Болак
республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле
Болак (рус. Булак) — Казанның Вахитов районындагы канал, Түбән Кабан күленнән Казансуга тоташкан элеккеге кушылдык. Фонтаннар каскады һәм тарихи яр буйлары белән төзекләндерелгән, шәһәрнең югарыгы (элекке рус) өлешен түбәнге (элекке татар) өлешеннән аерып торучы территория[1].
2002 елда Болак республика күләмендәге мәдәни мирас объекты дип таныла (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 10 ноябрендәге 626 номерлы карары). Мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрындагы теркәлү номеры — 161620715130005[1].
Этимологиясе
«Болак» атамасы «кечкенә елга», «инеш» яки «чишмә» дигәнне аңлата[2]. Әлеге топоним шулай ук Алтайда һәм Казакъстанда да очрый, борынгы төрки чыгышлы сүз[2][3].
Тарихы
Килеп чыгышы һәм риваятьләр
Шәһәр урынын сайлау турындагы борынгы риваять буенча, кешеләр сихерчегә киңәш сорап мөрәҗәгать иткән, һәм ул: «Җиргә күмелгән сулы казан кайда үзеннән-үзе кайнап чыгар, шәһәрне шул урында төзегез», дигән, имеш. Озак эзләнүләрдән соң, казан нәкъ менә Болак елгасының Казансуга кушылган урынында утсыз-нисез кайнап чыга, һәм Казан шәһәренә шунда нигез салына[4].
Икенче бер риваятьтә болай дип сөйләнә: бу якларга беренче күчеп килүчеләрне изге карт Касыйм шәйх алып килгән. Тирә-юньдә бары тик сазлыклар һәм куе куаклыклар гына булган. Карт бишмәтен җәеп салган, дога кылган, салган киемен читләреннән тотып, үзе артыннан сөйрәп киткән. Ул бишмәтен сөйрәгән урында чиста һәм шифалы сулы шәһәр күле хасил булган. Якын Кабанга югарыдан карасаң, чынлап та ике җиңе — Болак һәм Ботаника кушылдыгы — булган җәеп салынган зур бишмәтне күрергә мөмкин[4].
Галимнәрнең елганың барлыкка килүенә кагылышлы берничә теориясе бар. Беренче фикер буенча, Кабан күлләре системасы — Иделнең борынгы үзәне калдыклары, аның яше якынча 25-30 мең ел тәшкил итә. Икенче фикер буенча, Болак — күлне Казансу белән тоташтыру өчен казылган ясалма канал, моңа агымның камил туры формасы һәм ясалма планлаштырылган үзәне дәлил булып тора. Өченчеләр фикеренчә, Болак урынында канал өчен нигез булып хезмәт иткән табигый сулык — зур булмаган сузынкы күл булган[4].
Иртә тарихы һәм саклану корылмасы буларак әһәмияте
Болак турындагы беренче искә алулар XVI гасырның икенче яртысына карый. Кенәз Андрей Курбский «Казанны алу турында риваят»ендә шәһәр тирәлеген болай тасвирлый: «Казан яулап алгысыз урында урнашкан: көнчыгыштан Казан елгасы ага, ә көнбатыштан — бик сазлыклы һәм үтеп чыккысыз Болак елгасы»[2]. 1552 елга кадәр Болакның уң яры буйлап 1530 елда төзелгән Казан бистәсенең агач дивары сузыла[1]. Агым кирмәнне көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан булган һөҗүмнәрдән саклаган[3].
Болак Казансуга ике тармак булып койган: Зур Болак һәм Черек Болак[4]. Икенче тармак Черек дип аталган, чөнки анда чүп-чар һәм пычрак суларны агызганнар[5].
Сәүдә әһәмияте һәм Ташаяк ярминкәсе
Борынгы заманнарда Болак суднолар йөрерлек, мул сулы елга була, аның буйлап зур сәүдә суднолары йөри[5]. Ярларында су тегермәннәре, мунчалар, амбарлар төзелә, складлар һәм сәүдә кибетләре урнаша[2]. Бу урын шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсе була: ерак түгел Печән базары урнашкан, ә XV гасыр уртасыннан алып 1920 нче елларга кадәр Болак ярларында ел саен «Ташаяк» ярминкәсе үткәрелә[6]. Казанның Ташаяк ярминкәсен Түбән Новгород ярминкәсенең «әбисе» дип санаганнар[2]. Бирегә Русьтан гына түгел, Урта Азия, Кырым, Кавказ, Ираннан да сәүдәгәрләр килә[7]. Революциядән соң ярминкә гадәти урынында яңадан эшли башлый — 1923 елның маенда шәһәр хакимияте боерыгы буенча иске ярминкә корпусларын ремонтлыйлар һәм яңа кибетләр төзиләр[7].
XX гасырда төзекләндерү
1930 нчы елларның икенче яртысында «Зур Казан» планы кысаларында Болакны реконструкцияләүнең тормышка ашырылмый калган концепциясе төзелә. Аны Санкт-Петербург яр буйларына охшатып гранит диварлар белән каймалау яисә сөзәк үләнле яр сөзәклекләрен калдыру тәкъдим ителә. Агымны төзекләндерү турындагы бәхәсләр гасыр дәвамында бара[6][8].
1940–1950 елларда архитектор Ү. Г. Алпаров проекты буенча зур күләмле төзекләндерү эшләре башкарыла: төбе чистартыла, ярлары киңәйтелә һәм чирәмләндерелә (урыны-урыны белән таш белән йөзләнә), киртә корыла, биш таш күпер салына[1]. 1950 нче еллар уртасында, Куйбышев сусаклагычын тутырганда шәһәрне су басудан саклау өчен инженерлык корылмалары төзелү сәбәпле, Болакның Казансуга агымы ябыла, ә аның тамагы күмелә[1]. Саклагыч дамба нигезенә җир асты су үткәргече салына[4].
Тасвирлама
Ачык өлешенең озынлыгы 1565 м тәшкил итә (каналның гомуми озынлыгы — 2 чакрымнан артык[4]), киңлеге — 32 м. Агымның гомуми юнәлеше — көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба. Каналның ярлары нигездә сөзәк, чирәмләндерелгән, чик өлешләре вертикаль бетон диварлар белән ныгытылган. Каналдагы су дәрәҗәсе даими түгел һәм ясалма рәвештә көйләнә. Су Түбән Кабан күленнән килә, аның дәрәҗәсе 51,5 м биеклегендә тотыла, ә артыгы насос станцияләре ярдәмендә Куйбышев сусаклагычына суыртып алына. Хәзерге вакытта Казансу белән тоташу җир асты су үткәргече аша башкарыла[4].
Урам-юл челтәре һәм күперләр
Каналның ачык өлеше буйлап тарихи Сул як Болак һәм Уң як Болак урамнары уза, алар борынгыдан сәүдә, эшлекле урамнар буларак формалаша[7]. XVIII–XIX гасырларда биредә актив төзелеш алып барылган, сәүдәгәр йортлары салына, иҗтимагый һәм мәгариф оешмалары ачыла[6].
Болак аша җиде күпер салынган була, аларның тарихы Казан сәүдәгәрләре — Жарков, Лебедев, Дегтярёв, Ложкин һәм башкаларның исемнәре белән бәйле. Инкыйлабка кадәр бу шәһәр корылмаларын төзү һәм ремонтлау эшләрен нәкъ менә алар башкара[6]. Сәүдәгәр Жарков тарафыннан елга тамагында төзелгән җиденче күпер корабларны үткәрү өчен күтәртелмәле була. 1815 елда ул янып бетә[2]. 2005 елда Болакта, җиде тарихи күпер истәлегенә, күпер исемнәре язылган җиде мемориаль такта урнаштырыла, гхәзерге вакытта аларның алтысы эшли:
- Болак (Татарстан урамы — Пушкин урамы);
- Батурин (Париж Коммунасы урамы — Университет урамы);
- Дегтярёв (Г. Камал урамы — Астрономия урамы);
- Романов (М. Межлаук урамы — К. Нәҗми урамы);
- Лебедев (Т. Гыйззәт урамы — М. Җәлил урамы);
- Ложкин (Чернышевский урамы).
Лебедев күпере (халыкта — «бөкре» күпер, яки «күз яшьләре күпере») — тарихи күперләрдән таштан салынган хәлдә сакланып калган бердәнбер күпер. Ул 1907 елда шәһәр башлыгы сәүдәгәр Александр Лебедев акчасына архитектор Лев Хрщонович проекты буенча төзелә[1]. Төзелеш зур суммага төшә, һәм Лебедевка үз кесәсеннән түләргә туры килә, бу исә күпергә моңсу исем бирүгә сәбәп була[2][5]. Шуның истәлегенә күпердә бүгенге көнгә кадәр акча белән бәйле теләкләр телиләр[5]. Ложкин күпере (Владимир соборына алып барганга күрә, Владимир күпере дип тә аталган). Батурин күпере шулай ук Печән базарына алып барганга, Печән күпере дип тә атала. Болак күперенең Евангелистовский һәм Татар дигән тарихи исемнәре булган.
Хәзерге торышы һәм төзекләндерү
Фонтаннар каскады
22 фонтаннан торган каскад Болакта 2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан ачыла. Фонтаннар комплексының озынлыгы 1,5 км тәшкил итә. 2013 елда, Универсиада алдыннан, җиһазлар яңартыла: күп агымлы элементлар урнаштырыла, су агымнарының биеклеге 10 метрга җитә, ә кичке вакытта конструкцияләр яктыртыла.
2024 елның июнендә Болакта Россиядә иң озын, бердәм идарә системасы булган фонтаннар комплексы эшләтеп җибәрелә: барлыгы 56 йөзмә фонтан эшли, бу элеккегә караганда ике тапкыр күбрәк. Су агымнарының биеклеге 15 метрга җитә, фонтаннар төрле эш сценарийлары һәм яктырту белән җиһазландырыла[9].
Экологик хәле
Болакның экологик торышы белгечләр тарафыннан киеренке дип бәяләнә. Канал зур антропоген басым кичерә, аңа өске агынты сулар агып төшә. 2022 елның апрелендә Болакта терәк дивар җимерелә. Моның сәбәбе — декоратив плитәләрне тимер-бетон каналга беркетә торган металл детальләрнең коррозиягә бирешүе. Торгызу эшләренең бәясе 30,5 млн сум тәшкил итә[10].
Мәдәнияттә
2025 елда Татарстан Республикасының Милли музеенда Болак елгасына багышланган «Җиде күпер һәм ике урам» дип аталган күргәзмә ачыла. Күргәзмәнең нигезен шәһәр халкының костюмнары, «Ташаяк» ярминкәсендә сәүдә иткән сәүдәгәрләрнең сәүдә кирәк-яраклары һәм товарлары тәшкил итә. Экспозиция Болакның һәм аның тирәсендәге урамнарның кыяфәте вакыт узу белән — беренче искә алулардан алып безнең көннәргә кадәр — ничек үзгәргәнен күрергә мөмкинлек бирә[6][11].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Протока Булак (канал, соединивший оз. Кабан с р. Казанкой), XVIII–XIX вв. (рус.). Центр культурного наследия Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026. Архивировано 27 март 2025 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Врангель и мост слёз. Как «зело зловонный» Булак стал украшением Казани (рус.). Аргументы и Факты — Казань (26 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026. Архивировано 6 апрель 2025 года.
- ↑ 1 2 Тайны старой Казани: речка Булак (рус.). Islam Today (9 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026. Архивировано 6 апрель 2025 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Журнал «Вестник экспертизы РТ»: Александра Тарасова: Булак: сквозь века (рус.). Главное управление государственной экспертизы Республики Татарстан (29 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026. Архивировано 7 апрель 2025 года.
- ↑ 1 2 3 4 Казанские озера: история есть, а будущее? (рус.). Аргументы и Факты — Казань (25 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026. Архивировано 13 февраль 2025 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 «Семь мостов и две улицы»: в Национальном музее РТ откроется выставка о реке Булак (рус.). Комсомольская правда — Казань (5 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026. Архивировано 12 сентябрь 2025 года.
- ↑ 1 2 3 Прогулка по Булаку (рус.). Иске Казан. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026. Архивировано 1 апрель 2025 года.
- ↑ Закирова Т. Р. Нереализованная концепция реконструкции Булака в контексте плана «Большой Казани» второй половины 1930-х гг. (рус.). КиберЛенинка. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026. Архивировано 3 апрель 2025 года.
- ↑ На Булаке запустили самый протяженный в России фонтанный комплекс с единой системой управления (рус.). Официальный портал мэрии Казани (7 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026. Архивировано 4 март 2026 года.
- ↑ Казанская Венеция: что происходит с артерией Булака (рус.). Entermedia. Архивировано 2 апрель 2025 года.
- ↑ Татарстан Милли музеенда Болак елгасы турында күргәзмә ачылды. Татар-информ (5 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026. Архивировано 6 сентябрь 2025 года.
Сылтамалар
- Закирова Т. Р. Нереализованная концепция реконструкции Булака в контексте плана «Большой Казани» второй половины 1930-х гг. (рус.). КиберЛенинка.
- Журнал «Вестник экспертизы РТ»: Александра Тарасова: Булак: сквозь века (рус.). Главное управление государственной экспертизы Республики Татарстан.
- Казанская Венеция: что происходит с артерией Булака (рус.). Entermedia. Архивировано 2 апрель 2025 года.
- Прогулка по Булаку (рус.). Иске Казан. Архивировано 1 апрель 2025 года.
- Врангель и мост слёз. Как «зело зловонный» Булак стал украшением Казани (рус.). Аргументы и Факты — Казань (26 июль 2016). Архивировано 6 апрель 2025 года.