыра. Паннода аның символы — кояш билгесе эчендәге дала бөркете сурәтләнгән;
- Православие залында Гайсә Мәсих, Изге Ана, Изге Өчлек образлары, шулай ук Казан Изге Ана иконасы һәм бөек шаһитлар сурәтләре урын алган. Барлык иконаларны да Илгиз Ханов язган;
- Мисыр залында Татарстан һәм Россия рәссамнары ясаган саркофаг имитацияләре урнаштырылган. Стеналарда Мисыр пантеонының иң билгеле аллаларының сурәтләре урын ала;
- Татар милли галереясында Илдар Хановның «Татар кызлары» — «Татар гүзәлләре» дип аталган күргәзмәсе урнашкан. Әлеге хатын-кыз портретлары күргәзмәсе Казан патшабикәсе Сөембикәнең 500 еллыгына багышланган;
- Католик залда (концертлар залы) концертлар һәм иҗади кичәләр үткәрелә, витражлар белән бизәлгән;
- «Краеуголный камень веры» залында Илгиз Хановның иконалар күргәзмәсе эшли;
- Татар шамаилләре залында Аллаһның 99 исеме языла;
- Кришна залында һинд алласы Кришна көтүче малай, баһадир, сугышчы итеп сүрәтләнгән;
- Будда залындагы түшәмдә Сансара түгәрәге, мәгърифәт символы булган төсле аждаһаларны күрергә мөмкин. Стена буенда Будда һәйкәлләре урнашкан. Диварда Тибеттан китерелгән борынгы будда танкалары эленгән;
- Шива залы мозаика һәм алтын барельефлар белән бизәлгән. Анда йога дәресләре, медитацияләр үтә;
- Иудаизм залы әлегә тулысынча әзер түгел;
- «Ислам» залы төзелеш процессында;
- Яшерен җәмгыятьләр залында масоннарның, лютераннарның һәм җәмгыять әгъзаларының символлары витражларда сүрәтләнгән;
- Илдар Ханов мемориаль залында авторның сугыш куркынычлыгына багышланган эшләре урын алган.
Туризм
2017 елдан Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә туристларны җәлеп итә башлыйлар, керү өчен түләү кертелгән. Илгиз Ханов сүзләренчә, 2022 елда гыйбадәтханәдә 1 миллионга якын кеше була. Малайзия, Индонезия, Һиндстан, Кытайдандан килүчеләр күп[12]. Җыелган акчаларга төзү һәм төзекләндерү эшләре алып барыла[3].
Барлык диннәр гыйбадәтханәсе Казан һәм Татарстан Республикасы туроператорлары маршрутларына кертелгән һәм Зөягә бару юлында мәҗбүри тукталу урыны булып тора[12].
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Х. Г. Надыйрова. Хановның Барлык диннәр гыйбадәтханәсе. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 В. В. Барашков. Храм всех религий (Вселенский храм в Казани: религии и искусство на перекрестке культур // Вестник Ленинградского государственного университета им. А. С. Пушкина : журнал. — 2025. — № 2. — С. 272-284.
- ↑ 1 2 3 Анна Городнова. Ильгиз Ханов о Вселенском храме: «С собой я его не заберу, могу передать городу!» Бизнес Online (3 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2025.
- ↑ Оксана Романова. Брат архитектора Ильдара Ханова стал собственником 80 процентов Храма всех религий. ИА «Татар-Информ» (30 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2025.
- ↑ «Грозился, что подожжет храм, но ему не поверили». Газета.Ru (10 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2025.
- ↑ В казанском Храме всех религий появится большая мечеть (рус.). БИЗНЕС Online (9 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2026.
- ↑ Эльвира Самигуллина. «Пришел индус и дал миллион на зал Шивы, ни один татарин не дал ни копейки». Бизнес Online (8 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2025.
- ↑ Жамиль Салимгареев. В Храме всех религий откроется новый зал. Татар-Информ (27 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2025.
- ↑ В казанском Храме всех религий готовится к открытию новый зал - Исламский. kazan.mk.ru (28 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2026.
- ↑ Храм всех религий. Visit Tatarstan. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2025.
- ↑ Вселенский храм. вселенский храм.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Галия Ягудина. «Зачем играть в эти игры?»: чем живет Вселенский храм без Ханова спустя 10 лет после его смерти (рус.). БИЗНЕС Online (9 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2026.
Әдәбият
- Мустакимов В. Р., Аминов А. Р., Мустакимов А. В. {{{заглавие}}} // Известия Казанского государственного архитектурно-строительного университета. — Казань: Казанский государственный архитектурно-строительный университет, 2017. — № 2 (40). — С. 26—44. — ISSN 2073-1523.
Сылтамалар
Барлык диннәр гыйбадәтханәсенең официаль сайты
| Казанның истәлекле урыннары | ||