Дмитрий Бәдретдинов бюсты (Чаллы)

Дмитрий Бәдретдиновка һәйкәлТатарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов истәлеген мәңгеләштерү өчен урнаштырылган мемориаль бюст.

Максаты

2000 елның 1 мартында Аргун тарлавыгында Чечня территориясендә контртеррористик операция үткәргәндә 76 һава-десант дивизиясе 104нче гвардия парашют-десант полкының 6нчы парашют-десант ротасы террорчыларның күп тапкыр көчлерәк булган каты һөҗүмен кабул итә. Десантчылар селкенми, чигенми, ахырга кадәр үзләренең хәрби бурычларын үтиләр, кыюлык һәм батырлык күрсәтеп, үз тормышлары бәрабәренә дошманның юлын киртәлиләр[1]. РФ Президенты РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнарына 104нче гвардия парашют-десант полкының 6нчы парашют-десант ротасы хәрбиләренең истәлеген мәңгеләштерү буенча чараларны тормышка ашырырга тәкъдим итә[2]. Россиядә алтынчы рота сугышчыларына барлыгы 75 һәйкәл куелачак. Десантчыларның Аргун тарлавыгында батырлыгына егерме ел тулу уңаеннан Дмитрий Бәдретдиновка Чаллыда мемориаль бюст ачыла.

Урыны

Бюст Дмитрий Бәдретдинов укыган 46нчы урта мәктәп территориясендә (423831, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Чулман проспекты, 56 йорт) ачылган.

Катнашучылар

Тантаналы чарада Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, «армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять» (ДОСААФ) төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе эчке хезмәт генерал-майоры Дамир Динниулов катнаша. Һәлак булган солдатларның әниләре дә чакырылган иде. Чарада шулай ук Дмитрий Бәдретдиновның кызы Диана (Березина) да катнаша.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Яр Чаллының истәлекле урыннары
Чаллы туграсы

Тема буенча өстәмә