Алексей Ахманов
Алексей Осипович Ахманов (9 март 1897, Алат, Алат волосте, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 17 ноябрь 1949, Минск, Минск өлкәсе, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР) — совет хәрби эшлеклесе, танк гаскәрләре генерал-лейтенанты (13 сентябрь 1944 ел). Советлар Союзы Герое (18 апрель 1945).
Тормыш юлы
Казан губернасы, Казан өязененең Алат авылында (хәзерге Биектау районы) туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанда киез итек остаханәсендә эшли.
Хәрби хезмәте
Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышы
1915 елның августында Рус император армиясе сафларына алына, 4 Сембер укчылар полкында рядовой булып хезмәт итә. Тиздән Көнбатыш фронтта кече унтер-офицер чинында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, әмма шул ук елның июлендә әсирлеккә төшә.
1918 елның декабрендә Россиягә кайта, шуннан соң Казандагы икмәк пешерү цехларының берсендә утын ягучы булып эшли.
1919 елның июлендә РККА сафларына алына һәм укырга җибәрелә. 1920 елда Казан мөселман пехота командирлары курсларын, «Выстрел» укчы-тактик курсларын (1925), Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең Механизация һәм моторизация хәрби академиясен (1935), Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең К. Е. Ворошилов исемендәге Химик саклану хәрби академиясен (1938) бетерә[1].
1920 елның мартында 4 запас полкның взвод командиры, апрельдә — рота командиры, июньдә — 113 укчылар полкның батальон командиры, октябрьдә — рота командиры, ә аннары 131 укчылар полкның (15 Сиваш укчылар дивизиясе) җәяүле разведка начальнигы ярдәмчесе итеп билгеләнә. Төньяк һәм Көньяк фронтларда хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.
1923 елның декабрендә яңадан РККА сафларына чакырыла һәм Балта шәһәрендә (Одесса өлкәсе) урнашкан 153 территориаль укчылар полкында рота командиры итеп билгеләнә. 1924 елның гыйнварыннан 285 укчылар полкында (95 укчылар дивизиясе, Украина хәрби округы) рота командиры һәм политругы, батальон командиры, штаб начальнигы ярдәмчесе вазифаларында хезмәт итә.
1929 елның ноябрендә рота командиры вазифасына, 1930 елның февраленнән — Киев пехота командирларын яңадан әзерләү курсларының политсостав җыеннарының укыту часте начальнигы вазифасына, шул ук елның октябреннән — 135 укчылар полкы (45 укчылар дивизиясе) батальоны командиры вазифасына, 1931 елның ноябреннән — 80 укчылар дивизиясе (Украина хәрби округы) каршындагы запас начальниклар составын яңадан әзерләү буенча часть начальнигы ярдәмчесе вазифасына билгеләнә. 1932 елның сентябреннән — 2 өйрәнү полкы штабының бүлек начальнигы вазифасына, ә аннары — 2 аерым танк батальоны командиры һәм комиссары вазифасында хезмәт итә.
1936 елның апрелендә Бердичев шәһәрендә урнашкан 100 аерым танк батальонына командир итеп билгеләнә.
1938 елның февраленнән 1 моторлаштырылган полк командиры (1 моторлаштырылган химия дивизиясе, Мәскәү хәрби округы) итеп билгеләнә, апрельдән — 1 моторлаштырылган химия дивизиясе командиры, 1938 елның июленнән — 30 химия танк бригадасы командиры, 1940 елның июленнән — 18 танк дивизиясе командиры урынбасары, ә 1941 елның апреленнән — 27 танк дивизиясе (17 механикалаштырылган корпус, Көнбатыш махсус хәрби округ) командиры вазифаларына билгеләнә.
Бөек Ватан сугышы
Сугыш башлану белән, Ахманов командалыгындагы дивизия Көнбатыш фронт составында Барановичи һәм Могилев шәһәрләре тирәсендәге оборона хәрәкәтләрендә катнаша, нәтиҗәдә тар-мар ителә, ә Ахманов сугышчыларның зур төркеме белән 1941 елның 28 июлендә Смоленск өлкәсе территориясендә камалыштан чыга, шуннан соң август аеннан тылдагы 105 һәм 102 танк бригадаларын формалаштыруда җитәкчелек итә.
Сентябрьдә Резерв фронты 24 армиясенең автобронетанк гаскәрләре башлыгы вазифасына билгеләнә, аның составында октябрьдә икенче тапкыр Вязьма янында камалышка эләгә, аннан да чыга.
Ноябрьдә Калинин фронтының автобронетанк гаскәрләре башлыгы вазифасына билгеләнә, ә 1942 елның февралендә — Калинин фронты гаскәрләре командующиеның танкларны хәрби куллану буенча урынбасары вазифасын үти. Мәскәү янындагы сугышта катнаша.
Июль аенда Ахманов 81 танк бригадасы (Калинин фронты) командиры вазифасына, ә октябрьдән 1 гвардия армиясе командующиеның танк гаскәрләре буенча урынбасары вазифасына билгеләнә, Сталинград сугышында катнаша.
Ноябрь аенда 1943 елның октябрендә III Украина фронты итеп үзгәртелгән Көньяк-Көнбатыш фронтның автобронетанк идарәсе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. Ростов һәм Воронеж өлкәләрен, шулай ук Донбасс һәм Сул яр Украинаны азат итүдә катнаша.
1944 елның апреленнән Ахманов Ясско-Кишинев операциясендә, Румыния, Венгрия һәм Австрияне азат итүдә катнашкан 23 танк корпусы белән җитәкчелек итә. 1945 елның гыйнвар–февраль айларында корпус Будапештның көньяк-көнбатыш өлешендә дошманның камалган группировкасына блокировкадан чыгуына юл куймый һәм каты сугышлар алып бара. Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итү кәгазеннән[2][3]:
| 1945 елның 25 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр, Будапешт шәһәреннән көньяк-көнбатыштарак дошманның күпсанлы танк көчләре һөҗүмен кире кайтарганда, гвардия генерал-лейтенанты Ахманов гаскәр белән идарә итү осталыгын күрсәтә. Аның җитәкчелегендәге 23 танк корпусы ССның «Мертвая голова» һәм «Викинг» танк дивизияләрен чигенергә мәҗбүр итә, аңа зур зыян сала. 100 бронеагрегат,төрле калибрлы 59 туп, 1500 солдат һәм офицер юк ителә. |
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 18 апрелендәге Указы белән, берләшмәләр белән оста җитәкчелек иткәне һәм шул вакытта күрсәткән шәхси батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, танк гаскәрләре генерал-лейтенанты Алексей Осипович Ахмановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 4786) тапшырыла.
Сугыштан соңгы тормышы
Сугыш беткәч, 23 танк корпусы (соңрак 23 танк дивизиясе дип үзгәртелә) белән командалык итә.
1947 елның октябрендә К. Е. Ворошилов исемендәге Югары хәрби академия каршындагы югары академик курсларга укырга җибәрелә, аны тәмамлап, 1948 елның апрелендә Белоруссия хәрби округының бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләре командующие була.
1949 елның 17 ноябрендә танк гаскәрләре генерал-лейтенанты Алексей Осипович Ахманов үз-үзенә кул сала, Минск шәһәрендә җирләнгән[4].
Дәүләт бүләкләре
- Советлар Союзы Герое («Алтын Йолдыз» медале) (28.04.1945);
- ике Ленин ордены (21.02.1945, 28.04.1945);
- ике Кызыл Байрак ордены (1.03.1943, 3.11.1944);
- I дәрәҗә Кутузов ордены (13.09.1944);
- II дәрәҗә Суворов ордены (19.03.1944);
- күпсанлы медальләр.
Исемен мәңгеләштерү
- Биектау районы үзәгендә урнашкан «Дан Аллеясе» мемориаль комплексында Геройга бюст куелган;
- Татарстан Республикасы милли музеенда Геройның хәрби регалияләре саклана;
- Алат авылының үзәк урамы Герой исеме белән аталган;
- Алат авылының гомуми белем бирү мәктәбе Алексей Ахманов исемендә;
- Алат авылы мәктәбенең бер отряды Герой исемен йөртә.
Искәрмәләр
- ↑ Ахманов Алексей Осипович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
- ↑ Михаил Черепанов. Татары-танкисты, заслужившие звание Героя. www.milliard.tatar (12 сентябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2025.
- ↑ Ахманов Алексей Осипович на сайте Подвиг народа. Дата обращения: 15.01.2025.
- ↑ Михаил Черепанов. Генерал Ахманов: герой-танкист, сведший счета с жизнью из-за Сталина (рус.). Реальное время (26 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2020. Архивировано 6 апрель 2020 года.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Коллектив авторов. Великая Отечественная: Комкоры. Военный биографический словарь / Под общей редакцией М. Г. Вожакина. — М.; Жуковский: Кучково поле, 2006. — Т. 2. — С. 100—101. — ISBN 5-901679-12-1.
- Великая Отечественная. Комдивы [Текст] : военный биографический словарь : в 5 т. / Д. А. Цапаев (рук.) и др. ; под общ. ред. В. П. Горемыкина. — М. : Кучково поле, 2011. — Т. 1. — С. 561—563. — 736 с. — 200 экз. — ISBN 978-5-9950-0189-8.