Муллин йорты (Казан)


Муллин йорты (рус. Дом Муллина) — Казанның Иске татар бистәсендә, Каюм Насыйри урамы, 11 һәм 13 йортларда урнашкан тарихи биналар комплексы. XIX гасырның икенче яртысында төзелгән. Региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты[1].

Тарихы

Казанның икенче гильдия сәүдәгәре, чәй-шикәр, ашлык белән сату итүче, Борһанетдин Фәхретдин улы Муллин өчен 1870 елларда салына. Аның варисы булып уллыкка алган З. Галәтдинов билгеләнә.

2000 еллар башында бина Әл-Мәрҗани мәчете җәмгыятенә тапшырыла, ләкин 2008 елда янгын чыга. Йортны 2013 елга, Насыйри урамындагы башка йортлар белән беррәттән, тарихи сызымнар буенча торгызалар[1].

2018 елда төп йорт (11 йорт) һәм тарихи флигель (13 йорт) арасында элек югалган флигель (11а йорт) торгызыла[2].

2020 елның 7 августында биредә Борһанетдин Муллин исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылу тантанасы уза[3][4]. Комплекста Муллин музей-йорты, кош-корт йорты, милли чәй галереясе, «Кунак» кофейнясы эшли. Проект Мәрҗани мәчете белән «Иске шәһәр» префектурасы тарафыннан башкарыла[5].

Архитектурасы

Йорт стиле буенча, классицизм архитектурасы элементларын кертеп, татар халык архитектурасы традицияләрендә төзелә.

Йортның биек кирпеч ярымподвалы өстендә агачтан тагын бер кат урнашкан. Планда бина турыпочмаклы формада. Аскы катта аш һәм хуҗалык бүлмәләре, икенчесендә торак бүлмәләре урнашкан[6].

Төп өлешнең фасады бүрәнә чыгарылмалары белән ике тигез булмаган өлешкә бүленә, шулар ук бинаның почмакларын да бизи. Һәр өлештә гади сандриклы йөзлекләр һәм тәрәзә капкачлары белән бизәлгән өчәр тәрәзә. Йортның бүрәнә диварлары такта белән горизонталь юнәлештә тышланган, почмакларда чыгып торган бүрәнә башлары такта пилястралар белән капланган. Фронтон татар традициясе буенча аеруча бай бизәлгән. Аның түбәсендә — сырлы ярымкояш, аның астында өстәмә тәрәзә, ә ян-якта пар баганалар һәм тар тәрәзәләр урнашкан.  Йортның тарихи флигеле башта бер катлы, өч тәрәзәле, кирпеч ярымподвалда урнашкан, ләкин 2013 елда беренчесенә охшаш бизәлешле икенче кат өстәлгән һәм ишегалдында кирпеч янкорма белән тулыландырылган[1][7].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Усадьба Кушаева, XIX век // Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань. Иллюстрированный каталог / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 638—639. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.
  2. Жизнь татарского купца: свой огород, птичий дом и пруд (рус.). Реальное время (8 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2025.
  3. Казанда Борһанетдин Муллин исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылачак. tatar-congress.org (5 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2025.
  4. Дом Муллина в Старо-Татарской слободе Казани — живая история татарского купечества (рус.). dzen.ru (1 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2025.
  5. В Казани открыли усадьбу купца Муллина (рус.). Казань (8 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2025.
  6. Муллина дом (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2025.
  7. Дом Муллина с флигелем, кон. XIX - нач. XX вв. Центр культурного наследия Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2025. Архивировано 18 июнь 2022 года.