1995 ел
| Милади тәкъвим | 1995 MCMXCV |
| Юлиан тәкъвим | 1994—1995 (14 гыйнвардан) |
| Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7503—7504 (14 сентябрьдән) |
| Римны нигезләгәннән башлап | 2747—2748 (4 майдан) |
| Яһүдләр тәкъвиме |
5755—5756 ה'תשנ"ה — ה'תשנ"ו |
| Һиҗри тәкъвим | 1415—1416 |
| Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4487—4488 (11 августтан) |
| Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1444 ԹՎ ՌՆԽԴ
|
| Кытай тәкъвиме | 4691—4692 (31 гыйнвардан) 甲戌 — 乙亥 яшел эт — яшел дуңгыз |
| Хәбәш тәкъвим | 1987 — 1988 |
| Борынгы һинд тәкъвиме | |
| - Викрам-самват | 2051—2052 |
| - Шака самват | 1917—1918 |
| Шәмси тәкъвим | 1373—1374 |
| Буддачылык тәкъвиме | 2538 |
| Япон ел исәбе | 7 ел Хэйсэй |
1995 (бер мең тугыз йөз туксан бишенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча якшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1995 елы, II меңьеллыкның 995 елы, XX гасырның 95 елы, XX гасырның 10 унъеллыгының 5 елы, 1990 елларның 6 елы. 1995 елдан бирле 31 ел үтте.
Вакыйгалар
- Татар дәүләт гуманитар институты эшен башлап җибәрә.
- 1 гыйнвар — Австрия, Финляндия һәм Швеция Европа Берлегенә кушылалар.
- 20 март — Токио метросында террористик акт.
- 22 март — космоста 438 көн үткәргәннән соң Җиргә Валерий Поляков кайта.
- 12 апрель — дөньяның иң популяр каталогларның берсе Yahoo! эшли башлый.
- 17 май — Жак Ширак Франция президенты вазифаларына керешә.
- 11 июль — Босния сугышы вакытында серб гаскәрләре Сребреницаны басып алалар. Коралсыз мөселманнарны күпләп үтерү башлана.
- 24 август — Windows 95 операцион системасы дөнья күрә.
- 26 сентябрь — Украина Европа Шурасына кабул ителә.
- 3 октябрь — TV Tokyo каналында мәшһүр Евангелион аниме-сериалы премьерасы.
- 18 октябрь — Украина Европа Шурасына керә.
Туулар
Шулай ук карагыз: :Төркем:1995 елда туганнар
- 15 май — Ксения Ситник, Белорусия җырчысы, Балалар өчен Евровидение җыр бәйгесе 2005 җиңүчесе.
- 25 сентябрь — Рәзилә Мөхлисуллина, драма актрисасы, Әтнә татар дәүләт драма театры артисты.
- 21 декабрь — Айгөл Шәкүрова, драма актрисасы, Камал театры артисты.
Вафатлар
Шулай ук карагыз: :Төркем:1995 елда вафатлар
- Шиһап Нигъмәти, татар журналисты, публицист, «Азатлык» радиосы журналисты, мөдире.
- 1 гыйнвар — Нур Гайсин, татар шагыйре.
- 20 гыйнвар — Фатыйх Ибраһимов, педагог, журналист.
- 23 гыйнвар — Лилия Камалиева, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2016 елдан).
- 23 февраль — Джеймс Хэрриот, инглиз язучысы.
- 9 март — Җәвад Тәрҗеманов (74), татар язучысы.
- 12 март — Салих Баттал (89), татар язучысы, шагыйрь, драматург.
- 13 март — Чыңгыз Әхмәров (82), татар рәссамы.
- 23 март — Николай Баскаков, төрки халыклар белгече, төрки халыкларның классификациясен уйлап табучы.
- 2 апрель — Ханнес Альвен (швед. Hannes Olof Gösta Alfvén), швед астрофизигы.
- 18 апрель — Роза Макагонова, кино актрисасы, РСФСР атказанган артисты.
- 14 май — Денисов Иван Фёдорович, Советлар Союзы Герое.
- 24 май — Гарольд Вильсон, Бөекбритания премьер-министры, лейборист.
- 4 июнь — Фатыйх Шәрипов, Советлар Союзы Герое.
- 14 июнь — Мөхәммәт Мәһдиев (64), татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче, галим, укытучы.
- 1 июль — Ибраһим Нуруллин, татар язучысы, галим.
- 28 август — Роберт Бикмөхәммәтов (66), татар әдәбият галиме,
- 9 октябрь — Александр Дуглас-Хьюм, Бөекбритания премьер-министры (1963—1964).
- 29 октябрь — Риза Ишморат, татар драматургы.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
- Фәнис Яруллин, татар язучысы.
Нобель премиясе лауреатлары
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Мартин Перл, Фредерик Рейнс.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Пауль Крутцен, Марио Молина, Шервуд Роуланд.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Эдвард Льюис, Кристиана Нюсляйн-Фольхард, Эрик Вишаус.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Шеймас Хини.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Лукас.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Джозеф Ротблат.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ United Nations General Assembly Resolution 126 session 48 United Nations Year for Tolerance 2011 елның 13 август көнендә архивланган. [ингл.]