Сөембикә манарасы

Sight symbol black.svg  федераль әһәмияттәге архитектура һәйкәле

Сөембикә манарасы (элеккеге атамасы — Хан мәчете) — Казан Кирмәне җирлегендә урнашкан күзәтү манарасы, Казанның архитектура символы[1].

XIX гасырга кадәр «шпицлы оберкомендант йортының кереп-чыгып йөрү манарасы» дип атала[1]. «Ава торган» манараларга карый, чөнки төньяк-көнчыгыш ягына таба сизелерлек авышлыгы бар. Шпиленең вертикальдән тайпылышы — 2 метр. Гомуми биеклеге — 58 метр (34 сажин 6 фут).

Архитектурасы

undefined

Манара Казан Кирмәне эчендә, крепость диварларыннан читтә урнашкан һәм үзенең урнашуы белән крепостьның күзәтү (сак) манарасы функциясен үти. Аның өске катыннан Казансу, Идел елгалары һәм әйләнә-тирә күренеп тора.

Манараның нигезе имән субайларга салынган. Диварлары кирпечтән, известь эремәсе кушып өелгән. Аскы катында оберкомендант (соңрак губернатор) сараена керә торган капка бар.

Манара җиде каттан тора: беренче өч каты төрле биеклектәге квадрат дүртпочмаклардан һәм ачык галереяләрдән; алдагы икесе — сигез почмаклы; тагын икесе — кырлы кирпеч чатыр һәм күзәтү манарасы; соңгысы — алтын йөгертелгән «алма» белән баетылган яшел шпиль, аның өстенә ярымай беркетелгән (1918 елга кадәр — ике башлы бөркет).

Барлык катларның кырлары калаклар яки юка кирпеч валиклар белән бизәлгән. Түбән кат пилоннары көнбатыш һәм көнчыгыш фасадларында Коринф ордерының 2 шәр өстәмә колоннасына ия, алар биеклекнең уртасында «типик рус горизонталь валиклары» белән кисешкән[2]:162.

Атамасы

Язма чыганакларда манара турында иң беренче искә алу 1703 елның 9 маена карый, ул вакытта аны Голландия сәяхәтчесе Корнелис де Брюйн Идел буйлап Фарсыга сәяхәт иткәндә ясаган Казанның панорама рәсемендә сурәтли[3].

Шулай ук 1777 елда Кремль планында «капка өстендә шпиц булып күтәрелгән манара» («над воротами шедшая шпицом башня») буларак искә алына[4].

Аннан соңгы чыганакларда манара төрлечә атала: 1799—1804 елларда (?) — «ветхая церковь Введение Божией Матери при ней особенная башня…»[5], 1804 елда — «башня с высоким спицом с подъездом, в которой церковь…»[6], 1804 елда — «…башня с фронтиспицом…»[7], 1812—1816 елларда — «башня Азиатской Архитектуры»[8][9], 1815 елда — «старинная башня»[10], 1815 елда — «…высокая башня, также драгоценный остаток древности Казанской…»[11], 1818 елда — «коменданская башня»[12], 1825 еллар тирәсендә — «таковой же Азиатской Архитектуры [башня]…»[13], 1829 елда — «старинная башня, именуемая Татарскою, готической архитектуры. Полагают, что она была частью подзорнаго Дворца татарской царицы Сумбеки»[14].

Әдәбиятта беренче мәртәбә «Сөембикә манарасы» («башня Сумбекина») дигән атама 1832 елда «Заволжский Муравей» журналының дүртенче санында, «Казан» очеркының X бүлегендә пәйда була[15]. Акрынлап ул гомумкулланышка керә.

Татар телендә «Сөембикә манарасы» исеме XIX гасырда рус телендәге «Сөембикә башнясы» исеменнән калькалаштырыла[16]:119. Баштарак татар телендә манара Хан мәсҗете манарасы (ягъни Хан манарасы) дип атала[17]:171[1], бу кайчандыр янәшәдә торган Хан мәчете һәм аның манарасы турындагы тарихи хәтернең чагылышы була.

Тарихы

undefined
undefined
undefined

Төзелеше

Манараны торгызу вакыты документаль рәвештә теркәлмәгән. Шуңа бәйле манараның датасы бәхәсле: бүгенге чор галимнәрнең төп өлеше манараның XVII—XVIII гасырларга каравына басым ясыйлар. Бик азлар гына манара төзелешен XVI гасырның икенче яртысы белән бәйләп карый. Кайбер тикшеренүчеләр бинаның (фундаменты белән бәйле) алданрак төзелгән булуын фаразлый.

Рус чорында төзелүе турындагы фараз

С. С. Айдаров, А. Х. Халиков, М. Х. Хәсәнов, И. Н. Алеев редакциясендә чыккан «Казан тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрдә» хезмәтендә[2] манараның якынча 1645—1650 елларга каравы бәян ителә. «Казан тарихы» академик басмасында А. Х. Халиков һәм С. Х. Алишев Сөембикә манарасы XVII гасыр уртасында хан манарасы урынында төзелгән дип раслыйлар:

«Капка алдында тау өстендә торган бөек манара» калдыклары, — дип билгели Курбский, — археологик яктан 1977 елгы казу эшләре вакытында теркәлгән, алар традицион рәвештә XVII гасыр уртасында күзәтү манарасы итеп куелган хәзерге Сөембикә манарасы астына китә.

— История Казани, 1988.[18]:27

Манараның XVII гасырның икенче яртысыннан алдарак төзелүе турындагы гипотезалар Казанга килгән сәяхәтчеләр ясаган борынгы сурәтләр белән расланмый. Казанның иң борынгы сурәтендә (1638 елда шәһәргә килгән Олеарий китабында) Сөембикә манарасы юк. Сөембикә манарасы шулай ук XVII йөзнең "Казан сызымы"нда да, амстердамлы Николаас Витсенның 1692 елгы «Төньяк һәм Көнчыгыш Тартария» монографиясендәге Казан күренешләрендә дә күрсәтелмәгән. Бу очракта, манараның 1692 елга кадәр төзелгән булуына ихтимал аз.

Манараның XVII һәм XVIII гасырлар чигендә төзелүенә «восьмерик на четверике» композициясе[19] (Рус патшалыгына сулъяк Украина кушылганнан соң таралган) һәм башка архитектура үзенчәлекләре күрсәтә: беренче катта ордер бизәлеше элементлары — тумбалардагы колонналар, киртәләп торган парапет киңлекләре, шулай ук Мәскәү бароккосына хас түбән чалымлы аркалы тәрәзә уемнары. Чатырның гадәти булмаган очлы формасы һәм манараның баскычлы композициясе Иосиф-Волоколамск монастыре манараларының, Земство приказы бинасының, шулай ук Мәскәү Кремленең Боровицкая һәм Бәкләмеш манараларының (1680 еллар чатырлары) архитектура аналогларына ия.

1941—1944, 1947—1948, 1953—1954 һәм 1976—1978 елларда үткәрелгән археология-архитектура тикшеренүләре күрсәткәнчә, манараның нигезе ике метр тирәнлеккә китә һәм Казанның мәдәни катламының өске өлешләрен — беренчесе (XX—XVIII гасырларга караган өске) һәм икенчесе (түбәнге, рус, XVII—XVI йөзнең икенче яртысына караган) катламнарын кисеп уза, ләкин урыны-урыны белән өченче (урта, Казан ханлыгы, XVI йөзнең беренче яртысы — XV йөзнең икенче яртысы). Икенче катламда манараның төзелеш горизонты да урнашкан, ул аны төзү вакытын — XVII гасырның икенче яртысыннан — XVIII гасыр башыннан да иртәрәк түгеллеген күрсәтә.

— «Что, башня, в имени твоём?», 1990.[20]:61

Декоратив бизәлешенең гомуми корылыгы, кырыслыгы манара төзелешенең 1730 елларга кадәр, ягъни манарага ике башлы бөркет урнаштырылганга кадәр, дип фаразларга да мөмкинлек бирә. Манараның XVIII гасырда гына төзелүе версиясе файдасына бу корылманың Казан шәһәре планында беренче тапкыр 1717—1718 елларда, ягъни Петр заманында гына барлыкка килүе дә күрсәтә. Мәсәлән, С. Саначин картографик һәм язма чыганакларны анализлау нигезендә манараны төзү вакытын 1694—1718 еллар дип билгели[15].

Кремльдә Кол Шәриф мәчете төзелешен җитәкләгән архитектура профессоры Нияз Халит, баш күтәргән башкортлар Казанга 30 чакрым якынлашкач һәм шәһәрне алу куркынычы тугач, башняны Петр хөкүмәте дошман хәрәкәтен күзәтү өчен салган дип саный[1]. Күзәтү манарасы шәһәрнең иң биек урынында, бәлки, элек шул урында торган манараның фрагментларыннан файдаланып төзелгән, ул да үз вакытында күзәтү пункты булып хезмәт иткән, дигән фикер әйтә[1]. Манараның өске ярусыннан, яхшы һава торышы булганда, радиусы 50 чакрымга кадәр (Зөягә тиклем) территория күренә[1]. Төзүчеләрнең ашыгуын фундаментның йомшаклыгы (1,5 метрдан кимрәк) күрсәтә, ул манараның авышуына сәбәп була[1]. Гомумән алганда, манара капкасы булып торган оберкомендант йортының төзелеше 1708 елда зур Казан губернасы төзелү белән бәйле.

Манараның хан чорында төзелүе турында фаразлар

Манараның ханнар чорында барлыкка килүе турында төбәкне өйрәнүче, Казан император университеты профессоры Н. П. Загоскин фаразлый. XX гасыр башын өйрәнүче Н. А. Спасский манараның аскы ярусларын ханлык чоры корылмалары дип саный, ә калган өлеше XVIII гасырда, элеккеге Нургали мәчетен чиркәүгә әйләндерү вакытында, салынган дип күрсәтә[21]. Манараны ханлык чоры белән бәйләп караучылар манара башта хан мәчете яки Нургали (Нур-Али) мәчете белән бәйле булган дип уйлыйлар[22]:235-236, ул манара функциясен үтәгән булырга мөмкин.

undefined

Манараның оч өлеше

undefined

Манарага ике башлы бөркет урнаштыру 1730 елга карый. Казан татарларында сакланган риваятьләр буенча, манараның шар формалы өлешендә татар тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле мөһим документлар сакланган, имеш. XIX гасырда шарны төшереп тикшерәләр, ләкин берни чыкмый.

1918 елның февралендә Үзәк мөселман комиссариаты (Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты каршындагы Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариаты) инициативасы белән Халык комиссарлары Советының милли тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен — Казандагы Сөембикә манарасын һәм Оренбургтагы Кәрвансарайны мөселманнарга кайтару турындагы декретларга кул куела. Сөембикә манарасын тапшыру турындагы М. Вахитов имзалаган телеграмма Казан Советының гомуми җыелышында Я. С. Шейнкман тарафыннан укыла. 1918 елның 14 мартында чыккан «Правда» газетасында манараны Казанның мөселман халкына тапшыру тантанасы турында хәбәр ителә[23]:215. Шул вакытта Россия гербы көмеш ярымайга алмаштырыла. 1930 нчы елларда дәүләтнең дингә каршы сәясәте белән бәйле манарадан ярымай салдырыла.

1993 елда, татар җәмәгатьчелеге үтенече буенча, манара башына янә алтыннан ясалган ярымай куела, ул «1552 ел корбаннарын искә алу намазында азан уку өчен манара буларак кулланыла»[1].

undefined

Манара авышлыгы

2021 елның гыйнварында Татарстан Республикасының мәдәни мирасны саклау комитеты башлыгы Иван Гущин хәбәр иткәнчә, Сөембикә манарасының вертикаль күчәрдән тайпылышы критик ике метрны тәшкил итә. Комитет тарафыннан җир өслегендә лазерлы сканерлауның заманча технологияләрен кулланып айлык мониторинг оештырылган[24].

Риваятьләр

Манара атамасының килеп чыгышы турында фәнни нигезләмәләре булмаган берничә риваять яши[1]:

  • Манараны Казан патшабикәсе Сөембикә 1549 елда вафат булган ире Сафагәрәйнең истәлеген мәңгеләштерү максатыннан төзи.
  • Манараның җиде каты аның,1552 елда Казанны алганнан соң, Иван Васильевич тарафыннан җиде көн эчендә төзелүен символлаштыра. Төзелеш инициаторы дип җиденче каттан егылып төшкән Сөембикәне атыйлар. Аның бу гамәленең сәбәбе төрлечә бирелә. Мәсәлән, туристларга рус патшасы аңа кияүгә чыгарга тәкъдим иткән, дип сөйләнә.
  • Манара Сөембикә әмере буенча Хан мәчете манарасыннан яңадан торгызыла.

Бу шәһәр риваятьләре, нигездә, XIX гасыр юлнамәләрендә сакланган романтик тарихларга барып тоташа.

Шул ук вакытта, Казан халкы арасында манараның шпиленә куелган алтын йөгертелгән шарда ханлык чорына караган документлар саклана дигән фикер яши. Татар җәмәгатьчелеге үтенече буенча, Казан губернаторы шарны салдырып тикшерергә куша. Аның эчендә документлар табылмый, әмма шаһитлар раславынча, шар тутыккан һәм тишелгән була.

Мәдәнияттә

Алексей Щусев Мәскәүнең Казан вокзалы манараларының берсен Сөембикә манарасы силуэты формасында ясый.

Сөембикә манарасы «Кабан күле хәзинәләре» фильмы сюжеты өчен әһәмиятле. Анда төп геройлар хәзинә серләрен чишү өчен шул исәптән манара эченә дә керәләр. Эре планнар өчен Мәскәү павильонында Сөембикә манарасының чын зурлыктагы фрагменты төзелә[25].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Нияз Халит. Башня Сююмбике в Казанском кремле Архивная копия от 24 октябрь 2020 на Wayback Machine
  2. 1 2 Казань в памятниках истории и культуры / Под ред. С. С. Айдарова, А. Х. Халикова, М. Х. Хасанова, И. Н. Алеева. — Казань, 1982.
  3. Историко-архитектурный анализ изображения города Казани голландским мастером Корнелисом де Брейном. [Электронный ресурс]: http://vestnik.spbu.ru/html20/s02/s02v2/14.pdf Архивная копия от 17 июль 2021 на Wayback Machine
  4. «План Казанской крепости по большом масштабе снят и сочинён 1777 г.» // РГВИА. — Ф. 349. — Оп. 17. — Д. 212.
  5. «План Губернскаго города Казани» // РГИА. — Ф. 1293. — Оп. 166. — Д. 3,4.
  6. Гервер (?). Описание города Казани // Труды ИОАИЭ. — 1907. — Т. XXIII. — Вып. 3. — С. 4.
  7. Историографическое описание Казанской губернии, что прежде было царство Болгарское, потом Казанское…, сочинённое Уфимскаго леснаго стата землемером титулярным советником Капитоном Мильковичем, 1804 года… // Библиотека Санкт-Петербургской духовной академии. — Рук. № 315. — Л. 22 об.
  8. «План города Казани…» // РГИА. — Ф. 1293. — Оп. 168. — Д. 9.
  9. «План города Казани…» // ОРРК НБ КГУ. — Инв. № 450.
  10. «План Губернскаго города Казани» // Проект зон охраны памятников истории и культуры. — 1985. — Альбом 3. — С. 10.
  11. Казанские известия. — 1815. — № 82. — 13 октября. — С. 463.
  12. «Генеральный план Казанскому кремлю» // Опубликовано в: Шквариков В. А. Планировка и строительство русских городов // Русская архитектура. — М., 1940. — [С.140].
  13. «План города Казани…» // ОРРК НБ КГУ. — Инв. № 4062.
  14. Лангель И. Ф. Краткое медико-физическое и топографическое обозрение Казанской губернии и губернскаго города Казани // Прибавление к Казанскому вестнику. — 1829. — № 8. — 23 февраля. — С. 64.
  15. 1 2 Саначин C. Иконография и планы Казанского Кремля о возрасте Сююмбекиной башни // Казань. — 2002. — № 9. — C. 37—47.
  16. Ахмеров Г. Избранные труды. — Казань, 1998. [из сочинения «История Казани» 1910 года]
  17. Мэржани Ш. Мэстэфадел-эхбар фи эхвали Казан вэ Болгар. — Казань, 1989. [переиздание монографии 1885 года]
  18. Халиков А. Х., Алишев С. Х. История Казани. — Книга I. — Казань, 1988.
  19. Бусева-Давыдова И. Л. Об истоках композицонного типа «восьмерик на четверике» в русской архитектуре конца XVII века Архивная копия от 25 февраль 2020 на Wayback Machine // Архитектурное наследство. — № 33. — М., 1985. — С. 220—225.
  20. Халиков А. Х. Что, башня, в имени твоём? // Татарстан. — 1992. — № 11—12. — С. 60—65.
  21. Спасский Н. А. Очерки по родиноведению. — 2-е изд. — Казань, 1912. — С. 244.
  22. Галлямов Р. «Башня Сююмбике ханской мечети…» // Казанское ханство: Актуальные проблемы исследования / Материалы Научного семинара «Казанское ханство: Актуальные проблемы исследования» 5 февраля 2002 года. — Казань: Издательство «Фэн», 2002. — 320 с. — C. 215—237.
  23. Рашитов Ф. А. История татарского народа: С древнейших времён до наших дней: Учебное пособие для национальных школ, гимназий, лицеев. — Саратов: Региональное Приволжское издательство «Детская книга», 2001. — 288 с: ил. — (Знай и люби родной край). — ISBN 5-8270-0257-7.
  24. Падающая башня Сююмбике в Казани отклонилась на критические два метра.
  25. Трейлер фильма «Сокровища О. К.» Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2025.
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани