Мулланур Вахитов
Муллану́р Муллаҗан улы Вахи́тов (1885 елның 10 августы, Пермь губернасы Көңгер өязе Казай авылы — 1918 елның 19 августы, Казан шәһәре) — Гражданнар сугышында катнаша, татар инкыйлабчысы һәм журналист, күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе[1].
Тәрҗемәи хәле
1885 елның 10 августында Пермь губернасы Көңгер өязе Казай авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. 1899 елда училищега укырга керә һәм социал-демократлар җитәкләгән укучылар төркеменә кушыла[2].
Соңрак, 1903 елдан, татар укучы яшьләренең «Шимбәчеләр» түгәрәге, 1905–1906 елларда Казандагы марксистик түгәрәкләр әгъзасы була.
Казан реаль училищесын тәмамаганнан соң (1907), Петербург политехника институтының икътисад бүлегенә (1907–1910) укырга керә[3].
1905–1907 елларда Казанда инкыйлабта катнаша[3].
1911 елда Петербург психоневрология институтының юридик факультетына күчә, анда Владимир Бехтерев, Михаил Фрунзе, Ян Гамарник һәм Лиса Рейснер белән очраша. Уку чорында рус матбугатында мәкаләләр, шигырьләр бастыра, мөселман студентлары түгәрәген оештыра. Инкыйлаб рухлы яшьләр белән аралашып, сәяси ышанычсыз дип бәяләнә һәм полициянең яшерен күзәтүе астында яши. 1916 елда укуы өчен взнос түләмәгәне өчен 4 нче курста укуыннан азат ителә[2]. М. Вахитов югары белемгә ия техник инженерларның берсе була, алдагы эшчәнлеген Казанда дәвам итә.
1917 елның маенда беренче татар сәяси милли партиясен — «Мөселман социалистлар комитеты»н оештыра, аның белән җитәкчлелек итә. Шулай ук хакимиятне Советларга тапшыру мәсьәләләрендә большевиклар позициясенә кушыла. 1917 елның июнендә комитетның басма органы булган «Кызыл байрак» газетасын нәшер итә башлый[2], газетаның мөхәррире була[4], басма орган ярдәмендә сугышка каршы һәм инкыйлаб пропагандасы алып бара.
Соңрак Учредительләр җыены әгъзасы итеп сайлана. Җыен эшендә катнашу өчен Петроградка бара.
1918 елның 17 гыйнварында ул Мәскәүдә Үзәк мөселман комиссариаты комиссары, РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе итеп билгеләнә. Милли мәсьәләләр буенча дәүләт комитетының коллегия эшчәнлеге барышында Татар-башкорт Совет Республикасы турындагы Нигезләмәне имзалый һәм беренче Бөтенроссия эшче-мөселманнар мәҗлесен җыю буенча инициатор була. Болак арты республикасын (Татар-башкорт Урал-Идел штаты) юк итү өчен Казанга матрослар отряды җибәрә.
1918 елның июлендә Идел буенда азык-төлек эшләре буенча гадәттән тыш комиссар итеп билгеләнә[4]. Акларга каршы көчләрне туплау өчен, августта Казанга юл тота[5].
Казанга КОМУЧ халык армиясе һөҗүм иткәннән соң , кулга алына һәм җәзалап үтерелә[6].
Казанның Архангельск зиратында җирләнә[7].
Истәлекләр
Казан
1922 елда абыйлы-энеле Крестовниковлар исемен йөрткән элеккеге стеарин һәм сабын җитештерү заводына Мулланур Вахитов исеме бирелә. Заводның яңа исеме — «Мулла-Нур Вахитов исемендәге беренче номерлы дәүләт химия, шәм һәм сабын җитештерү заводы» (алга таба Вахитов исемендәге химкомбинат, хәзерге вакытта «Нәфис-Косметикс» АҖ).
1924 елда Николаев бистәсе тарихи районындагы барлык Николаев урамнары М. Вахитов хөрмәтенә 1 нче, 2 нче һәм 3 нче Аркылы Вахитов, 1 нче һәм 2 нче Кече Вахитов (1927 елдан Яңа һәм Иске Вахитов) атамасына үзгәртелә[8]. Яңа Вахитов урамы гына бүгенге көнгә кадәр үз исемен саклап калган.
1962 елда химкомбинат урнашкан мәйданга Вахитов исеме бирелә[9].
1973 елда Мулланур Вахитов исеме Казан шәһәр үзәгенең көнчыгыш өлешен алып торган районга бирелә. Аның мәйданы 1995 елда киңәйтелә һәм тулаем үзәкне биләп тора.
Шулай ук инкыйлабчы истәлегенә шәһәр үзәгендәге тимер юл станциясенә дә Вахитов исеме бирелә.
1985 елда ТАССРда М. Вахитовның тууына 100 ел тулу вакыйгасы билгеләп үтелә. Казанның елга аръягы өлешендә урнашкан яңа урам (башта Чистай урамының бер өлеше) аның исеме белән атала.
2000 еллардан Казан кече боҗрасының бер өлеше аның исеме белән атала.
Казанның үзәк мәйданында (ул чорда — Куйбышев, бүгенге көндә — Тукай исемен йөртә) калкулыкта Вахитовка мәһабәт һәйкәл куела. 2000 еллар азагында аны Вахитов мәйданына күчерү уйланылган була.
Татарстан
Түбән Кама шәһәрендә Вахитов проспекты бар, шулай ук шәһәр хастаханәсе тирәсендә Вахитов бюсты тора
Яр Чаллы шәһәрендә дә Вахитов проспекты бар, 2 номерлы гимназия Мулланур Вахитов исемен йортә. Бөгелмә, Бәләбәй, Ишембай ,Нурлат, Чистай шәһәрләрендә дә Вахитов урамнары бар.
1970 елда Лениногорск шәһәрендә Вахитов бюсты куела.
ТАССРның Арча районы Яңа-Сала авылындагы колхоз Вахитов исемен йөртә.
Югары Ослан, Әлки муниципаль районарында Мулланур Вахитов исемендәге авыллар бар.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 10 августа родился известный татарский революционер – Мулланур Вахитов. 5 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ 1 2 3 Мулланур Вахитов: самый яркий татарский революционер [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2025.
- ↑ 1 2 Мулланур Вахитов: состоятельная семья, увлечение социализмом и юношеский максимализм. 5 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ 1 2 А.Ю.Хәбетдинов. Вахитов Мулланур Муллаҗан улы. Tatarica — Татар энциклопедиясе. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2025.
- ↑ Письма Мулланура Вахитова отцу и мачехе из Казанской губернской тюрьмы с просьбой о свидании (рус.). Государственный комитет Республики Татарстан по архивному делу. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2025.
- ↑ Гражданская война и иностранная интервенция в СССР: Энциклопедия. — М.: Советская энциклопедия, 1987. — С. 87—88.
- ↑ 125 лет со дня рождения Мулланура Вахитова. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2020. Архивировано из оригинала 1 июнь 2015 года.
- ↑ Протокол № 36 заседания Президиума Казанского городского совета рабочих и красноармейских депутатов X созыва от 23 сентября 1924 года
- ↑ О Реестре названий улиц города Казани от 03 февраля 2016 - docs.cntd.ru. docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2023.
- ↑ Индексы России: почтовые индексы городов по адресу. index.kodifikant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2023.
- ↑ Туристическая компания Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2015. Архивировано из оригинала 2 апрель 2015 года.
Әдәбият
- Исхаков В. М. Мулланур Вахитов. — Пермь: Пермское книжное издательство, 1958. — 56 с. — (Замечательные люди Прикамья).