Төзүче (стадион, Яр Чаллы)

Төзүче - Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәрендәге стадион. Бу шәһәрдәге иң зур спорт корылмаларының берсе. Стадион йөгерү юллары белән ясалма өслекле футбол кырын үҙ эченә ала. Трибуналарның сыйдырышлыгы - 9120 кеше. Стадион физик культура һәм спортны үстерү буенча шәһәр үзәкләренең берсе булып тора. Төрле елларда стадионда «Турбина», «КАМАЗ», «КамАЗ»-д, "КАМАЗ" (ж) футбол клублары матчлары узды. 2006 елга кадәр стадион «Сатурн» футбол клубының өй аренасы була.

Тарих

Стадион Яр Чаллының иң борынгы спорт ареналарының берсе булып тора. Стадион төзелеше 1970 еллар ахырында шәһәрнең иске өлешендә башланды. Нәтиҗәдә, 1979 елда шәһәрлеләр тулы кыйммәтле укыту-тренировка процессын оештырырга, шулай ук республика һәм хәтта Россия дәрәҗәсендәге ярышлар үткәрергә мөмкин булган спорт корылмасына ия булдылар[1] . «Төзүче» һәрвакыт физик культура белән массакүләм шөгыльләнү өчен яраткан мәйданчык, «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсенең спартакиадалар һәм башка һәвәскәрләр ярышлары уздыру урыны булды. 1981 елдан башлап кыш саен футбол мәйданында тимераякта массалы шуу өчен шугалак салынды. 1983 елдан 1986 елга кадәр стадионда самбо һәм спорт гимнастикасы секцияләре эшләде. Моннан тыш, авыр атлетикачылар стадионда күнегүләр ясадылар.

19701980 елларда стадион «Турбина» футбол клубының төп аренасы иде, ул ил чемпионатының икенче лигасында уйнады.

1991 елга кадәр стадион «Камгэсэнергострой» профсоюз комитетының спорт корылмалары идарәсе һәм «Труд» ирекле спорт җәмгыятенең спорт базасы була. 11993 елда «Төзүче» стадионында «КАМАЗ» футбол клубы Югары лигада беренче һәм икенче өй матчларын үткәрде. 1995 елдан соң стадион Яр Чаллы мэриясенең физик культура, спорт һәм туризм бүлеге балансына күчерелә[2] . 2001—2006 елларда стадионда «Сатурн» футбол клубы үз өендәге матчларын узгара

Хәзерге вакыт

Хәзерге вакытта стадионда «Төзүче» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли, ул үз эченә спортның өч төре: футбол, бокс, авыр атлетика буенча бүлекләрне ала. Шулай ук стадион шәһәр Җиңү Көне, Сабантуй, Төзүчеләр көне бәйрәмнәрен  үткәрү урыны булып тора. Аның кырында медицина хезмәткәрләренең спорт ярышлары, янгынга каршы спорт төрләрендә республика ярышлары һәм башка бик күп ярышлар уза .

Реконструкция

2016 елдан стадионда реконструкция уза[3][4]

Сыешлык

Трибуналарының сыйдырышлыгы - 9120 кеше, шуларның:

көнбатыш (үзәк) трибуна: 6720 кеше

түбән баскыч: 3360 кеше

көнчыгыш трибуна: 2400 кеше

Кызыклы фактлар

undefined

Стадионга керү алдыннан Яр Чаллыда иң гадәти булмаган скульптура композицияләренең берсе — «Регби уйнаучы скульптурасы» урнаштырылган, аның авторы — Илдар Ханов[5].

2009 елның августында «Төзүче» стадионында 30 сәгать 49 минут дәвамында туктаусыз эстафета үткәрелә, ул Россия рекордлар китабына иң озын эстафета буларак кертелә. Гомуми озынлыгы 60 7200 метрга сузылган эстафетада барлыгы 4799 кеше катнаша[6].

2012 елның 15 августында «Төзүче» стадионында футбол буенча Россиянең икенче җыелма командасы Бельгия яшьләр җыелма командасы белән футбол буенча матч алдыннан тренировка үткәрә[7] .

Адрес

Фотогалерея

Стадион "Строитель" в Набережных Челнах (3).jpg Стадион "Строитель" в Набережных Челнах (2).jpg Стадион "Строитель" в Набережных Челнах (4).jpg

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. История и общая информация о стадионе «Строитель» (недоступная ссылка). www.nabchelny.ru. Дата обращения: 3 ноября 2012. Архивировано 15 октября 2013 года.
  2. осту
  3. Стадион «Строитель»: искусственный газон из Сербии и расширенные беговые дорожки. www.chelnyltd.ru (18 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2016.
  4. Челнинский стадион «Строитель» отремонтируют (рус.). Газета Единство. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июль 2017. Архивировано из оригинала 9 гыйнвар 2021 года.
  5. Благодаря чему в Челнах появилось регби?. www.stv-media.ru (1 марта 2010).Дата обращения: 4 ноября 2012.
  6. 5 августа в 17 часов 49 минут Набережные Челны побили три рекорда. www.old.nabchelny.ru (5 августа 2009).Дата обращения: 4 ноября 2012.Архивировано 23 января 2013 года.
  7. .ru