Гани Сафиуллин


Гани Биккенә (Биккенәй) улы Сафиуллин (рус. Ганий Бекинович Сафиуллин; 1 июль 1905, Иске Кишет, Казан өязе, Казан губернасы14 октябрь 1973, Казан) — совет хәрби башлыгы, генерал-лейтенант (1944), Советлар Союзы Герое (26.10.1943).

Тормыш юлы

1905 елның 1 июлендә Казан губернасының Казан өязе Иске Кишет авылында (хәзерге Арча районы) унөч балалы крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәдрәсәсендә укый. Унөч яшендә — әнисез, унбиш яшендә әтисез кала. 1921 елгы ачлык вакытында Гани абыйсы Вәли белән Казакъстанга чыгып китә. Тургай далаларында, байларга ялланып, көтү көтә.

1923—1926 елларда край совет партия мәктәбендә укый, аны тәмамлап, Семипалатинсктагы Бухтарма өязе комсомол комитетына инструктор итеп җибәрелә.

Хәрби хезмәттә

1927 елда Кызыл Армиягә алына. 1 нче кавалерия дивизиясенең 1 нче казак полкында отделение командиры һәм взвод командиры ярдәмчесе вазифаларында хезмәт итә. 1928 елда Прокуров шәһәрендә запастагы командирлар составын әзерләү курсларын тәмамлый. 1928 елдан ВКП(б) әгъзасы.

undefined

1930 елның мартында Могилев-Подольск шәһәрендә СССР ОГПУ чик буе гаскәрләренең 24 нче чик буе отряды взводы командиры ярдәмчесе итеп билгеләнә.

1930—1931 елларда Мәскәүдә ОГПУ югары чик буе мәктәбендә укый. 1931 елның ноябрендә Төркестанда ОГПУның (Дәүләт берләшкән сәяси идарәсе) 114 нче аерым дивизионы взводы командиры итеп билгеләнә, басмачыларны бастыру буенча хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.

1932 елның декабрендә СССР ОГПУ эчке гаскәрләренә күчерелә, анда адъютант вазифасын башкара, 1933 елның ноябрендә — ОГПУның 5 нче аерым Горький өйрәнү дивизионы штабы начальнигы, 1934 елның июнендә — ОГПУның 37 нче полкының строй часте буенча дивизион командиры ярдәмчесе, 1935 елның апрелендә — Иваново шәһәрендә НКВДның 9 нчы аерым дивизионы штабы начальнигы, 1937 елның февралендә — Сормоводагы НКВД гаскәрләренең 185 нче полкы командирының беренче ярдәмчесе, 1938 елның маенда — штаб начальнигы, аннары — НКВД гаскәрләренең 178 нче полкы командиры, 1939 елның апреленнән — НКВД 103 нче аерым сәнәгатьнең аеруча мөһим предприятиеләрен саклау батальоны командиры, ә 1939 елның ноябреннән — НКВДның 197 нче сәнәгатьнең аеруча мөһим предприятиеләрен саклау полкы командиры.

1941 елда М. В. Фрунзе исемендәге РККА Хәрби академиясенең кичке факультетын тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы

Корпус 1943 елның 25 сентябренә каршы төндә Днепрны кичеп, дошманны тар-мар итүгә ирешә. Днепр елгасын кичкәндәге батырлыгы өчен Г. Сафиуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены белән бүләкләнә. Шулай ук Яссы-Кишинев, Будапешт операцияләрендә катнаша. 1945 елдан — 57 нче гвардия укчы корпусы командиры. 1945 елның августында корпус Япониягә каршы сугышта — Хинган-Мукден операциясендә катнаша. Маршал Георгий Жуковның истәлекләрендә Гани Сафиуллинның батырлыгын аерым билгеләп үтелә.

undefined

1941 елның июнендә 930 нчы укчылар полкы (256 нчы укчылар дивизиясе) командиры итеп билгеләнә. Смоленск сугышында һәм Бөек Луки юнәлешендә оборонада катнаша. 1941 елның октябреннән — 709 нчы укчылар полкы (178 нче укчылар дивизиясе) командиры. Калинин оборона һәм һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1942 елның апреленнән — 38 нче укчылар дивизиясе  [рус.] командиры урынбасары, ә 1942 елның 15 июненнән — командиры, әлеге дивизия Г. Сафиуллин командалыгында 1942 елда Донбасс оборона операциясендә, шулай ук Сталинград сугышында, ә 1943 елның февралендә Белгород янында, Северский Донец елгасында Харьков оборона операцияләрендә катнаша.

1943 елның апрелендә 7 нче гвардия армиясенең 25 нче гвардия укчылар корпусы командиры итеп билгеләнә, Курск сугышында оборона хәрәкәтләре барышында корпус көньяк фасадта «Кемпф» армия төркеме ярдәмче ударын өзүгә зур өлеш кертә[1].

Совет гаскәрләре һөҗүмгә күчкәч, корпусның Белгород-Харьков операциясендә һәм Днепр өчен сугыш хәрәкәтләренә җитәкчелек итә. Корпус 1943 елның 25 сентябренә каршы төндә Барадаевка һәм Домоткань (Днепропетровск өлкәсенең Югары Днепр районы) авыллары тирәсендә Днепрны кичә һәм 5 көн эчендә плацдармны фронт буенча 25 чакрымга һәм тирәнлеген 15 чакрымга кадәр киңәйтә.

Тиздән Г. Сафиуллин командалыгындагы корпус Түбән Днепр, Кировоград, Уманское-Ботошан, Яссы-Кишинев, Дебреценск һәм Будапешт операцияләрендә катнаша.

1945 елның мартында 57 нче укчылар корпусы командиры итеп билгеләнә, корпус Братиславль-Брно һәм Прага операцияләрендә катнаша. 1945 елның җәендә корпус Ерак Көнчыгышка күчерелә һәм 1945 елның августында Хинган-Мукден операциясе барышында уңышлы хәрәкәт итә. Әлеге корпус белән Г. Сафиуллин 1945 елның ноябренә кадәр җитәкчелек итә.

undefined

Сугыштан соң

1947 елда К. Е. Ворошилов исемендәге югары хәрби академияне тәмамлый. 1947 елның апрелендә 38 нче гвардия һава-десант корпусы командиры урынбасары итеп билгеләнә. 1949 елда, партиягә каршы чыгышы өчен, вазифасыннан азат ителә. Сәбәбе — Тула гарнизон Офицерлар йорты залында барган хәрби трибунал утырышында солдатларның берсен дезертирлыкта гаепләү буенча ачык суд процессында гаепләнүчене яклап чыгыш ясый. Моның өчен Г. Сафиуллинны генерал-лейтенант хәрби дәрәҗәсеннән мәхрүм итү тәкъдиме дә була[2].

Шул ук елда, түбәнрәк вазифага, 10 нчы гвардия укчылар дивизиясенә (36 нчы гвардия укчылар корпусы, 11 нче гвардия армиясе, Балтыйк буе хәрби округы) командиры урынбасары, 1950 елда 16 нчы укчылар корпусына (Балтыйк буе хәрби округы), 1956 елда 112 нче укчылар корпусына (Төньяк Кавказ хәрби округы) командир урынбасары итеп билгеләнә.

1957 елның июлендә, формаль сәбәп табып, отставкага җибәрәләр. Хәрби киемен йөртергә тыелган була. Казанда яши һәм эшли, актив рәвештә хәрби-патриотик эшчәнлек алып бара, ветераннар эшчәнлегендә катнаша. Соңгы елларында Казанның Адамюк урамы, 4 нче йортта яшәгән.

1973 елның 14 октябрендә Казанда вафат була. Гани Сафиуллин Казанның Арча кыры зиратында җирләнгән.

Дәүләт бүләкләре

СССР бүләкләре

Чит ил бүләкләре

  • Британия Империясе ордены командоры (Бөекбритания, 1944)[4][5];
  • III дәрәҗә Тудор Владимирески ордены (Румыния, 24.10.1969)[6];
  • «Румынияне азат итүгә 25 ел» медале (Румыния, 3.11.1969)[7].

Хәтер

Гаиләсе

Өч мәртәбә өйләнгән. 1929 елда хәрби хезмәттән Иске Кишеткә кайтып, Зөлхәбирә исемле кызга өйләнгән. Улы Искәндәр.
Мәскәүдә Нинель (1934), Казанда Эмилия (1947) исемле кызлары туган.

Искәрмәләр

  1. Замулин В. Н. 3абытое сражение Огненной Дуги. — М. : Яуза, Эксмо, 2009. — С.581-583.
  2. Бирин М. Генерал Сафиуллин: в честь его соединения салютовала Москва. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2020. Архивировано 31 октябрь 2020 года.
  3. Сведения о советских наградах Г. Б. Сафиуллина приведены по Картотеке награждений. // ОБД «Память народа».
  4. Вручение английских орденов и медалей / Газета Красная звезда — 11.05.1944 — № 111 (5791).
  5. Орден Британской Империи генерал-майора Г.Б. Сафиуллина. Национальный музей Республики Татарстан (6 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 апрель 2017. Архивировано 29 апрель 2017 года.
  6. Биография Г. Б. Сафиуллина на сайте Виртуального музея Великой Отечественной войны Республики Татарстан Архивная копия от 27 гыйнвар 2020 на Wayback Machine.
  7. Данные о награждениях Г. Б. Сафиулина румынскими наградами по Картотеке награждений. // ОБД «Память народа».
  8. О кадетском корпусе// Татарстанский кадетский корпус Приволжского федерального округа имени Героя Советского Союза Гани Сафиуллина Архивная копия от 21 май 2015 на Wayback Machine.
  9. В Арске открыли музейный комплекс памяти Героя Советского Союза Гани Сафиуллина// Полномочный представитель Президента Российской Федерации в Приволжском федеральном округе Архивная копия от 21 май 2015 на Wayback Machine.
  10. Минниханов в Казани открыл памятную доску Герою Советского Союза Гани Сафиуллину. Татар-информ, 4.02.2023

Әдәбият

  • Сафиуллин Г. Елгалар, таулар кичеп. — Казан: татар. китап. нәшр., 1969.
  • Сафиуллин Г. Дорогами Победы. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1987.
  • Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000.
  • Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М. В. Черепанов, Е. В. Панов. Казань, 2022. С. 57.
  • Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г. Х. Галимуллина; науч. ред. Л. М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025. С.51.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр