А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее (Казан)
А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее (2018 елга кадәр Максим Горький музее; рус. Музей А. М. Горького и Ф. И. Шаляпина) — мәдәният учреждениесе, Татарстан Республикасы Милли музее филиалы[1]. Казан шәһәренең Максим Горький урамындагы 10 нчы йортта урнашкан. 1940 елның 12 мартында ачыла. 1960 елдан музей бинасы федераль әһәмияттәге тарих һәйкәлләре реестрына кертелгән[2][3][4].
Экспозиция
Экспозициянең концепциясе һәм сәнгати чишелеше бер бина комплексында урнашкан ике музейдан гыйбарәт.
А. М. Горький музее
Музей экспозициясе язучы Максим Горькийның (1868—1936) тормышындагы Казан чорына (1884—1888 еллар) багышланган. Язучы үзе бу чорны тормышының мөһим өлеше, үзенең «рухи тууы» дип санаган.
Музейның нигезендә — 1886—1887 елларда язучы икмәк пешерүче ярдәмчесе булып эшләгән мемориаль икмәк йорты урнашкан. Монда Горькийның шәхси әйберләре, автографлары, әдәби әсәрләре басмалары, шул чор предметлары тәкъдим ителә. Икмәк йорты интерьеры торгызылган[2]. Музей фондларында 60 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә, шул исәптән А. М. Горькийның хатыны Е. П. Пешкова һәм килене Н. А. Пешкова тапшырган мемориаль предметлар коллекциясе дә бар.
Музейда күргәзмәләр, концертлар, лекцияләр һәм әдәби кичәләр үткәрелә. 1942 елдан музей «Горький укулары» бөтенроссия фәнни конференциясен, 1973 елдан ― "Шаляпин укулары"н үткәрә[5][6].
Ф. И. Шаляпин музее
Музейның икенче катын А. М. Горькийның дусты, җырчы Фёдор Иванович Шаляпинның (1873—1938) тормышын һәм иҗатын чагылдырган «Шаляпин коллекциясе» алып тора. Коллекциядә 4 меңгә якын экспонат исәпләнә, алар арасында — чын программалар, җырчы иконографиясе белән ачык хатлар, клавирлар, басмалар, фотоматериаллар, картиналар, Ю. Ф. Котляров коллекциясеннән XX гасыр башында Италия, Франция, Англия һәм Россиядә чыгарылган, җырчының тавышы язылган сигез граммофон пластинкасы, Шаляпинның «Битлек һәм күңел» («Маска и душа») китабының Париж басмасы (1932, рус телендә), «Шаляпин рольләрдә», «Шаляпин җырлаган дөнья шәһәрләре» дигән борынгы ачык хатлы альбомнар, кулъязмалар, хатлар, китаплар, афишалар бар. Коллекциядә Ф. И. Шаляпинның, артистның кызлары И. Ф. һәм М. Ф. Шаляпиналар, оныгы И. Б. Морфей-Шаляпина һәм оныкчыгы Д. Робертсон-Шаляпина музейга тапшырган, чын әйберләре (87 берәмлек) тәкъдим ителгән. Алар арасында — «Кенәз Игорь» операсыннан Кончак хан роле өчен театраль костюм, каһвә сервизы, урындыклар, стереоскоп, граммофон, рәссам Владимир Илиодорович Россинский ясап бетермәгән яшь Шаляпин портреты һәм, легенда буенча, җырчыга Савва Мамонтов бүләк иткән рояль.
Рояль XIX гасырның икенче яртысында Санкт-Петербургта ясалган, аны Савва Мамонтов Фёдор Шаляпин чыгыш ясаган Мәскәү шәхси рус операсы өчен сатып алган, аннары 1896 елда театрда чыккан янгыннан соң аңа бүләк иткән. 2020 елның февралендә, Ф. Шаляпинның туган көнендә, реставрациядән соң рояль музейга килүчеләр өчен яңадан яңгырый башлый[7].
Тарих
Музей 1940 елның 12 мартында, 1880 елларда Андрей Степанович Деренковның икмәк пешерү йорты урнашкан XIX гасырның икенче яртысына караган тарихи бинада ачыла. Музейны ачу турындагы карар 1938 елда Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы тарафыннан кабул ителә. 1983 елдан музей Татарстан Республикасы Милли музее филиалы булып тора[1]. Элеккеге Беляев йортында урнашкан[1].
Музейны булдыру һәм материаллар җыю буенча әзерлек эшен Горький белән очрашкан һәм «Горький Казанда», «Горький Казанда 1884—1888 елларда. Казанның Горький урыннары буйлап юлкүрсәткеч» исемле китаплар бастырып чыгарган тарихчы-туган якны өйрәнүче Николай Филиппович Калинин башкара. Музейга 2 меңнән артык экспонатны язучының туганнары Е. П. һәм Н. А. Пешковлар, шулай ук Ф. И. Шаляпин һәм А. С. Деренков гаиләләре әгъзалары тапшыра.
1941 елдан 1978 елга кадәр музейны Горькийны шәхсән белгән М. Н. Елизарова җитәкли.
1967 елда музей бинасы каршында А. М. Горькийга бюст куела. 1989 елда музей бинасы киңәйтелә һәм реконструкцияләнә[1].
1995 елда музей каршында «Бродячая собака» әдәби арт-кафесы ачыла, анда «Көмеш гасыр шагыйрьләре» исемле даими күргәзмә урнашкан һәм төрле мәдәни чаралар һәм очрашулар уза[8][9].
2016 елда бина реконструкцияләнә һәм ике бүлектән торган яңа экспозиция булдырыла: бинаның мемориаль өлешенең беренче катында — «Язучы — чор — герой. А. М. Горькийның тормыш һәм иҗат юлы», икенче катында «Ф. И. Шаляпин һәм Казан» бүлекләре эшли[3].
2018 елда музейның исеме А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее дип үзгәртелә[5].
Иң яңа тарих
2020—2024 елларда музей бинасында күләмле реставрация үткәрелә. Дүрт ел дәвам иткән эшләр барышында бинаның нигезе ныгытыла, түшәмнәре ныгытылып, яңалары куела, гидроизоляция ясала, түбәсе ремонтлана, коммуникацияләр алмаштырыла, сак-янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системалары урнаштырыла, фасадлар һәм мемориаль зонадагы бүлмәләр реставрацияләнә. 1886—1887 елларда Алексей Пешков эшләгән мемориаль икмәк йорты сакланып кала. 5 меңнән артык экспонатны үз эченә алган яңартылган экспозициядә интерактив зоналар пәйда була[4][10].
2023 елда бина фасадында Фёдор Шаляпинга һәм Максим Горькийга багышланган мемориаль композиция ачыла[11]. 1967 елдан бирле куелган яшь Алексей Пешков бюсты (скульптор Иван Новосёлов) янына скульптор Зөлфия Мөхәммәдҗанова иҗат иткән Фёдор Шаляпин бюсты һәм «XIX-XX гасырлар чигендәге Казан күренешләре» дип аталган чүкеп ясалган панно урнаштырыла[12].
2025 елның мартында, музейның 85 еллыгы һәм Татарстан Республикасы Милли музееның 130 еллыгы уңаеннан, музейда «Урын гение» («Гений места») күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә Горький һәм Шаляпинның шәхси әйберләре, фотосурәтләре һәм документлары, татар язучыларының (Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан һәм башкалар) коллекцияләреннән алынган сирәк экспонатлар, шулай ук интерактив инсталляцияләр һәм мультимедиа проектлары тәкъдим ителә[13][14].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Музей А.М. Горького и Ф.И. Шаляпина (рус.). Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2026. Архивировано 12 апрель 2026 года.
- ↑ 1 2 Музей А.М.Горького и Ф.И.Шаляпина (рус.). KudaGo Казань. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2026. Архивировано 12 апрель 2026 года.
- ↑ 1 2 После реконструкции в Казани открылся музей Горького (рус.). ORINFO (25 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2026. Архивировано 26 июнь 2016 года.
- ↑ 1 2 Музей Горького представил уникальные экспонаты (рус.). Казанские ведомости. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2026. Архивировано 12 апрель 2026 года.
- ↑ 1 2 Всероссийская научная конференция «Горьковские чтения – 2018» (рус.). Официальный сайт Музея А. М. Горького и Ф. И. Шаляпина (15 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2026. Архивировано 12 апрель 2026 года.
- ↑ Музей поздравили с юбилеем (рус.). Казанские ведомости. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2026. Архивировано 12 апрель 2026 года.
- ↑ В Казани отреставрировали рояль Федора Шаляпина (рус.). Российская газета (13 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2026. Архивировано 13 февраль 2020 года.
- ↑ В музее Горького пройдет «Museum party-III» (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан (14 май 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.
- ↑ «Осенний бал поэзии в Музее А.М. Горького» (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан (17 октябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.
- ↑ Музей Максима Горького открылся в Казани после реставрации (рус.). Kazan24 (29 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2026.
- ↑ Рөстәм Миңнеханов Казанда Шаляпин һәм Горький хөрмәтенә мемориаль композиция ачты. Татар Информ (5 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.
- ↑ Рустам Минниханов открыл в Казани мемориальную композицию в честь Шаляпина и Горького (рус.). Официальный сайт Республики Татарстан (5 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2026.
- ↑ «Гений места» в Казани (рус.). Коммерсантъ (13 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2026.
- ↑ Как Казань хранит наследие Горького и Шаляпина расскажет новая выставка (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан (11 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2026.