УРАМ (экстрим-парк)
«УРАМ» экстрим-паркы (рус. Экстрим-парк «УРАМ», ингл. URAM Extreme Park) — Россиядә һәм Европада актив ял итү һәм спортның экстремаль төрләре белән шөгыльләнү өчен булдырылган экстрим-паркларның берсе[1]. Ул Казан шәһәре үзәгендә, Кирмән яр буенда Миллениум күпере янында урнашкан. Мәйданы — 4,2 гектар.
Тарихы
Паркның тарихы 2017 елда Миллениум күпере районында урам мәдәнияте һәм урам сәнгате бергәлеген формалаштырудан башлана[2]. 2018-2019 елларда проект Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан хуплана һәм Казансу елгасы яр буе үсешенә зур йогынты ясый. Төзелеш тиз бара, урам зонасын алты ай эчендә төзиләр. Паркның беренче (ачык) өлеше 2020 елның августында ачыла. Ябык павильон кыяда 2021 елда ачыла, бу һава торышына карамастан, ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә[3].
Проект Legato Sports Architecture ширкәте һәм КОСМОС бюросы тарафыннан эшләнә.
Төзелеш һәм инфраструктура
Парк ике төп өлештән тора[4]:
Ачык өлештә (1,9 гектар мәйдан) профессиональ спорт зоналары һәм BMX, скейтбординг, роликлар, самокатлар өчен объектлар булган җәяү йөрү урыннары бар. Биредә скейт-парк, ике памп-трек, воркаут һәм паркур өчен мәйданчык, стритбол паркы һәм эйр-парк урнашкан. Бу зона спортчыларны Олимпия уеннарына һәм дөньякүләм ярышларга әзерләү өчен файдаланыла.
Ябык өлеш — скейт-парк, эйр-парк, буль, спорт залы, бию һәм лекция заллары, кафе ял итү зонасы белән җиһазландырылган 7 900 м2 мәйданлы павильон. Заманча интерьер спортчылар һәм килүчеләр өчен стильле атмосфера тудыра, елның төрле сезонында күнегүләр һәм чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә.
Парк чаралары
Эктрим-парка 2019 елдан URAM FEST фестивале уза.
Искәрмәләр
- ↑ Новый центр уличной культуры России: каким будет крытый УРАМ — самый большой экстрим-парк в Европе? Министерство по делам молодежи Республики Татарстан (30 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
- ↑ Экстрим-парк «Урам». Молодежные центры РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
- ↑ В Казани крытую часть экстрим-парка "Урам" планируют открыть для посетителей к ноябрю. ТАСС (30 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
- ↑ Крытый экстрим-парк УРАМ в Казани. prorus.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
| Казанның истәлекле урыннары | ||