Тукай мәйданы (Казан)

Тукай мәйданыКазанның үзәгендә, Вахитов районында урнашкан мәйдан. 1998 елдан бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) исемен йөртә. Мәйдан аркылы Пушкин урамы уза.

Тарих

Казанның Богоявление бистәсенең көньягында (якынча хәзерге «Татарстан» кунакханәсе торган урында) сазлы ярлары белән Грузеево күле булган. XVIIXVIII гасырлар чигендә биредә Кирпеч бистәсе оеша. Проломная урамы азагында, Богоявление һәм Кирпеч бистәләре арасында мәйдан барлыкка килә. Анда балык сату урыннары булгач, базар алдындагы мәйдан Балык рәтләре (рус. Рыбнорядская) дип атала башлый. Әлеге мәйдан — Казанда иң беренче таш җәелгән мәйдан булып санала. 1829 елның 6 октябрендә шул уңайдан шәһәрдә тәре йөреше уздырылуы мәгълүм.

Элегрәк бу мәйданда трамвайларның әйләнеп китү боҗрасы урнашкан булган, шунлыктан мәйданның халык арасында киң таралган атамасы — «Боҗра» (рус. Кольцо). Инкыйлабтан соң В. В. Куйбышев исемен йөртә, 1998 елдан Габдулла Тукай исемендәге мәйдан.

Биналар һәм әһәмиятле объектлар

Транспорт

  • Мәйдан аркылы шәһәр эче автобусы һәм троллейбус маршрутлары уза.
  • Шәһәрара автобусларның һәм такси тукталышы бар.
  • Метроның «Тукай мәйданы» тукталышына төшәргә мөмкин.
  • Мәйданда дүрт якка чыгышлы җир асты кичүе бар.
Мәйданның түгәрәк панорамасы (2010-2011 елның карлы кышы).
Мәйданның түгәрәк панорамасы (2010-2011 елның карлы кышы).
Пенсия фонды бинасына (с) керү юлыннан Боҗра манзарасы.
Пенсия фонды бинасына (с) керү юлыннан Боҗра манзарасы.

Әдәбият

  1. Их именами названы улицы Казани. К.: ТКН, 1977.
  2. Әмиров К. Ф. Казань: Где это улица, где этот дом? К.: ТКН, 1995.
  3. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5

Сылтамалар

Искәрмәләр

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани

Тема буенча өстәмә