Аким Гаврилов
Аким Гаврилов (рус. Гаврилов, Аким Андреевич) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, II Украина фронты, 40 армия, 42 гвардия укчылар дивизиясенең 136 гвардия укчылар полкы взводы командиры, гвардия кече лейтенанты, Советлар Берлеге Каһарманы.Советлар Союзы Герое (1945).
Тәрҗемәи хәле
1904 елның 22 сентябрендә хәзерге Татарстанның Югары Ослан районы, Олы Мәми авылында, крестьян гаиләсендә туа. Милләте — рус.
Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Кузбасс шахталарында эшли, Татарстанга кайта, Мамадыш районы совхозында эшче комитеты рәисе булып эшли.
1941 елдан ВКП(б) әгъзасы. Кызыл Армиядә — 1942 елның июленнән. Казан танк училищесында укый[1]. Аны тәмамламаганнан соң, вакытыннан алда кече командир исемен ала һәм Мәскәүгә җибәрелә. «Т–34» танкына утыра. Беренче сугышчан чирканчыкны Курск дугасында радист-пулеметчы булып уза. Полтава янында яралана һәм госпитальгә эләгә. Урта командирлар мәктәбен тәмамлый.
Батырлыгы
Тиздән яңадан фронтка китә, анда гвардияче-укчылар взводын җитәкли. 1944 елның кышында Уң яр буе Украинаны азат итү бара. Язгы юл өзеклеге немецлар һәм совет частьлары арасында киртә булып яткан Тау Тикич елгасын (Черкассы өлкәсенең Маньковка районы, Антоновка авылы районында) җиңел генә кичеп чыгарга мөмкинлек бирми, бәрелешләр вакытында елга аркылы салынган күперне шартлаталар. 1944 елның 6 мартында Аким Гаврилов һәм аның сугышчылары бозлы суга керәләр. Кул сугышы вакытында Гаврилов яралана. Йортларның берсе янында җиңел машиналар күренә, бу штаб булуы турында сөйли иде. Йорт тәрәзәләреннән һәм ишекләреннән сибелгән пулемет утын гранаталар белән бастыралар. Нәтиҗәдә, кыйммәтле штаб документларын кулга төшерәләр. Нәкъ менә шушы батырлыгы өчен Гаврилов Герой йолдызы белән бүләкләнә.
Аким Андреевич, госпитальдә алган яраларыннан җиде ай дәвалана, туган ягына култык таягы белән кайта. 1944 елның сентябрендә запаска китә.
СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 13 сентябрендәге Указы белән немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен гвардия кече лейтенанты Аким Андреевич Гавриловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 5315) тапшырыла.
Геройның соңгы еллары Алабуга шәһәре белән бәйле була, беркадәр вакыт Алабуга шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли.
1982 елның 22 гыйнварында вафат була, Алабуга шәһәрендә җирләнгән.
Исемен мәңгеләштерү
- Югары Ослан районы Олы Мәми һәм Югары Ослан торак пунктлары, Алабуга шәһәрендә урамнар Герой исемен йөртә.
- Татарстан Республикасы Югары Ослан районының Түбән Озеро бистәсе урта мәктәбе Гаврилов исеме белән аталган.
- Герой бюсты Алабугада Хәтер мәйданында һәм Югары Осланның Геройлар паркында урнашкан[2].
Дәүләт бүләкләре
- Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Искәрмәләр
- ↑ Наша гордость " Герои СССР Архивная копия от 14 февраль 2012 на Wayback Machine.
- ↑ Площадь Памяти Архивная копия от 9 июнь 2013 на Wayback Machine.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Аким Гаврилов