Георгий Яшин

Георгий Филиппович Яшин (17 апрель 1907, Бәерле, Алат волосте, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе11 сентябрь 1957, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, взвод командиры ярдәмчесе, 134 нче гвардия укчы Ленинград полкының (45 нче гвардия укчылар дивизиясе, 21 нче армия, Ленинград фронты) укчылар ротасында парторг, гвардия старшинасы. Советлар Союзы Герое (21.7.1944).

undefined

Тормыш юлы

1907 елның 17 апрелендә Казан губернасының Казан өязе Бәерле авылында туа. Милләте — рус. Туган авылы мәктәбен тәмамлагач, Казанда эшли. 1929—1931 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. 1942 елда икенче тапкыр армиягә алына.

Бөек Ватан сугышында катнашуы

1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышында Ленинград фронтында сугыша. Карелия муентыгындагы Выборг һөҗүм операциясе батырлык күрсәтә.

1944 елның маенда 45 нче гвардия укчы дивизиясе Ораниенбаумнан Фин култыгы аша Лисий борынына, аннан Белоостров бистәсеннән (Сестрорецктан төньяктарак) көньяк-көнбатыштарак урнашкан районга яшерен рәвештә күчерелә, биредә 21 нче армия составына керә.

1944 елның 10 июнендә Ленинград фронтының Выборг һөҗүм операциясе башлана. Белоостров бистәсеннән көньяк-көнбатыштарак дошман оборонасының беренче сызыгын өзеп, дивизия, каты сугышларда Белоостров-Выборг шоссесы буйлап (аның көнбатыш ягыннан) төньяк—көнбатышка таба хәрәкәт итә. 1944 елның 10 июнендә кичкә таба Келколово һәм Манила чигендә сугышлар барышында бер көн эчендә 15 чакрым алга бара. Сестра елгасын кичеп, дивизия Яппиля, Икала торак пунктларын ала һәм 15 июньдә Кивеннапа торак пунктыннан (хәзерге Выборг районының Первомайское бистәсе) көнбатыштарак фин оборонасының икенче сызыгына чыга.

15 июньдә дивизия резервка чыгарыла. 1944 елның 22 июнендә 134 нче гвардия укчы полкына «Ленинград» исеме бирелә.

Батырлыгы

1944 елның 10 июнендә Белоостров бистәсе (хәзерге Санкт-Петербургның Курорт районы) янында дошманның оборона сызыгын өзгәндә гвардия старшинасы Георгий Яшин беренче булып һөҗүмгә күтәрелә һәм фин траншеясенә бәреп керә, ике сугышчысы белән бергә граната ярдәмендә дзотны юк итә, сугышта сафтан чыккан рота командирын алыштыра. Яраланса да сафта кала.

Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумының 1944 елның 21 июлендәге Указы белән немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен гвардия старшинасы Яшин Георгий Филипповичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла[1].

Сугыштан соңгы тормышы

1945 елда демобилизацияләнә. Казанда яши. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Эчке эшләр министрлыгының янгыннан саклау идарәсендә эшли.

1957 елның 11 сентябрендә вафат булган, Казан шәһәренең Арча зиратында җирләнгән[2].

Бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Выборг районында Яшино бистәсе герой исеме белән аталган[1].
  • Вахвиала авылының «Большевик» күмәк хуҗалыгына эшчеләрнең гомуми җыелышы карары нигезендә 1948 елның кышында Выборг районы территориясендә һәлак булган Советлар Союзы Герое Георгий Яшин истәлегенә «Яшино» исеме бирелә. Күмәк хуҗалык исемен үзгәртү РСФСР Югары Советы Президиумының 1948 елның 1 октябрендәге Указы белән расланган.
  • Биектау районының Бәерле авылында Георгий Яшин урамы бар.
  • Выборг районы Каменка бистәсендә хәрби шәһәрчек территориясендә мемориал куелган, биредә Карелия муентыгында барган сугышларда батырлык күрсәткән Советлар Союзы Геройларының барельефлары урнаштырылган, шул исәптән Георгий Яшинның барельефы да бар.
  • 2011 елда Биектау тимер юл тукталышы бистәсендә Пролетар урамының Үзәк мәйданда Яшин Георгий Филиппович бюст куелган[1].
  • 2015 елның 7 маенда Шуман урта гомуми белем бирү мәктәбе диварына мемориаль такта эленгән[2].
  • Биектау районының туган якны өйрәнү музеенда Советлар Союзы Героена багышланган экспозиция эшли.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Cлава-Дан Республики Татарстан (рус.). slava-dan.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2025. [Тикшерелгән 19 март 2025]
  2. 1 2 Яшин Георгий Филиппович. Виртуальный некроволь. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2025. [Тикшерелгән 19 март 2025]
  3. М.З. Хәбибуллин. Яшин Георгий Филиппович. Tatarica (энциклопедия). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2025. [Тикшерелгән 19 март 2025]

Әдәбият

  • Герои Советского Союза. Краткий биографический словарь. Москва. Воениздат. 1987. Том 2.
  • Книга героев/Батырлар китабы / Редкол.: Д. С. Шакиров (отв. ред.) и др. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000. — 394 с. — ISBN 5-298-01001-6.
  • Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
  • Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.

Тема буенча өстәмә