Фатыйх Шәрипов
Фатыйх Зариф улы Шәрипов (рус. Шарипов Фатых Зарипович; 20 гыйнвар 1921, Бәйрәкәтамак, Татарстан — 4 июнь 1996, Санкт-Петербург) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, өлкән лейтенант[1], танк ротасы командиры; подполковник. Советлар Союзы Герое (1944).
Тәрҗемәи хәле
Фатыйх Шәрипов 1921 елның 20 гыйнваренда Татарстан АССР Бөгелмә кантонының (хәзерге Ютазы районы) Бәйрәкәтамак авылында туа.
Бөгелмә педагогия училищесын (1937), Казан танк училищесын (1940–1942), Ленинград бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр югары мәктәбен (1946) тәмамлый. 1937–1940 елларда авыл мәктәбендә математика укытучысы булып эшли.
Бөек Ватан сугышында
1942 елда Ютазы районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә[2]. 40 нчы армиянең 10 нчы танк корпусы 183 нче танк бригадасының танк ротасы командиры. Брянск, Воронеж, I һәм II Украина фронтлары составында Воронеж-Косторненская, Белгород-Харьков юнәлешендә һөҗүмнәрдә, Днепрны кичүдә катнаша (1943). Яссы-Кишенев (1944) һәм Братислава–Брно (1945) юнәлешләрендә һөҗүм хәрәкәтләрендә катнаша. Ике тапкыр каты яралана.
Батырлыгы
Украина ССР Киев өлкәсе Кагарлык районы Балык авылы янында Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә: 1943 елның 23 сентябрендә Фатыйх Шәрипов җитәкчелегендәге рота елганы кичә, плацдарм яулый, 3 тәүлек буена дошманның контрһөҗүмен кире кайтарып тора. Днепрны кичкәндәге батырлыгы, кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләүгә тәкъдим ителә.
Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумының 1944 елның 10 гыйнварындагы «Кызыл Армиянең генералларына, офицер, сержант һәм рядовой составына Советлар Союзы Герое исеме бирү турында» Указы нигезендә «немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен» Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 2360) тапшырыла[3][4].
Сугыштан соңгы тормышы
1946 елда Ленинградның бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр югары мәктәбен тәмамлагач, югары хәрби уку йортларында хәрби әзерлек дәресләре укыта. 1951 елда подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга.
Ленинградта яши, Ленинград диңгез училищесында эшли[5].
1995 елның 4 июнендә Санкт-Петербург шәһәрендә вафат булган, шәһәрнең Көньяк зиратында җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Союзы Герое (Ленин ордены, «Алтын Йолдыз» медале (№ 2360); 10.01.1944).
- «Батырлык өчен» медале (12.09.1942[6]);
- Ике Кызыл Йолдыз ордены (16.07.1943[7]; 30.08.1943[8]);
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (06.04.1985[9]).
- Баулы районының мактаулы гражданины[10].
Исемен мәңгеләштерү
- 1985 елда Татарстан Республикасы Баулы бистәсенең Җиңү мәйданында Мәңгелек ут Һәм Советлар Союзы Геройлары, Баулы һәм Ютазы районнарында туып үскән Г. П. Евсеев, И. Д. Зиновьев, М. П. Панарин, Ф. З. Шәрипов бюстлары белән һәлак булган солдатлар хөрмәтенә мемориаль комплекс төзелгән[11].
- Казанның Җиңү паркындагы мемориаль комплекста исеме язылган мәрмәр такта куелган.
- Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан Фатыйх Шәрипов укыган Ютазы районының Бәйрәкәтамак башлангыч мәктәбе бинасының диварына мемориаль такта эленгән.
- Әлмәт һәм Старобельск шәһәрләрендә (Украина) Пионер дружиналарына Фатыйх Шәрипов исеме бирелгән[12].
- Фатыйх Шәрипов урамы Бәйрәкәтамак авылында һәм Урыссу бистәсендә бар[13].
- Урыссу бистәсенең Фатыйх Шәрипов урамында истәлек тактасы куелган[13].
- Баулы шәһәренең Геройлар аллеясында һәм Урыссу бистәсенең Җиңү скверында герой бюсты урнаштырылган[13].
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ На момент присвоения звания Героя Советского Союза.
- ↑ Шарипов Фатых Шарипович (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru.
- ↑ медаль «Золотая Звезда» № 2360 — Фатых Зарипович Шарипов
- ↑ {{{заглавие}}} // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 19 гыйнвар (№ 3 (263)). — С. 1.
- ↑ Ютазы рәсми сайтының «Районның шәрәфле ватандашлары» бүлегендә 2015 елның 11 июнь көнендә архивланган.
- ↑ Медаль «За отвагу» (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru.
- ↑ Орден Красной Звезды (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru.
- ↑ Орден Красной Звезды (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru.
- ↑ Орден Отечественной войны I степени (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru.
- ↑ Баулы районы шурасы президиумы карары № 5 25.04.1995
- ↑ Памятники истории и культуры Бавлинского района и города Бавлы.
- ↑ Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2011. Архивировано 9 октябрь 2011 года.
- ↑ 1 2 3 Uазета "Ютазинская Новь". Информационный час в рамках Дня Героев Отчества прошел в 5х классах Уруссинской школы №3 (рус.). Официальный сайт Ютазинского муниципального районы. jutaza.tatarstan.ru (13 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2025. [Тикшерелгән 15 апрель 2025]
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.