Габдулла Тукай һәйкәле (Пушкин урамы, Казан)

Габдулла Тукай һәйкәле ( рус. памятник Габдулле Тукаю) — татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайга багышланган һәйкәл. Ул Казанның Вахитов районындагы Габдулла Тукай мәйданы янындагы скверда урнашкан. Һәйкәл Россиянең мәдәни мирас объектларының федераль әһәмиятле исемлегенә кертелгән[1].

Тасвирлама

Һәйкәл бронзадан эшләнгән Габдулла Тукай фигурасыннан һәм кара лабрадориттан ясалган постаменттан тора. Сын кулында китап тоткан поэтны сурәтли, биеклеге 4 метрдан артык. Постамент квадрат нигездә урнашкан, дүрт кырлы өлеше өчпочмаклы кисемнәр аша салмак кына сигез кырлы формага әйләнә; постамент татар халык орнаменты белән бизәлгән, алгы ягында кирилл һәм гарәп графикасында «Габдулла Тукай. 1886—1913» дип язылган. Һәйкәлнең гомуми биеклеге якынча 10 метр[2].

Скульптура халык шагыйренең психологик тирәнлеген һәм героик-романтик күтәренкелекне чагылдыра. Кулларына китап тотып борылган гәүдә һәм энергияле йөз-кыяфәт шагыйрьнең иҗат көчен һәм тормышчан характерын күрсәтә. Фигура һәм постаментның пропорцияләре, чиста сызыклары һәм полировкасы һәйкәлгә күренекле һәм монументаль күренеш бирә[2].

Тарихы

Һәйкәлнең скульпторлары — С. С. Ахун, Л. Е. Кербель, Л. М. Писаревский, архитекторы — Л. Н. Павлов[3][2].

Һәйкәл рәсми рәвештә 1958 елда ачыла. Ачылыш тантанасында ТАССР Советы Министрлары рәисе Сәет Шәрәфиев, Татария Язучылар берлеге рәисе Афзал Шамов, Казан шәһәре Горисполкомы рәисе Павел Тунаков, Казан университеты ректоры Михаил Нужин һәм «Спартак» аяк киеме фабрикасы хезмәткәрләре катнаша. 1993 елда мәйданга Габдулла Тукай исеме бирелә[4].

Казанда Габдулла Тукай скверыннан тыш, шагыйрьнең сыны Театр урамында һәм Иске татар зиратында да бар.

Традицияләр

Һәйкәл янында ел саен 26 апрель, Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан Республикасында Туган тел көне бәйрәм ителә. Бу көнне рәсми затлар, әдәбиятчылар, сәнгать эшлеклеләре, мәктәп укучылары һәм студентлар һәйкәлгә чәчәкләр сала; шигырь бәйгеләре һәм башка мәдәни чаралар үткәрелә.

2025 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәйкәлгә чәчәкләр сала. Чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың иҗади интеллигенциясе һәм шагыйрьнең иҗатын хөрмәт итүче халык катнаша[5].

Искәрмәләр

  1. Перечень объектов культурного наследия Республики Татарстан. Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2026.
  2. 1 2 3 Габдулла Тукай һәйкәле. Онлайн-энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2026.
  3. Гид по следам Габдуллы Тукая в Казани. Tatar-inform. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2026.
  4. Когда появился первый памятник Тукаю в Казани? Габдулла Тукай — жизнь и творчество. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2026.
  5. Новости. Официальный Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2026.

Сылтамалар

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани

Тема буенча өстәмә